Марис Нәзиров. Тукмалган көчек
Елга кичеп чыккач, көчек
Аунады ятып комга.
Койды ярга тамчыларны
Чык кебек балкытырга.
Аунады да көчек, килеп
Сарылды аягыма;
Татымаган да диярсең
Яманлык яңа гына.
Оныткан да инде, гүя,
Җәберен аргы якның,
Бәгыренә үткән эзен
Тәнен телгән таякның.
Оныткан да инде, ахры,
Адәмнәр усаллыгын.
Кемгә, көчек, сыймадың син? –
Ә минем учка сыйдың.
Кыйналсаң да, кеше назын
Өлгердең сагынырга...
...Мин үзем дә шул ук хәлдә –
Кемнәргә сарылырга?
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА