Журнал «Безнең мирас»

Рәшидә абыстай вәгазьләреннән

🏷 Admin

«Заманага сылтыйлар. Кояш үз вакытында чыга, бөтен галәмгә тигез итеп нурын тарата. Һавадагы болытлар да ашыгып-ашыгып йөзәләр, бәндәләргә файда булсын, дип, яңгырлар да явалар. Нәрсә җитми соң без бәндәгә?! Замана яхшы: икмәк пешкән, сыер савылган. Мунча ягасы юк, газны гына кушасы. Заманага сылтый-сылтый, бәндәләр начарланды. Аллаһы дими, фарыз дими, күңелләре каралды. Гаурәт ачык, оят дигәнне белмиләр. Әз генә дә озынрак күлмәк кимиләр.Чәч киселгән, тырнак үскән, күз буялган, туры карап булмый күзенә. Чалбар кигән, борынын чөйгән, чәчләренә ат кылларын ялгаган. Хәзер аерып булмый ирне хатыннан. Кайсы зат икәнен капшап карау кирәк якыннан».

 

***

 

«Картлыгым җитте, гакылым бар, зекерем бар. Әһле исламдагы кардәшләребез, иманда нык булган хәлдә ислам динен куәтләндерүчеләр булыйк. Аллаһы Тәгалә ике дөньяның дәрәҗәсен бирсә иде, гыйбадәт белән яшәп, иман белән күчәргә насыйп булсын!»

 

***

 

«Васыятем шул: пакь булыгыз, гыйбадәттә булыгыз, зекердә булыгыз, хакыйкый булыгыз! Барыгызга да шушы догам: Аллаһы Тәгалә барыбызга да әлеге дога, теләквасыять бәрәкәтендә дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп әйләсә иде. Хатакимчелекләребез ярлыканып, калган гомерләребездә игелек кылып яшәргә, бакый дөньяга иман белән күчәргә насыйп әйләсә иде! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбыздан разый булсын!» 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру