Журнал «Безнең мирас»

Мәүла Колый хикмәтләре

Ата-ана тугырды безне, мөхиб дуслар,

Хөрмәтләрен яхшы кылып йөрмәк кирәк.

Аһ-ваһ диү, күңелләре мөшкел булса,

Хәлләрене тәгъзим берлә сормак кирәк.

Йиеп, эчеп, тәгать кылса, – шөкер кылгыл,

Күңелләрен даим хушнуд кылмак кирәк.

 

Һәр угыл-кыз ата-ананы белер булса,

Гыйззәт, хөрмәт берлә хезмәт кылыр ирсә,

Күңеленә хушнуд кылып, дога кылса,

Ул угыл-кыз Хак дустыдыр, белмәк кирәк.

 

Терек икән, ата-ананы газиз белең,

Хәятлектә күңелләрен хушнуд кылың.

Үлеп китсә, мең ел истәй каид булгың –

Тереклектә изге дога алмак кирәк.

 

Нәгяһ, әҗәл йитеп килсә башларына,

Мәгъкуль улыр җан бирмәкең эшләренә.

Газраил килеп торса кашларына,

Саны белмәс фирак көне, белмәк кирәк.

 

Ата-ана сүзе кабул булмас, димәң,

Алкышы һәм каргышы килмәс, димәң, –

Монлар кылган дога сиңа булмас, димәң, –

Бу хатәрдин, хәсрәт йотып тормак кирәк.

 

Ата-ананы угыл-кыз сүксә, белең.

Шәригатьтә кисмәк торур моның телен.

Кулы берлә сугар булса, янә кулын

Буыньндин кисмәк торыр, белмәк кирәк.

 

Мәүла Колый, атаң-анаң белдең микән?

Хушнуд кылып, изге дога алдың микән?

Югыйсә хушнуд булмай анлар үтте микән?

Каны бу көн? Кулдин китте, нитмәк кирәк?

 

Текст Вәлиулла хәзрәт Якупов чыгарган «Мәүла Колый.

Хикмәтләр» исемле китаптан («Иман» нәшрияты, 2001 ел) алынды.

Төзүчесе – Мәсгуд Гайнетдин.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру