Журнал «Безнең мирас»

Мәскәүдә татар мәчетләре

Мәскәүнең Татар бистәсе

 

Мәскәүдәге «чит халыклар бистәләре» арасында иң мәгълүмнәреннән булган Татар бистәсе якынча XVI гасырда барлыкка килә. Монда гомер кичергән мөселманнар (нигездә, татарлар) шул чордан башлап бүгенгәчә Россия халкының төп өлешен тәшкил итә башлый. Әлбәттә, ассимиляциягә бирешмәс өчен, һәр буын татар кешеләренә бик зур тырышлык куярга туры килә. Мәскәүдә бер үк вакытта алман, гөрҗи, мещан (белорус), Рогожка (старообрядецлар) бистәләре оеша. Әмма, алардан аермалы, Татар бистәсе Мәскәүнең үзәгенә сыенып салына. Мәхәллә Зур Татар урамында урнашкан мәчет (1823-1824 нче елларда төзелә, хәзер ул Тарихи мәчет буларак мәгълүм) тирәсендә укмаша. Халыкның милли, дини йолаларын саклап, аларны буыннан-буынга тапшыру эшен имамнар башкара.

 

Мәскәүнең Тарихи мәчете

 

Тарихи мәчет XVII-XVIII гасырларда иман тараткан Аллаһ йорты һәм XIX гасыр башында эшләгән Мөселман гыйбадәт йортының дәвамчысы булып тора. Агач мәчет җимерелгәч, җирле мөселман халкы, яңасын таштан салыр өчен рөхсәт сорап, 1805 елдан ук хакимияткә хатлар язарга керешә. Бары тик 1823 елда гына генерал-губернатор Д.В.Голицын бу эшкә рөхсәт бирә. Хәер, анда да чикләүләр куярга онытмый: «Чтобы крику, каковой обыкновенно татарское общество делывали с возвышенных мест для созыва к своим обрядам, отнюдь впредь производимо не было, и чтобы дом (…) отнюдь строим не был в виде мечети и не назывался бы мечетью».

 

Мәчет Бохара чыгышлы беренче гильдия сәүдәгәре Наҗарбай Хошалов җирендә (хәзерге адресы: Зур Татар урамы, 28) төзелә. Аның әүвәлге рәвеше, чыннан да, мәчеткә охшамый, ул янәшәдәге особняклардан һичничек аерылмый. Гыйбадәт йорты 1858 елда беренче кат төзекләндерелә, 1880-1884 нче елларда көнчыгыш һәм көнбатыш якларыннан янкорма күтәрелә. Ике янкорма өстенә дә манара урнаштырыла. Мәчет элекке 300 урынына 1500 кешене сыйдыра торганга әйләнә. XIX гасыр дәвамында ул Җәмигъ мәчете булып хезмәт итә. Әлеге статусны 1937 елдан Выползов тыкрыгында төзелгән* яңа Аллаһ йорты ала. Искесенә Тарихи мәчет исеме ябыша.

 

Данлыклы мәчет тарихында Агиевлар нәселе якты эз калдыра. 1831-1867 нче елларда Пенза тумасы Рәфыйк ибне Бикбулат Агиев, аннан соң 1913 елга кадәр – улы Хәйретдин, 1913-1936 нче елларда Хәйретдиннең кияве Абдулла Шәмсетдинов имамлык итәләр. Биредә 1923-1925 нче елларда Муса Бигиев ислам нигезләре укыта. Абдулла Шәмсетдинов кулга алынып, 1937 елда мәчет ябыла. Совет чорында әлеге йортта типография, Гражданнар оборонасы штабы, военкомат һәм ДОСААФ урнаша. 1967 елда ике манарасы да җимерелә.

 

Әле 1944-1947 нче елларда ук мөселманнар Аллаһ йортын үзләренә кайтарырга тырышып карый, әмма ниятләренә ирешмиләр. Мондый тырышлыклар 1980 нче еллардан башлап бермә-бер арта. Мәскәү шәһәр советы 1990 елның ноябрендә, ниһаять, бинаны «Бәйт-Аллаһ» оешмасына бирергә карар кыла. Әмма якын-тирә йортларда яшәүче халык бу эшкә каршы чыга. Бары тик 1991 елның гыйнварында гына тарихи гаделлек урнаша. Шул ук елның 17 октябрендә мәчеттә беренче намаз укыла.

 

Сәгуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчелеге акчасына 1992 елда Тарихи мәчет бинасы төзекләндерелә, ул 1993 елда тантаналы рәвештә ачыла. Татар хәйриячесе, Отрадное микрорайонында Гыйбадәт йорты күтәргән Рәшит Баязитов хисабына 1998 елда Тарихи мәчет яңадан реконструкция кичерә.

 

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 2020 елның 4 ноябрендә узган очрашуда Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин илбашы Владимир Путиннан Тарихи мәчетне кабаттан реконструкцияләү эшендә ярдәм сорады. Президент мөфтинең тәкъдимен хуплады. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте катнашында Тарихи мәчетне төзекләндерү эшләре бара.

 

Икенче мәхәллә һәм Мещан бистәсе мәчете

 

Рәфыйк Агиев вафат булу сәбәпле, 1867 елның ахырында Мәскәү мәчетенә яңа имам сайлап кую ихтыяҗы туа. Бу вакытка мәхәллә халкы ике төркемгә бүленә. Мәчеткә күптәннән йөрүче татар байлары яңа имам итеп Хәйрулла Рәфыйк улы Агиевны сайлый. Әмма мәчетнең старостасы, сәүдәгәр Мир-Якуп Макаев җитәкчелегендә үзгә бер төркем бу вазыйфада Нижгар төбәге тумасы Бәдретдин Әлимовны күрергә тели. Шул рәвешле, Әлимов әйләнәсендә Мәскәүнең икенче мәхәлләсе оеша.

 

Икенче мәхәллә 1894 елдан алып үзләренә яңа бер мәчет салу теләге белән яна башлый. Мулла Бәдретдин Әлимов 1894 елда язган гозер хатында (прошениедә) 1500 кешене сыйдырышлы Аллаһ йорты турында сүз йөртә. Тәхеткә Николай II менеп, иҗтимагый тормышта хөрлек артуга карамастан, максатка ирешелгәнче тагын 10 ел гомер уза: Марья Агачлыгы (Марьина Роща) районында яңа мәчет 1904 елда гына барлыкка килә. Архивта мәхәллә халкының Бәдретдин Әлимовны имам итеп куярга рөхсәт сорап Оренбург мөселман Диния нәзарәтенә язган хаты саклана. Аның улы Сафа Әлимовны ярдәмче итеп билгелиләр. Әтисенең вафатыннан соң, ул үзе имам вазыйфасына күчә. Аннары имамлыкны Галимҗан Барудиның шәкерте, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Габделвәдүт Фәттахетдинов (1928 елга кадәр) башкара. Мәзин итеп Габдрахман Бәдретдин улы Әлимов билгеләнә.

 

Мәскәү Җәмигъ мәчете – рухи дипломатия маягы

 

Мәскәү Җәмигъ мәчете ХХ гасыр эчендә тыйнак гыйбадәт йортыннан Россия Федерациясен мөселман илләре белән тоташтырып торучы рухи үзәккә әверелә. Шул гомердә байтак чит илләрнең илчеләре, вәкилләре генә түгел, хәтта җитәкчеләре дә мәчетне читләтеп үтми башлый. Беренче мондый очрашу Совет Россиясе үзенең игътибарын Шәрыкка юнәткән чорда, 1920 елның 21 августында уза – Галимҗан Баруди Әфганстан вәзире Вәлиханны кабул итә. Мөфтинең берничә көннән җомга вәгазендә (Мәскәү Җәмигъ мәчете, 1920 елның 30 июле) әйткән сүзләре дикъкатькә лаек, алар чор сулышын аермачык күрсәтә: «Хәзерге вакытта мөселман дөньясы Истанбулда инглизләрнең хуҗа булып йөрүенә борчыла. Мисыр, Сүрия, Йәмән һәм Хиҗаз да алар кулында. Бөтен ислам дөньясы үзен мәсхәрәләнгән, кимсетелгән итеп тоя. Шул җәһәттән барча мөселманнар кайгы кичерә. Истанбул, ислам хәлифәте – мөселманнар өчен сыену урыны. Алар биредә рухи таяныч, тынычлык табалар, көч вә дәрт алалар. Шуңа күрә мин, Россия мөселманнарының башлыгы, мөфти буларак, инглизләрнең ошбу тираннарча гамәлләренә каршы чыгам. Сез дә миңа кушыласыздыр дип ышанам...» 

 

СССР белән Әфганстан, Мисыр, Йәмән, Фарсы иле, Төркия, Сәгуд Гарәбстаны кебек мөселман дәүләтләре арасында 1920 нче елларда җылы мөгамәлә урнаша. Әмма 1930 нчы елларда колач җәйгән репрессияләр, дин әһелләренең, руханиларның җанын кыю бу мөнәсәбәтләрне боза. Ислам дөньясы белән аралар бары тик 1950 нче еллар уртасында гына яңадан игә килә: чит ил башлыклары, дипломатия корпусы кабаттан Мәскәү Җәмигъ мәчетенә намазга йөрергә керешә, догалар укый. Мәчеттә бик күп рәсми сөйләшүләр уза, килешүләр төзелә. Ул чорда әлеге Аллаһ йортында төрле ил башлыкларыннан Иран шаһы Риза Пәхләви, Индонезия Президенты Әхмәт Сукарно, Сүрия Президенты Шөкри Куәтли, Йәмән Президенты Габдулла әл-Саләл, Берләшкән Гарәп Республикасы (Мисыр һәм Сүрия) Президенты Гамәл Габдел Насер булып китә.

 

Мәскәүдә яшәүче чит ил мөселман вәкилләре ике төп төркемгә бүленгән: беренчесе – дипломатик миссия (консуллык, илчелек хезмәткәрләре) үтәүчеләр, мәдәни үзәкләр, сәүдә вәкиллекләре әгъзалары һ.б., икенчесе – укучылар (студентлар, аспирантлар). Алар, табигый, барлык дини йолаларны Мәскәү Җәмигъ мәчетендә башкарган. Совет чорында РСФСРның мөселманнар яшәгән күп шәһәрләре (Казан, Уфа, Махачкала...) чит ил кешеләре өчен ябык булуын да искә төшерик. Шунлыктан, һичшиксез, совет хакимияте елларында Мәскәү Җәмигъ мәчете Шәрык белән СССР арасында күпер булып торган, дип кистереп әйтергә нигез бар.

 

Үз чиратында, дипломатлар һәм чит илләрнең мәдәният һәм сәүдә оешмалары вәкилләре Мәскәү Җәмигъ мәчетен 1970 нче елларда, ил шау-гөр килеп Олимпиадага әзерләнгәндә, вәйран ителүдән саклап кала. СССР Тышкы эшләр министрлыгы, «халык демократиясе» һәм «социализмга йөз тоткан» илләр белән уңай мөнәсәбәтләрне сакларга иде, дип, КПСС ҮК һәм Министрлар Советы карарына уңай йогынты ясый ала.

 

Россиянең Шәрыкка йөз тотуы һәм Россия мөселманнары

 

Мөселман илләре белән СССР арасындагы мөнәсәбәтләргә яңа сулыш Әфганстан сугышы беткәнче үк, 1980 нче еллар уртасында, үзгәртеп кору (идеология, икътисад һәм сәясәттә масштаблы үзгәрешләр чоры) еллары башлангач та өрелә.

 

Татарстан АССР 1989 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итүенә ай календаре буенча 1100 ел тулуны билгеләп үтә. Бер үк вакытта «тимер пәрдә» җимерелә, Мәскәү яңадан Сәгуд Гарәбстаны, Кувәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Иран, Бәхрәйн һәм Оман белән багланышлар урнаштыра, Төркия белән алышбиреш арта.

 

1987 елда Равил хәзрәт Гайнетдин, Уфадан Мәскәүгә күчерелеп, Җәмигъ мәчетенең имамы итеп куела. Яшь имам 1988 елда ислам нигезләрен өйрәнү буенча курслар ача, озакламый алар «мәдрәсә» статусына ирешә. Илебезнең Ислам һәм Гарәп дөньясы буенча белгечләре В.В.Наумкин, М.С.Мейер, Л.Р.Сюкияйнен һ.б. галимнәр белән хәзмәттәшлек урнаштыра.

 

Бүген, ХХ гасыр урталарында нигез салынган традицияләргә тугры калып, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте ислам илләре (Мисыр, Сәгуд Гарәбстаны, Төркия, Кувәйт, Катар, Бәхрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Йәмән, Пакъстан, Индонезия, Малайзия, Алжир, Ливия, Марокко, Тунис, Гыйрак, Ливан, Иордания, Сүрия, Фәләстыйн, Әфганстан, Босния һәм Герцеговина, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан) белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга, алар алдында Россия мөселманнарының мәнфәгатьләрен кайгыртуга хезмәт итә.

 

Төрле елларда Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин бихисап дәүләт, парламент, хөкүмәт башлыкларын кабул итте. Исмәгыйльчеләр җәмгыяте башлыгы Ага Хан IV (1995), Йәмәннең депутатлар палатасы рәисе Габдуллаһ ибне Хөсәен әл-Әхмәт, Ливанның премьер-министры Рәфыйк әл-Харири (1997), Ислам конференциясе оешмасына кергән илләрнең тышкы эшләр министрлары (1999), Иран Президенты Сәет Мөхәммәт Хәтами (2001), Сәгуд Гарәбстаны шаһзадәсе Сәгуд ибне Наиф ибне Габд әл-Газиз әл-Сәгуд (2005), Сәгуд Гарәбстанының Мәлик гаиләсе Советы башлыгы, шаһзадә (хәзер – мәлик, король) Салман ибне Габд әл-Газиз әл-Сәгуд (2006), Ливан премьер-министры Фуат әс-Синьора (2006), Төркия премьер-министры урынбасары Габдуллаһ Гөләм (2006), Төркия парламенты башлыгы Бүләнт Арынч, Ливия башлыгы Мөәммәр Каддафи (2008), Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики (2009), Ливан Президенты Мишель Сөләйман (2010), Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаев (2018), Иордания мәлиге (короле) Габдуллаһ II (2018), Иран Президенты Сәет Ибраһим Рәиси (2022), Пакъстан премьер-министры Гыймран Хан (2022), Казакъстан парламенты Сенаты рәисе Мәүлән Ашимбаев (2023), Иранның вице-президенты Мәһди Ислампахан, Оман Дәүләт Советы рәисе Габделмәлик әл-Хәлили – шундыйлардан. Фәләстыйн Президенты Мәхмүт Габбас Мәскәү Җәмигъ мәчетендә берничә тапкыр булды.

 

2015 елның 23 сентябре әһәмиятле дата буларак аеруча истә калыр, мөгаен: бу көнне Россия тарихында беренче тапкыр илбашы – Владимир Путин – мәчет ачылу тантанасында катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип  Әрдоган һәм Фәләстыйн Президенты Мәхмүт Габбас та бар иде. Бәйрәм чарасында ислам илләренең парламент башлыклары, министрлары, Россиянең мөселман төбәкләре җитәкчеләре дә булды. Әлеге вакыйга гаммави мәгълүмат чараларында киң яктыртылды, Россия һәм мөселман илләре арасындагы рухи дипломатиянең мөһим өлешен тәшкил итте.

 

Мәскәү Җәмигъ мәчете – ислам дөньясы дәүләтләренең илчеләрен һәм мәртәбәле дипломатларын төрле чаралар уңаеннан үз түбәсе астына даими җыеп килә торган йорт.

 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте дөнья өммәтенең төрле дәүләтара оешмалары белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Шуларның берсе – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (2013 елга кадәр Ислам конференциясе оешмасы исемен йөртте). Әлеге оешманы 2005-2013 нче елларда җитәкләгән доктор Әкъмәлетдин Ихсануглы (Россия нәкъ менә аның вакытында оешмага әгъза итеп алына һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен барлыкка китерә) Мәскәү Җәмигъ мәчетендә ике тапкыр – 2006 һәм 2009 нчы елларда булды. Мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин 2019 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Йосыф бине Әхмәт әл-Осаймин белән очрашты, 2022 елда исә Җәмигъ мәчетен оешманың хәзерге башлыгы Хөсәен Ибраһим Таха күреп китте. Бөтендөнья ислам лигасының генераль секретаре, шәех Габдуллаһ Габд әл-Мөхсин әт-Түрки белән 2002 елда уртак намаз һәм Россия өммәте исеменнән кабул итү мәҗлесе узды, 2019 елда мәчеттә әлеге мәртәбәле оешманың яңа генераль секретаре Мөхәммәт әл-Иса булды.

 

Азәрбайҗанның шәйхелисламы, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстанның баш мөфтиләре – Мәскәү Җәмигъ мәчетенең һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте оештырган чараларның даими кунаклары. Беларусь Республикасы мөфтие Әбү-Бәкер Шабановичны, Казакъстан мөфтие Габсаттар Дәрбисалины (1947-2021), Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазадәне мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин үзенең якын дусларыннан саный.

 

Йомгаклап әйткәндә, Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән ерак һәм якын чит илләрдән килгән кунаклар өзелми. Алга таба да шулай булсын, иншәАллаһ!

 

Россия Федерациясе мөсел-маннары Диния нәзарәтенең административ һәм рухи үзәге рәвешендә, Мәскәү Җәмигъ мәчете халыкларның һәм мәдәниятләрнең якынлашуына, цивилизацияләрнең хезмәттәшлегенә, динара дуслыкка, гражданнарның бердәмлегенә-татулыгына хезмәт иткән бихисап халыкара башлангычларның һәм проектларның оештыручысы булып тора. Бу эшләрнең төп мәйданчыгы – Халыкара мөселман форумы. Аның утырышлары Мәскәүдә һәм дөньяның үзгә мәркәзләрендә ел саен баш мөфтиләр, министрлар, мәртәбәле затлар катнашында үткәрелә.

 

Рухи дипломатияне ныгытуда, мөселман галимнәрен үзара якынайтуда «Рухи ефәк юлы», «Галимҗан Баруди укулары» халыкара теология фәнни-мәгариф конференциясе, Фәтвалар буенча халыкара симпозиум, Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсы мөһим роль уйный.

 

Мәскәү Җәмигъ мәчете йөз ел эчендә Россия империясе башкаласының читендә торган гади гыйбадәт йортыннан халыкара мөнәсәбәтләр коруда катнашкан һәм ислам тәгълиматын дөньяга таратуда әһәмиятле урын тоткан җитди үзәккә әверелде. Башка борынгы мәчетләр белән бергә, ул Мәскәүне Россия исламының иң мөһим урыннарыннан берсенә әйләндерде, татар милләтенең дипломат халык булуын раслады, аның славян һәм төрки дөньялар, Россия һәм ислам илләре арасында күпер булырлык потенциалын ачты.

 

"Безнең мирас". – 2024. – №9. – Б.8-15.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру