Журнал «Безнең мирас»

Тарихчы-галим Михаил Худяковның тууына 130 ел

🏷 Admin

Тарихчы, археолог, этнограф, тарих фәннәре докторы Михаил Георгиевич Худяков 1894 елның 3 сентябрендә Вятка губернасындагы Малмыж шәһәрендә туган.

 

1912 елда – Казандагы Икенче ирләр гимназиясен, 1918 елда Казан университетын тәмамлый. 1919-1925 нче елларда – губерна музееның тарих-археология бүлеге һәм бер үк вакытта ТАССР Халык мәгарифе халык комиссариатында Шәрык академиясенең уку-укыту бүлеге мөдире. Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм аның сәркатибе.

 

Хезмәтләре Ананьино культурасына, Казан ханлыгы, Урта Идел буендагы мөселман мәдәнияте тарихына карый. Аның «Очерки по истории Казанского ханства» китабы аеруча киң таныла. Әлеге хезмәтендә ул, рус тарихчыларыннан беренчеләрдән булып, Казан ханлыгының объектив тарихын яза, аның югары дәрәҗәдәге икътисади, хәрби, мәдәни һәм рухи үсешен ачып бирә.

 

М.Худяков 1936 елның 9 сентябрендә репрессияләнә һәм шул ук елның 19 декабрендә атып үтерелә. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру