Журнал «Безнең мирас»

Тел галиме Ризаэтдин Газизовның тууына 130 ел

🏷 Admin

Тел галиме Риза (Ризаэтдин) Сәлахетдин улы Газизов 1894 елның 28 августында Алабуга өязендәге Турай авылында туган.

 

1917 елда ул Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, Шәрекъ педагогика институтында укый.

 

Турай мәктәбендә (1918-1919), Казан мәктәпләрендә (1922), Татар-башкорт хәрби мәктәбендә (1925-1932), Алабуга педагогика техникумында (1934-1935), Зөя авыл хуҗалыгы техникумында (1936-1937), Биектау районының Мүлмә урта мәктәбендә (1938-1939 ) укытучы булып эшли. 1944-1961 нче елларда исә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, бер үк вакытта Казан университетында һәм Казан педагогика институтында укыта.

 

Татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр төзүдә катнаша. Мәктәпләр өчен уку ярдәмлекләре авторы. К.Насыйриның «Әнмүзәҗ» китабын рус теленә тәрҗемә итә (1975 ел). Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.

 

Р.Газизов 1981 елның 4 июлендә Казанда вафат булды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру