Журнал «Безнең мирас»

Чыңгыз Мусин шигырьләре

Чыңгыз Мусин (1934-2016)

 

Шагыйрь, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Р.Шәфи, Т.Гыйззәт, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр иясе, «Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр» китабының авторы Чыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин 1934 елның 16 июлендә Татарстанның Әгерҗе районындагы Тирсә авылында туган. 2016 елның 24 октябрендә вафат булды.

 

Хур итмәгез газиз телемне!

 

Түрә булып җирдә яшәмәдем –

Үз-үземә үзем түрәмен.

Бу дөньяның чиксез матурлыгын,

Хозурлыгын күбрәк күрәмен.

 

Ярый әле яшим туган җирдә,

Язган монда гамәл кылырга.

Ташка түгел, җиргә басып йөрим,

Гомерем уза изге урында.

 

Ярый әле маңкорт булмаганмын,

Янам изге телем турында.

Нәселемә язма берүк, Тәңрем,

Үз теленә дошман булырга.

 

Язмыш бүләк иткән бу гомеремдә

Үз телемдә горур сөйләшәм.

Бу дөньяда яшәү яшәүмени,

Милләтеңне әгәр сөймәсәң?!

 

Ике телне кушып болгаталар,

Әрнетәләр, никтер, күңелне.

Үз телеңне хурлау – олы гөнаһ,

Хур итмәгез газиз телемне!

 

Мәкер

 

Һәр күңелнең була ышанычы,

Була таянычы.

Саф булып та акланмаган гомер

Бигрәк аянычы.

 

Гаепсездән кимсетелгән йөрәк

Әрни яра сыман.

Кара мәкер яши пычрак эзләп

Тырнак арасыннан.

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру