Журнал «Безнең мирас»

Хәтер сандыгы рубрикасы буенча яңалыклар

  • Бакый Урманче музее тарихыннан бер ел

    Шулай җайлап кына музей ачылу көннәренә әзерләнеп йөргәндә, вахтердан ишекне ачтырып, аннан барлык ачкычларны алып, музейны бикләп китүләре билгеле булды. 1997 елның 15 сентябрендә булды бу хәл. Килүемә вахтер Гыймранов Рәдиф абый (ул күршедә генә яши иде) миңа кәгазь кисәге тоттырды. Музейда ремонт эшләрен алып барган генподрядчик хезмәткәре язган иде аны. Дәүләт комиссиясе кабул итмичә музейга керә алмавыбыз турында иде ул... Мине шок хәлендә калдырган бу хәбәрне авыр кичерсәм дә, Рәдиф абыйга каты бәрелә алмадым. Хатыны белән икесенең бик зур кайгы кичерүләрен, Әфганстанда улларының һәлак булуын, бу хәсрәттән, тәмам тормыш ямен югалтып, газапланып яшәүләрен белә идем... Эх, Рәдиф абый... Югыйсә берәүгә дә ишек ачарга тиеш түгел идең бит, вахтер бит син, үзенә күрә сакчы... Үзәккә яки миңа хәбәр иткән булсаң...
  • Каюм Насыйри шәкертләре

    «Бу көндә нинди китап язып мәшгуль буласыз? – дип сорагач, утырган диванының бер башыннан көрпәсен (утырганда җәя торган җәймә) кайтарып, 750 сәхифәле (битле), яңа кәгазьле, тышсыз кулъязма бер китап чыгарды вә, сүзендә дәвам итеп: – Буңа әле исем куйганым юк. Буның илә Коръән Кәримнең һәр аятен вә һәр кәлимәсен табып булачак. ИншәАллаһ, тиз тәмам булыр һәм озакламый басылып та чыгар», – диде. Менә шундый хатирә калдыра 1902 елны Каюм Насыйри янына килгән шәкерт Нәсретдин әл-Хуҗаши. Бу истәлеген ул «Шура» журналының 1912 елгы 24 нче санында бастыра.
  • Дирижёр Әзһәр Абдуллинның тууына 100 ел

    Хор дирижеры, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (1971), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989) Әзһәр Хәниф улы Абдуллин 1923 елның 20 октябрендә хәзерге Татарстанның Минзәлә районындагы Тауасты Байлар авылында туган. Казан консерваториясен (1952) һәм Мәскәү консерваториясе каршында аспирантура (1955) тәмамлаганнан соң, ул Казан консерваториясендә укыта, бер үк вакытта Татар академия театрының музыка җитәкчесе һәм дирижеры (1957-1967), Татар опера һәм балет театрында дирижер һәм хормейстер (1958-1959), ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1967-1968) вазыйфаларын да башкара. Ә.Абдуллинның шәкертләре арасында ТАССРның халык артисткасы В.Гәрәева, удмурт «Италмас» ансамбленең җитәкчесе, РСФСРның халык артисты А.Мамонтов, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре М.Кәшипов, В.Чепкасов һ.б. бар. Әзһәр Абдуллин 1958-1975 нче елларда ТАССР Хор җәмгыятенең идарә рәисе. 1957 елда ул Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында татар композиторлары әсәрләрен башкарган СССР Дәүләт симфоник оркестрына дирижерлык итә. Бөтенсоюз «Мелодия» грамъязмалар фирмасы аның 6 пластинкасын чыгара. Әзһәр Абдуллин 1993 елның 30 августында Казанда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Артистка Асия Харисованың тууына 100 ел

    ТАССРның атказанган артисты (1975) Асия Әхмәтша кызы Харисова (Разаутдинова) 1923 елның 20 октябрендә элекке Дөбьяз районының Өмбе авылында туган. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлагач, ул Казанда Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар академия театрына күчә. Актриса төрле характердагы рольләрдә уйный. Асия Харисова башкарган рольләрнең кайберләре: Гөлбану – «Казан сөлгесе», Фәрхи – «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), Галимә – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Сәрия – «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт), Бибиәсма – «Күк капусы ачылса», Сәхипҗамал – «Карлыгач канат кага» (Х.Вахит), Расиха – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Мәргубә – «Тормыш җыры» (М.Әмир), Сабира – «Туган туфрак» (С.Шәкүров), Галимәбану – «Галиябану» (М.Фәйзи), Наһар – «Ташкыннар», Гарифә – «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Гөлчирә – «Кыз урлау» (М.Кәрим), Мәхдүмә – «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (Ю.Әминов) һ.б. Актриса 2011 елда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Бакый Урманче музее тарихыннан бер ел

    «Казан» Милли мәдәният үзәгеннән китәргә уйладым. Гаризага кул куелды. Киткәнче, ике атна эшлисе һәм «обходной»га тиешле имзаларны куйдырып, Үзәк белән араны «өзәсе» калды. Иң ахырдан директор Ринат Закиров кул куярга тиеш. Аның янына кердем. Ә ул, кул куясы урынга, бөтенләй дә көтмәгәндә, Милли үзәк музее филиалы буларак ачылырга тиешле Бакый Урманче музее мөдире урынын тәкъдим итте. Музей оештыру турында Казан шәһәр хакимияте карары (10.07.1997, 1346 нчы номер) чыккан булган. Милли мәдәният үзәк шул карарны тормышка ашыру буенча эш алып бара икән. Бакый Урманче музее бинасында ремонт эшләре тәмамланган, Дәүләт комиссиясе музей бинасын тиздән кабул итәчәк. Ә музей төзүгә килгәндә, әлегә анда Бакый Урманче әсәрләренең берсе дә юк икән. 1997 елның 23 февралендә Бакый Урманченың тууына 100 ел тулды, шул уңайдан, 1997 елда музей ачылса, әйбәт булыр иде, билгеле. Кыскасы, музейны тиз арада ачу өчен рәссам иҗат иткән сыннарны (скульптураларны), картиналарны, Бакый аганың шәхси әйберләрен тупларга кирәк дип фикер йөрттем.
  • Тарихчы-галим Әзһәр Мөхәммәдиевнең тууына 90 ел

    Тарихчы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1995), Татарстанның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев 1933 елның 8 сентябрендә Башкортстанның Илеш районындагы Сеңрән авылында туган. Ә.Мөхәммәдиев, 1963 елда Казан дәүләт универcитетын тәмамлаганнан соң, 1968-1971 һәм 1974-1977 нче елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1977 елдан – Казан дәүләт универcитеты укытучысы, пpофессор (1993), кафедра мөдире. 1992 елда тарих фәннәре доктоpлыгына диссертация яклый. Галимнең сиксәннән артык фәнни хезмәте басылган. Ул антик төрки язмаларны һәм соңрак рун алфавитының нигезе итеп алынган антик туран алфавитын тикшерә. Әзһәр Мөхәммәдиев 2018 елның 25 апрелендә вафат булды.
    🏷 Admin
  • Әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллинның тууына 120 ел

    Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1963, 1973), профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин 1903 елның 31 августында хәзерге Татарстан Республикасының Апас районындагы Кызыл Тау (әүвәлге исеме – Коллар) авылында туган. 1928 елның җәендә Мөхәммәт Гайнуллин Казанга килә һәм, өч айлык әзерлек курсларын уңышлы тәмамлаганнан соң, Көнчыгыш педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә, дүрт ел дәвамында Җамал Вәлиди, Гыйбадулла Алпаров, Хуҗа Бәдигый, Габдерахман Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти кебек күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлап, профессиональ белемен арттыра. Мөхәммәт Гайнуллин татар әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләре язуда, унтугызынчы йөз һәм егерменче йөз башы татар язучыларының (К.Насыйри, З.Бигиев, Ш.Мөхәммәдев, Г.Камал, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, З.Бәшири, З.Ярмәки) сайланма әсәрләрен төзүдә, аларны матбугатка әзерләүдә яки редакцияләүдә катнаша. Мөхәммәт Гайнуллин 1985 елның 24 маенда Казанда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Фатих Әмирхан белән очрашулар (Истәлекләр буенча)

    Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә якынча ярты гасырлык тарихны үз эченә сыйдырган тупланма – Үзбәк Байчура фонды саклана. Биредә татар журналисты Шәриф Байчура, аның хатыны – табибә Әминә Алимбәк, уллары – танылган тел белгече Үзбәк Байчураның китаплары һәм архив материаллары урын алган. Әлеге шәхесләрнең тормыш юлын, эшчәнлеген аерым өйрәнгәндә шактый мәгълүмат тупларга мөмкин булыр иде. Безнең очракта нәкъ менә Шәриф Байчураның шәхесе игътибарга лаек. Журналист булып эшли башлаган елларында ул танылган әдипләр белән якыннан аралашкан. Ә иң мөһиме − әлеге аралашу вакыйгаларын дәфтәргә теркәп калдырган. Тәкъдим ителәсе мәкаләбез дә – әнә шундыйлардан.
  • Язучы Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел

    Язучы, 1958 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1972, 1983) Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Түбән Шөн авылында туган. 1941 елда Татарстанның Кукмара районы үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, ул туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән әйдәман һәм күмәк хуҗалык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аннары Казан дәүләт университетының география факультетында югары белем ала. Ул әдәбиятка студент елларында килә.
    🏷 Admin
  • Мамадышның легендар җитәкчесе

    Үткән тарихыбызны, аның үзеннән соң якты эз калдырган күренекле шәхесләрен барлыйбыз. Сүзебез сугыш һәм хезмәт ветераны – районыбызда гына түгел, республикабызда да яхшы билгеле шәхес Зәйнулла Шәйхулла улы Һадиуллин хакында. 2023 елның 15 маенда аңа 97 яшь (1926-2016) тулган булыр иде.
  • Җырчы Асия Измайлованың тууына 120 ел

    Җырчы, педагог ТАССРның халык артисты Асия Сәйфулла кызы Измайлова 1903 елның 15 августында Сембер шәһәрендә туган. 1919 елда ул Сембер шәһәрендә татар драма труппасы спектакльләрендә катнаша. 1927-1929 нчы елларда Казанда яши, концерт эшчәнлеге алып бара, беренче радиоконцертларда катнаша. Асия Измайлова 1929-1934 нче елларда – Мәскәү филармониясе солисткасы. 1934-1938 нче елларда исә Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, бер үк вакытта Бөтенсоюз радиосыннан концертлар бирә. 1963-1992 нче елларда ул Мәскәү консерваториясендә ялгыз җырлау классын алып бара. Төп партияләре: Бикә («Качкын», Н.Җиһанов), Яучы карчык («Галиябану», М.Мозаффаров), Зибель («Фауст», Ш.Гуно), Ольга («Евгений Онегин», П.Чайковский) һ.б. Ул, «Зиләйлүк», «Шахта» һәм башка татар халык җырларын оста башкарып, зур популярлык казана. Асия Измайлова 1993 елның 3 гыйнварында Мәскәүдә вафат булды.
    🏷 Admin
  • Үткәннән хатлар

    Күренекле язучы, публицист, галим, техник фәннәр докторы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөгелмә районы хакимиятенең Һ.Атласи исемендәге премиясе лауреаты (2001), ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе иясе, Эстәрлебаш районындагы Эстәрлебаш авылы тумасы Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин 2021 елның 4 мартында туган авылында вафат булды. Аның күп еллар дәвамында тупланган иҗади мирасы каләмдәшебез – Эстәрлебаш районының Тормай авылында яшәп иҗат итүче Хисаметдин Исмәгыйлевта иде. Ул аны 2021 елда миңа тапшырды. Шул архивта булган берничә хатны (Зәки Зәйнуллинга адресланганнарны) журналыбызда (№12, 2021) бастырган идек инде. Бу юлы да кайбер кызыклы хатларны басмабызга тәкъдим итәргә булдык. Хат авторлары – Фаил Шәфигуллин (1939-1982), Ренат Харис (1941), Рашат Низамиев (1950), Мирсәй Әмирнең (1907-1980) хатыны Фәүзия Әмирова һәм әдип үзе.
    🏷 Admin
  • Җырчы Эмиль Җәләлетдиновның тууына 90 ел

    Күренекле җырчы (лирик-драматик баритон), Татарстан АССРның халык (1973) һәм РСФСРның атказанган (1982) артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа. Анда музыка мәктәбен тәмамлагач, ул Ташкент консерваториясенә укырга керә. Студент елларында ук татар халык җырларын һәм Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Ә.Бакиров әсәрләрен башкара. 1962 елда Эмиль Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы-солист булып эшли башлый. Р.Яхинның романсларын, А.Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус һәм итальян халык җырлары, чит ил һәм рус классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота. Эмиль Җәләлетдинов 2023 елның 19 мартында Казанда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Хормейстер Венера Гәрәеваның тууына 80 ел

    Хормейстер, педагог, Татарстанның халык артисткасы Венера Хәсән кызы Гәрәева 1943 елның 25 июнендә Татарстанның Саба районындагы Өчиле-Сүлә авылында туган. Алабуга культура-агарту училищесында укый. Шуннан соң ул туган ягына – Сабага кайтып, музыка мәктәбендә эшли. Венера Гәрәева 1972 елда Сабадан Казанга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры булып килә. Педагог 1974 елдан башлап Казан музыка укуханәсендә (училищесында) белем бирә. Венера Гәрәева 2020 елның 26 октябрендә Казанда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Нәҗип Думавиның улы Чыңгыз Тахтамышев хатлары

    Бүген Гөлнурдан хат алдык, ул анда Зөфәр иптәшнең үтенечен дә белдергән. Алдагы хатында: «Резеда апаларның уллары чирләгән», – дип тә язган иде. Шулай инде, тормышта гел берәр нәрсә чыгып тора. Менә әле без дә якында гына каенанабызны күмдек. 79 яшендә иде.
    🏷 Admin
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру