Журнал «Безнең мирас»

Актёр һәм режиссёр Хөсәен Уразиковның тууына 130 ел

🏷 Admin

Актёр һәм режиссёр, ТАССРның халык (1945) һәм РСФСРның атказанган артисты (1950), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Хөсәен Ибраһим улы Уразиков 1894 елның 7 (19) гыйнварында Сарытау губернасының Дергачев өязендәге (хәзерге Саратов өлкәсендәге Дергачев районы) Сәфәр авылында туган.

 

Самара хәрби округы каршындагы татар музыка-драма студиясен беренчеләрдән булып тәмамлагач (1920), ул Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар студиясендә укый (Г.Айдарский, С.Садыйкова, Г.Камская, А.Измайлова белән бергә).

 

Хөсәен Уразиков 1944-1948 нче елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында режиссер вазыйфасын башкара, 1936-1965 нче елларда Казан театр училищесында укыта.

 

Хөсәен Уразиковның атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы «Каюм Насыйри» исемле тарихи пьесасы, язучы Мөхәммәт Гали белән бергә язылып, 1945 елда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

 

Ул 1977 елның 24 августында Казанда вафат булды. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру