«Сәйяр» бу сәфәрендә Әстерханда ай чамасы торды. Труппа кешеләре шагыйрь белән еш очраша иде. Мавыктыргыч, җанлы әңгәмәче ул. Рус, гарәп, фарсы әдәбияты белән таныш булганга, әңгәмәсе әдәби мисалларга, әйтемнәргә бай. Иптәшләренең кәефен кырмаслык үлчәүле чамада, шаян табигатьлелек, юмор да бар үзендә. Ыспайлап, җөпләп сөйли белгәне кебек, башкалар сөйләгәнне тыңлый белә торган чибәр гадәте дә бар. Кешенең сүзен бүлеп, үзе сүзгә керешми. Кыскасы, һәркемгә – олысы вә кечесенә – карата ачык йөзле, җылы һәм йомшак сүзле. Очрашкан, утырышкан кешедә матур тойгы калдыра. Пөхтә һәм килешле киенә. Билгеле, килешле киенү өчен зәвык кына җитми, җитешлек тә кирәк. Булганын, искесен-тотылганын да сылап-сыйпап, пөхтәләп кия белә иде. Культуралы мөгамәлә аңарда гадәт булып әверелгән. Хатын-кызга аеруча ихтирам саклый.