Әй, гармун, гармун...
Әй, гармун, гармун...
Мәшһүр гармунчы артист Фәйзулла Туишевны, мөгаен, үз вакытында сәхнәдә күрмәгән, һичьюгы, аның бик тә үзенчәлекле, дәртле, моңлы итеп уйнавын радио аша ишетмәгән бер генә татар кешесе дә калмагандыр. Ник дисәң, илле елдан ашып киткән иҗат гомерендә бу тынгысыз музыкантның концерт белән бармаган җире, төрле зурлыктагы чеңгелдәп торган үз гармуннарын уйнамаган сәхнәсе калмагандыр. «Фәйзулла Туишев – милләтебезнең горурлыгы, халык арасыннан чыккан чын талант», – дип язды аның турында күренекле язучыбыз Фатих Хөсни.
СССР дип исемләнгән дәүләт оешканчы ук әле ул, көмеш телле гармуннарын иңенә асып, Каф таулары артындагы Баку һәм Тифлисләрне дә, Мәскәү белән Петербургларны да, ерак Себер шәһәрләрен дә йөреп, урап чыга. Йөри-йөри җир читендәге Владивостокка да барып җитә, чит мәмләкәт шәһәре булган Харбинда да торып кайта. Болар белән генә чикләнмичә, Европаның мәдәни үзәге саналган Парижның үзендә зыялы тамашачы алдына чыгып, татар белән рус халыкларының моң-көйләрен уйнап дан ала. Анда шулай ук икенче бер мәшһүр якташыбыз Федор Шаляпин белән бергә, бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә ирешкән артистларның бик сирәге дип тә искә алалар Фәйзулла Туишевны. Аны һәр җирдә бик теләп, яратып кабул иткәннәр. Ул җитәкләгән артистлар бригадасы Татарстанның һәм аңа чиктәш өлкә һәм республикаларның барлык татар авылларында булып кайткан диярлек. Фәйзулла Туишевның җитез бармаклары күңел түрендәге халык моңын, сагышларын бик мул өләшкән. Аның уйнау осталыгына соклануларын милләтебезнең бик мәгълүм шәхесләре Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал һ.б. бик күпләр әйтеп һәм язып калдырган. Тиешле бәяне үз вакытында ук биргәннәр.
1950-1960 нчы елларда урамда очраган һәрбер татар кешесеннән: «Син гармунчы Туишевны беләсеңме?» – дип сорасаң, ул кеше, ике дә уйлап тормас, «беләм» дип җавап бирер иде. Кайсы як авылыннан, кайсы шәһәрдән килгән булуына карамастан.
Артистның чордашларының искә алуларына һәм сакланып калган афишаларга таянып, Фәйзулла Туишевның кайсы зур шәһәрләрдә һәм кайчан булганлыгын күз алдына китерә алабыз. Үзе туып-үскән төбәктәге Сембер, Самара, Казан, Түбән Новгород һәм Идел буендагы башка барлык шәһәрләрне ул иң беренче гастрольләре вакытында ук йөреп чыга. Аңа ул вакытта әле егерме яшь кенә була. (1910 нчы еллардагы артист кыяфәтен күзаллардай фотосурәт сакланган. Артист гитарада уйный, янәшәсендә гармуны чират көтеп тора.) Ә туган-үскән җирләреннән ерак-еракларга таралышып көн күрергә мәҗбүр ителгән милләттәшләребез исә сөекле музыкантны һәркайда да сагынып каршы алган. Мәһабәт буй-сынлы, көләч йөзле артистның шат елмаеп сәхнә түренә чыгып басуын, шундагы өстәл өстенә тезеп куелган эреле-ваклы гармуннарның берсен алып уйный башлавын түземсезләнеп көтеп торганнар. Концертны алып баручы:
– Фәйзулла Туишев уйный! – дип белдерүгә үк гөрләтеп кул чабулар башланган.
Хәер, Фәйзулла Туишевның гармунда уйнавын татар тамашачысы гына түгел, башка халык вәкилләре дә бик яратып тыңлаганнар. Аның уеннары аша татар халкының эчке рухын үз итеп, күңелләренә сеңдерә торган булганнар. Моның шулай икәнлеген без матбугат битләрендә теркәлеп калган истәлек язмаларыннан да укып беләбез. Мәсәлән, танылган артистның илле еллык юбилеена багышланган бер мәкаләдә Муса Җәлил болай дип язган: «Фәйзулла ага төрле милләт көйләрен өйрәнүгә һәм аларны оста уйнап бирүгә күп игътибар куя. Ул казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, кавказлы, чуаш, чегән һ.б. азчылык милләтләрнең хәзерге композиторлары әсәрләреннән һәм халык көйләреннән күп кенә үрнәкләр уйный. Шунлыктан Фәйзулла аганың музыка өлкәсендәге хезмәте интернациональ төс ала...» Бу мәкалә СССР Югары Советы нәшер иткән татарча «Коммунист» газетасында 1934 елның 30 декабрь санында басылган.
Совет хакимияте урнашуының унъеллыгы көннәрендә, 1927 елда Мәскәүдә СССР халыкларының сәнгать фестивале үткәрелә. Илнең төрле төбәгеннән килгән театр коллективлары үз осталыкларын, ә концерт бригадалары үз һөнәрләрен башта таләпчән комиссияләргә күрсәтергә, шуннан соң халык алдында чыгыш ясарга тиеш була. Татарстаннан килгән концерт бригадасына композитор Салих Сәйдәшев, танылган җырчылар Гөлсем Сөләйманова белән Газиз Әлмөхәммәтев һәм төрле халык көйләрен бер дәрәҗәдә оста башкаручы Фәйзулла Туишев керә.
1940 елның мартында классик әдибебез Шәриф Камалның иҗат итә башлавының утыз еллык бәйрәме Мәскәүдә билгеләп үтелә. СССР Язучыларының Үзәк мәдәният сараенда уздырылган ул кичәгә Казаннан әдипнең иҗатташлары Афзал Шамов, Таҗи Гыйззәт, Гази Кашшаф һәм күренекле артистлар бара. Алар арасында Ш.Камалның якын дусты, яшьтәше Фәйзулла Туишев та була. Мәскәүдә яшәүче мәгълүм язучылар һәм СССР Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев та ул кичәдә катнаша. Әдәбият белгече, шул тантана кичендә Ш.Камал иҗатына багышлап нотык сөйләүче Гази Кашшаф соңрак язган мәкаләсендә «мәшһүр гармунчы Ф.Туишев»ның мәскәүлеләр тарафыннан аеруча җылы каршы алынганлыгын бәян итә. Артистны, кичәнең рәсми өлешеннән соң да, кабат-кабат уйнарга чакыралар. Шул кичәдә ул татар һәм рус көйләрен, кайбер композиторларның әсәрләрен баянда һәм башка төрле гармуннарда виртоузларча оста башкаруы белән дан казана. Ул хакта Гази ага Кашшаф: «Бу кичтә виртоуз гармунчы үз стихиясендә иде», – дип яза.
Татарстанның халык артисты Хәким Сәлимҗанов мәшһүр гармунчы белән бергә байтак кына концертларда катнаша. «Озак еллар чит җирләрдә йөргәч, ниһаять сөекле, дәртле, моңлы Казанга кайтты. Татар дәүләт академия театрында Фәйзулла аганың Казанда беренче концерты булды. (Бу очракта сүз, әлбәттә, совет хакимияте чорына караган беренче концерт турында бара.) Миңа бу концертта Туишевны тамашачылар белән таныштыру һәм кичәне алып баручы вазыйфасын үтәргә туры килде. «Хәзер, хөрмәтле тамашачылар, сезнең алдыгызда Фәйзулла ага Туишев», – дип белдерүгә, залдагы алкышларны язып та, сөйләп тә аңлатуы кыен. Тамаша залы гөр килде, – дип яза артист, оста гармунчы белән беренче очрашу кичәсен искә алып. Һәм шуннан соң болай дип дәвам итә: – Шул заманда ул иң зур баяннан алып, шырпы тартмасы кадәр генә гармуннарда уйнаучы бердәнбер артист иде. Беренче бүлектә ул татар егете кыяфәтендә ыспай итеп киенгән. Чиккән кәләпүш, камзул, читектән – матур сынлы, соклангыч булып күз алдына килеп баса. Бу бүлектә фәкать татар көйләрен башкарды. Ә икенче бүлектә русча киенеп, рус халык көйләрен уйнады. Гармунда уйнау белән генә чикләнмичә, бик оста итеп биеп тә җибәрә иде. Минем аңа кадәр һәм аннан соң да Фәйзулла абзый кебек виртоуз башкаручыны очратканым булмады».
Хәким Сәлимҗановка соңрак та берничә мәртәбә Фәйзулла ага белән бергә концертларда катнашырга туры килә. Ә Мәскәүдә 1941 елда узарга тиешле татар әдәбияты һәм сәнгате көннәренә әзерлек вакытында ул башкаладан килгән кабул итү комиссиясе вәкилләре белән аралаша. «Мәскәү комиссиясе алдындагы смотрда Фәйзулла ага да катнашты. Башкала вәкилләре аның иҗатына иң югары бәяне бирделәр. «Мондый оста башкаручы безнең рус дөньясында да сирәк», – дигән фикергә килделәр». Сугыш башлану сәбәпле ул декада булмыйча кала. Шул сәнгать бәйрәмендә катнашырга дип сайлап куелган артистлар, аерым бригадаларга билгеләнеп, яу кырындагы сугышчыларны рухландырып, концерт куеп йөрергә мәҗбүр булалар. Алтмыш яшенә җитеп килүче Ф.Туишев та шундый төркемнәрнең берсен җитәкли. Аның «фронт бригадасы»на Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая да керә. Останың көмеш чыңлы гармун телләрен тибрәтеп уйнавы сугышчыларның күңелләрен җилкендереп җибәргәндер. Ул туган-үскән якларыннан сәлам буларак кабул ителгәндер. Сәхнә ветеранының ике зур чемоданга тутырылган төрле зурлыктагы гармуннарын күтәреп, Бөек Ватан сугышы фронтларына барып чыгуы, туп гөрселдәүләре тынып торган минутларда сугышчылар өчен ялкынланып уйнавы бик күп ветераннар хәтерендә сакланып калган.
Әйе, кайларда гына уйнамасын – фронт шартларындамы, яисә кечерәк бер авылның кечкенә генә клубындамы, аны һәрчак үз итеп, якын күреп кабул иткәннәр, уйнавын бирелеп тыңлаганнар. Үзен яратып калганнар. Аның моңлы да, дәртле дә итеп төрле зурлыктагы, төрле тавышлы гармуннарда оста уйнавы кешеләрнең күңелләрен юаткан, тормышның гүзәллекләрен тоярга ярдәм иткән, сагышларын тараткан.
Кайларда, ничегрәк башланган соң олы дан-шөһрәт казанган бу артистның тормыш юлы? Кем аны шулай тәрбияләп үстергән? Кайсы төбәк җир-суының баласы ул? Истәлек-язмаларда бу сорауларга әлегә төрлечә җавап бирелә. Аңа багышлап 1939 елда «Гармунчы» повестен язган күренекле әдип Фатих Хөсни артистны Мәләкәс шәһәрендә туып-үскән дип бәян итә. Соңрак дөнья күргән кайбер башка язмаларда да, «Гармунчы» авторына ияреп булса кирәк, Ф.Туишевның туган җире итеп шушы шәһәр күрсәтелгән. Ә бит Ф.Хөсни повестеның беренче бүлегендә үк, бу әсәр артистның тулы биографиясен чагылдырмый, дип кисәтә. Татарстан китап нәшриятында 1980 елда басылып чыккан күләмле «Народные артисты» китабында да: «Родился в поселке Мелекес ныне Ульяновской области», – дигән сүзләр язылган. Һәм иҗади-биографик белешмә урынына әлеге повестьтан кыскача өзек китерелгән. (Ул китапта башка төгәлсезлекләр дә байтак. Мәсәлән, танылган җырчыбыз Рәшит Ваһаповны да анда биш елга иртәрәк гүр иясе итеп күрсәткәннәр.)
Дөрес, кайбер очракларда артист үзе дә, мөгаен, оста гармунчы булып китүенә бәйле рәвештә, яшүсмер чоры Мәләкәсен ешрак телгә ала торган булгандыр. Әйе шул, Зур Чирмешән елгасы буендагы нәкъ шушы шәһәрдә ул кулына беренче мәртәбә гармун ала. Музыкант буларак шушында «туа». Икенче бер мәшһүр якташыбыз, рус әдәбияты классигы Максим Горький да бит әнә, Түбән Новгородта дөньяга килүенә карамастан: «Шәхес буларак мин Казан шәһәрендә тудым», – дип яза.
Фәйзулла Туишевның беренче мәртәбә тәпи йөреп киткән җире шул ук Зур Чирмешән елгасы янәшәсендәге Иске Төгәлбуга авылы була. Ул Мәләкәс (хәзерге Димитровград) шәһәреннән кырык чакрым чамасы үрдәрәк урнашкан. Артист туган вакытта авыл Самара губернасының Самара өязенә караган. (Югыйсә Ф.Туишевны «Сембер губернасында туган» дип, хата язу очраклары да еш кабатлана.) Утызынчы елларда Иске Төгәлбуга, Урта һәм Иске Исәнтимер, Өчкаен, Әбдери, Алга, Төплистан, Зирекле Куак, Иске Җүрәй кебек бер төбәктә урнашкан татар авыллары Куйбышев өлкәсе карамагында булды. 1943 елдан алар Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районына керә (Төплистан белән Иске Җүрәйдән кала). Иске Төгәлбугада туган кеше буларак, миңа артистның балачак биографиясе бик тә таныш. 1939 елның март урталарында гармунчы туган авылында зур концерт куйды. Мин дә анда тамашачы булдым. Җиденче яшьтә чагымда. Ул вакыйганың кайсы көндә барганын төгәл хәтерләмим. Шунысы хәтеремдә: клуб диварларына ерактан күңелне җәлеп итеп торучы зур плакатлар эленгән. Анда чәчәкләр арасыннан шат елмаешып торучы хатын-кыз рәсемнәре һәм буйдан-буйга сузылган сигезле саны бар иде. (Иске Төгәлбугада ике көн барган ул концерт, димәк, март аенда булган.) Аңа күрше-тирә авыллардан да бик күп кеше килгән иде. Урта Исәнтимердә эшләгән әтием һәм аның юлдашлары да бу кичтә, берничә олауда килеп, Иске Төгәлбуга клубында Фәйзулла аганың уенын бирелеп тыңладылар.
1958 елда җитмеш дүрт яшендә Казанда вафат булган авылдашым Фәйзулла Туишевны башка вакытта күрмәсәм дә, аңа багышланган истәлекләрне балачактан ук ишетеп үсәргә насыйп булды. Алтмышынчы-җитмешенче елларда исә олуг артист белән бергә уйнап үскән яисә соңрак якыннан аралашкан кешеләрдән язып алган каралама язмаларым да бар. Ул елларда әле Иске Төгәлбуга авылында «Курай урамы Фәйзүге»нең балачагын яки туган-үскән төбәгенә «концерт куярга» кайтып йөргән заманнарны хәтерләүчеләр байтак иде. Мәшһүр артист сугышка кадәр туган якларына еш кайта. Ул елларда авылда әле аның якын туганнары да исән була.
1944 елның февралендә Фәйзулла Туишевка Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә. Моннан тыш, аның башка бүләкләре һәм орденнары да бар, әлбәттә. Әмма иң зур бүләк – халкы күңелендә сакланган олы ихтирам, билгеле.
Рәсемдә: Фәйзулла Туишев гармуннары һәм үзенә бүләк ителгән портреты янында. 1970 нче еллар
«Безнең мирас». – 2024. – №11. – Б.90-93.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА