Журнал «Безнең мирас»

Остазларым белән горурланам

Еллар, еллар... Әй, бигрәкләр дә тиз узып китәләр бит. Шул тиктормас еллар дигәнең!..

 

Булсын иде аларны беразга гына туктатып торып яки кире кайтарып алып! Юк шул, булмый!..

 

Кара син аны, ни арада утыз елга якын вакыт үтеп тә киткән. Югыйсә, әле генә булып узган кебек, ул еллар һаман да күз алдында тора. Шуларны искә төшереп утырып, кулыма каләм алдым. Юк, мин үзем турында язарга җыенмыйм. Башкалардан аерылып торган җирем юк. Минем язмыш – дәһшәтле сугыш елларыннан соң ачлы-туклы, ярым ялангач үскән, авыр тормышның барлык тәмнәрен татыган авыл малайлары һәм кызлары язмышы. Мин бүген үземнең остазларым – безгә үзләренең барлык белемнәрен, йөрәк җылыларын биргән кадерле укытучыларым һәм сабакташларым – 476 нчы төркем егетләре һәм кызларын бераз искә төшермәкче булам. Безнең өчен бик кадерле бу кешеләрнең кайберләре инде арабыздан да китеп барды. Аларның авыр туфраклары җиңел, рухлары һәрвакыт шат булсын иде!..

 

1966 ел. Университетка керү теләге белән Казанга килдем. Ләкин мин, берни дә белмәгәнлектән, соңга калып килгәнмен икән. Кабул итү имтиханнары тәмамланган иде инде. Күземә яшьләр килеп, төп бинадан чыктым да: «Нинди бәхетле кешеләр укый икән биредә?..» – дип уйланып басып торам. Шулчак авылдан килгән бер сабакташым килеп чыгып, мине тынычландырды да, үзе белән ияртеп, Театр училищесына алып китте. Конкурс зур булса да, анда керә алдым. Авылдан килгән бар байлыгым – зур чемодан (фанерадан ясалган) белән арыш капчыгына тутырылган урын-җиремне бер кардәш тиешле кешеләргә куеп торып, укып йөри башладым. Фатирсыз интегеп, өч ай буена бакчаларда, татар зиратында, подъездларда, вокзалларда йоклап йөрдем. Әллә нәрсәләр булып бетте... Ләкин мин беркемгә дә зарланмый идем. Чөнки уку теләге көчле иде. Училищеда безне татар теленнән ул чактагы университет доценты Вахит абый Хаков укытты. Укуга хирыслыгым сәбәплеме, белмим, ул бервакытны миңа: «Университетта укырга кирәк сиңа...» – дип әйтеп куйды. Училищеда бер курс укыгач, документларымны алып, имтиханнарны уңышлы тапшырып, университетка, күпме татар зыялылары тәрбияләп чыгарган бүлегебезгә укырга керү бәхетенә ирештем.

 

1967 ел. Безне, укырга кереп тулай торакка урнашу белән үк, Актаныш районының Чишмә колхозына көзге басу эшләренә булышырга җибәрделәр. Төркем җитәкчебез – Флера апа Гыйльманова (Ганиева) яки безнең икенче әниебез. Һәрвакыт көләч йөзле, ярдәмчел, барыбызны да кайгыртып йөрүчән, күбәләк кебек җиңел һәм җитез хәрәкәтле, бал корты кебек эшчән Флера апабыз бер ай эчендә төрле җирдән җыелган авыл балаларыннан менә дигән бердәм, дус-тату 476 нчы төркемне туплап кайтты. Кешелеклелеккә һәм бер-беребезгә теләсә кайчан ярдәм итәргә әзер булып тору сыйфатына без аннан өйрәнә идек. Шуңадыр да инде, безнең төркемдәге кул-аяклары хәрәкәтләнми торган Энгель исемле бер гарип сабакташыбызны без, егетләр, һәркөнне аның тулай торагына барып, күтәреп укырга алып килә идек. Химкорпустан «бегемот»ка, аннан төп бинага, төп бинадан химкорпусның 4 нче катына һәм башка җирләргә күтәреп йөгерә һәм соңыннан тулай торагына илтеп куя идек. Ул гәүдәгә авыр, таза иде, ә без, «кефир малайлары», иртән эчкән кефир белән көне буена иптәшебезне күтәреп йөгерәбез. Һәм без зарланмый, шулай булышырга кирәк дип саный идек, чөнки мондый игелекләргә безне Флера апабыз өйрәтә иде. Сүзе белән  генә түгел, ә үзенең гамәле белән дә... Ул, кафедра эшләреннән бушаган арада, тулай торакка да йөгереп килеп җитә, безнең яшәү шартларыбыз, ашау-эчүебез белән кызыксына, кемгә нинди ярдәм кирәклеген сораша иде. Бу искиткеч кешелекле, гаҗәеп нечкә күңелле укытучыбызны – икенче әниебезне без бик нык ярата идек һәм хәзер дә бик сагынып искә алабыз, яратабыз.

 

Безнең бүлегебез татар зыялыларын әзерләп чыгару остаханәсе булганлыктан, анда укучы остазларыбыз да берсеннән-берсе булганрак олуг шәхесләр иде. Кайсының гына исемен телгә алсак та, күз алдына тирән белемле, киң күңелле, ярдәмчел һәм тыйнак, сабыр һәм үзенең кыяфәте, килеш-килбәте, үзүзен тотышы белән дә сине тәрбияли һәм үзенә карата ихтирам уята торган затлар килеп баса. Еллар үткән, укыган еллар бездән ерагайган саен, үзебезне олы тормыш юлына бастырган остазларыбызның кадерен ныграк белә барабыз, аларны олылап, сагынып, мактап телгә алабыз. Аларның безнең өчен эшләгән изгелекләрен мәңге онытырлык түгел! Аларда белем ала алуыбыз белән бик бәхетлебез. Безнең 476 нчы төркем үзенең бердәм, тату, тырыш булуы белән аерылып тора иде. Укытучылар да безне үз итәләр, яраталар һәм кичләрен даими рәвештә тулай торакка, бүлмәләребезгә килеп озаклап сөйләшеп утырырга да вакыт табалар иде. Башка уку йортларында ничек булгандыр, ә безнең укытучыларыбыз тулай торакка килеп йөрүне күркәм бер гадәткә әйләндергәннәр иде.

 

Безнең бүлекнең «атасы» Хатыйп ага Госман булса, «анасы» Диләрә апа Тумашева иде. Үзләренә дә, безгә дә бик таләпчән, ләкин һәрвакытта да безгә карата яхшы теләктә булган бу ике «хуҗабыз»ның күзләренә генә карап тора идек. Алар бик күп нәрсәгә күзләребезне ачтылар. Флера апа Сафиуллина, Фәһимә апа Сафина, Алмазия апа, Вахит абый Хаков, Сәгадәт абый Ибраһимов, Илдус абый Гыйләҗев, Гомәр абый Саттаров, Камил абый Биктаһиров безне туган телебезнең барлык нечкәлекләрен, аның гүзәллеген һәм бөеклеген танырга өйрәттеләр. Аларда укыган бер генә кеше дә Бөек Татар теленә битараф калмас. Без аларның лекцияләрен мөкиббән китеп тыңлый идек.

 

Белемнәренең тирәнлеге һәм сабырлыклары белән безне сокландыра торган Резидә апа Ганиева, Флера апа Гыйльманова (Ганиева), гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйли торган җор телле Мөхәммәт абый Мәһдиев, әдәбият белеменең фәлсәфи биеклекләрен җиренә җиткереп төшендереп бирүче Ибраһим абый Нуруллин, шигърият диңгезенә сәяхәткә алып кереп китүчеләр – Нил абый Юзиев белән Зәет абый Мәҗитов, борынгы чыганаклар белән безне дә үзе кебек бик бирелеп, төбенә чумып эшләргә өйрәтә торган Хатыйп абый Миңнегулов, тылсымлы кулъязмалар дөньясына җитәкләп алып керүче Альберт абый Фәтхиев, серле шәрык телләренең ачкычларын кулларыбызга тоттыручыларыбыз – мәһабәт гәүдәсе, үзенең чибәрлеге белән бөтен хатын-кызны «аяктан ега» торган җырчы-шагыйрь һәм танылган галим Мостафа абый Ногман белән хур кызларыдай чибәр, белеме белән үз фәненә гашыйк итә торган Лена апа Таҗиева кебек укытучыларыбыздан белем алу – гомеребезнең иң матур хатирәләре, иң бәхетле мизгелләре булып хәтердә калды. Алар бездә гаҗәеп бай әдәбиятыбызга олы мәхәббәт тәрбияләделәр, беренче мөстәкыйль фәнни адымнар ясарга өйрәттеләр. Шушындый олы шәхесләр алдында ничек баш имисең дә, ничек итеп аларга гомер буе бурычлы булып, рәхмәт әйтеп телгә алмыйсың ди инде?! Һәр укучы үзенең тормышта ирешкән уңышлары белән укытучысы алдында мәңге бурычлы булып кала.

 

Шушы сүземне раслап, үзем дә тормышымда, эшемдә, иҗатымда нинди дер уңышларга ирешкәнмен икән, алар, һичшиксез, минем остазларымның уңышлары, казанышлары дип саныйм. Чөнки алар миңа кеше өчен иң кыйммәтле байлык – белем бирделәр, мине каләм тибрәтергә, уйларга-фикерләргә, серләр тулы фән дәрьясында колач салып йөзәргә өйрәттеләр һәм мин аларның бу изгелекләрен гомерем буе да түләп, кайтарып бетерә алмам кебек.

 

Бу сүзләремне, иң олы рәхмәтләремне мин, беренче чиратта, гарәп теле укытучыбыз Лена апа Таҗиевага юллыйм. Чөнки мин, университетка кергәч тә, гарәп теле укытылганын белеп бик шатланган идем. Француз телен өйрәнү дәресләреннән качып, гарәп теле дәресләренә йөргәнем өчен миңа «чара кулланып» бер семестр стипендия түләмәсәләр дә, барыбер гарәп теленә йөрдем, өйрәндем. Лена апа үзенең сабырлыгы, студентларга теләктәшлеге, искиткеч киң күңелле һәм шул ук вакытта бик таләпчән булуы, дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыра белүе белән безне җәлеп итә иде. Авыррак, катлаулырак дәресләрне ул дәрестән соң калып, хәтта тулай торакка килеп тә аңлатып, вакытын кызганмыйча, безнең белән шөгыльләнә иде. Серле вә тылсымлы гарәп язмалары, борынгы кулъязма чыганаклары белән эш итү алымнарына ул өйрәтте безне. Эш сөю, түземле булу, кабаланмыйча эшләп үз алдыңа куйган максатка ирешергә тырышу, вакыт белән исәпләшмичә, һәрдаим чыганаклар өстендә эшләү кебек асыл сыйфатларны да һәм борынгы бабаларыбыз калдырган гарәп язулы гаҗәеп бай мирасыбызны да сабырлык вә түземлек белән өйрәнергә кирәклеге турындагы акыллы фикерләрен дә сеңдерде ул безгә. Лена ападан «йоккан» әлеге матур «авыру» белән мин үзем дә менә инде чирек гасырдан артык «авырыйм». Борынгы чыганакларны өйрәнү, берәүнең дә кулы тимәгән һәм гасырлар серен үзендә саклап ятучы, әллә нинди язу үрнәкләрендә язылган тылсымлы китаплар дөньясында гизү кебек мавыктыргыч та, авыр һәм катлаулы да, кызыклы һәм хыялый да булган, серле һәм биниһая күп көч вә түземлек таләп итә торган башка берәр һөнәр юктыр төсле тоела минем үземә. Мин, гүя, борынгы бабаларыбызның рухлары белән очрашам, аларның кичерешләре, акыл байлыгы, уй-хыяллары, каһарманлыклары һәм фаҗигаләре-һәлакәтләре күз алдыма килә, әйтерсең лә, мин, һәр борынгы чыганакны ачу белән, шул китаптагы вакыйгаларда үзем дә катнашам, ерак бабаларыбыз белән сүзсез генә серләшеп утырам... Менә шушындый, берни белән дә алыштыргысыз, гаҗәеп серле дөньяга кертеп җибәрде мине Лена апа. Минем кулдан ничә дистә яки йөз, мең борынгы китап узгандыр, әйтә алмыйм, әмма шунысы ачык: аларның һәрберсе яңа бер ачыш, яңа бер дулкынлану, кичерешләр дөньясы булып тора. Кайберәүләр өчен борынгы китаплар – бәлки, тузанлы, гөмбәле һәм кулга алырга да шикләндерә торган искелек калдыклары гына булып торадыр, ә минем өчен алар – әйтеп бетергесез байлык!

 

Менә шушы байлык дәрьясында йөзәр өчен акыл, белем, түземлек-сабырлык, эш сөю, авырлыклар алдында каушап калмау кебек сыйфатларны сеңдергән һәм максатына һәрчак тугрылыклы булып калырга өйрәткән Лена апага һәм барлык башка Остазларыма дөньяның барлык рәхмәтләрен һәм ахирәт нигъмәтләрен телим. Алар алдында башымны иям...

 

(Язма КДУның Татар факультетында нәшер ителгән

«Әдәби сүз» дигән дивар газетасыннан алынды.

Баш редакторы һәм рәссамы – Марсель Бакиров. 1994 ел, октябрь.)

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру