Журнал «Безнең мирас»

Сәгыйть Рәмиев

Шагыйрь белән беренче тапкыр 1913 елның җәендә Әстерханда очраштым. Аның «Идел» газетасында эшләгән чагы иде.

 

Шәһәрнең бер төркем яшьләре (Сәгыйть Рәмиев һәм Зәйни Солтановлар) Казаннан гастрольгә барган «Сәйяр» драма труппасын каршыларга дип, пристаньга төшкәннәр. Мондый дусларча очрашулар сирәк була иде ул чагында.

 

Шагыйрь труппа кешеләрен тансыклап каршылады. Артист Габдулла Кариев белән электән якын таныш һәм үзара әшнә булганга, аны аеруча бер җылы тойгы белән күтәреп алды.

 

«Сәйяр» бу сәфәрендә Әстерханда ай чамасы торды. Труппа кешеләре шагыйрь белән еш очраша иде. Мавыктыргыч, җанлы әңгәмәче ул. Рус, гарәп, фарсы әдәбияты белән таныш булганга, әңгәмәсе әдәби мисалларга, әйтемнәргә бай. Иптәшләренең кәефен кырмаслык үлчәүле чамада, шаян табигатьлелек, юмор да бар үзендә. Ыспайлап, җөпләп сөйли белгәне кебек, башкалар сөйләгәнне тыңлый белә торган чибәр гадәте дә бар. Кешенең сүзен бүлеп, үзе сүзгә керешми. Кыскасы, һәркемгә – олысы вә кечесенә – карата ачык йөзле, җылы һәм йомшак сүзле. Очрашкан, утырышкан кешедә матур тойгы калдыра. Пөхтә һәм килешле киенә. Билгеле, килешле киенү өчен зәвык кына җитми, җитешлек тә кирәк. Булганын, искесен-тотылганын да сылап-сыйпап, пөхтәләп кия белә иде. Культуралы мөгамәлә аңарда гадәт булып әверелгән. Хатын-кызга аеруча ихтирам саклый.

 

«Мине утка аткан да – син,

Мине суга салган да – син,

Утта янсам, суга батсам,

Тартып алган аллам да – син!» –

 

ди ул.

 

Шагыйрь белән очрашудан калган тойгым шундый.

 

1911-1914 нче еллар Әстерханда күренекле кешеләр җыелып калган чак иде. Даими төстә вакытлы матбугат чыгып килде, һәвәскәрләр көче белән театр уеннары оештырылды. Хатын-кызларны җәмәгать эшенә катнаштыру, аеруча сәхнәгә тартуда актив эшчәнлек күрсәттеләр.

 

Шуннан соңгы елларда Әстерханның сәхнә һәвәскәрләре эченнән Зәйни Солтанов, Сара Байкина, Уральский, Камал III кебек сәхнә көчләре күтәрелеп чыкты.

 

Яшьләр хәрәкәтенең башында доктор Нәриман Нәриманов торды. Шагыйрь Рәмиев, язучы һәм учитель Хөсни Кәрим, һәвәскәр артист Зәйни Солтанов, алдынгы укытучылардан Әбүбәкер Мазиниләр андагы җәмәгатьчелек хәрәкәтен башлап йөрделәр.

 

Шагыйрьнең әнә шундый чолганышта эшләп йөргән чагы. Журналистлык эшеннән тыш, һәвәскәр артист һәм режиссер да ул, нәфис сүз остасы буларак та чыгышлар ясый. Тирә-юньдәге яшьләрнең һәммәсе белән дусларча бәйләнеш тота.

 

Әйтергә кирәк, Әстерхан халкы арасында театрга мәхәббәт тойгысын шактый югары күтәргән «Сәйяр» спектакльләре халык тарафыннан җылы каршылана иде. Башка шәһәрләрдә бер спектакль куеп китәргә мәҗбүр булсак, Әстерхан тамашачысы ике-өч спектакльне күтәреп килде.

 

Элекке буын шагыйрьләребездән (Тукай-Гафури чорын күздә тотам) сәхнәгә чыгып әсәрләрен оста укучының берсе, бәлки, нәфис сүз остасы булып танылганы Сәгыйть Рәмиев булгандыр.

 

Менә ул тыйнак кыяфәт, сак кына йөреш, көләч чырай белән сәхнәгә чыга. Тамашачылар арасыннан «Таң вакыты» дигән тавышлар ишетелә. Шагыйрь үзенең «Авыл», «Мин», «Кеше», «Сызыла»сын тыңлаучының колагына уйдырып сала. «Таң вакыты» исә – репертуарының канатлы аты.

 

Ягымлы тавыш белән сүзне-иҗекләрне ачык иттереп җиткереп, кирәк урында басым ясап, ашыкмыйча һәм каушамыйча тәмләп сөйли. Көчәнеп тавышын да күтәрми, күрер күзне тайчандырырлык хәрәкәт тә ясамый, шулай да колакны шымайтып утырырга мәҗбүр итә. Сәнгатьчә укый.

 

Ул осталык шагыйрьгә сәхнәдә генә түгел, тормышында һәрчак матур, нәфис сөйләп күнеккән булуыннан да килгәндер.

 

Шуннан соңгы буын шагыйрьләребездән әсәрләрен матур укуда Һади Такташка җиткән берәү дә булмады шикелле. Такташның сәхнәгә чыгышында, тотышында, тавышында һәм нәфис сөйләвендә Сәгыйть белән ниндидер уртаклык бар шикелле.

 

Шәйхзадә Бабич та үзенең сатирик юнәлештәге әйберләрен өзлексез көлдерү белән укый иде.

Башкача ничек булсын икән? Язучы булган кешегә, үзе язган әйберен телдә сөйләгәндә, ятышсыз җөмләләр кулланып, ямьсез итеп сөйләү кичерелми торган бер кимчелек ул.

 

***

 

Беренче империалистик сугыш елларында шагыйрь Әстерханнан Уфага килгән. Үз ирке белән түгел, полициянең «24 сәгать эчендә каладан чыгып китәргә» дигән әмере белән икенче бер урынга күчәргә мәҗбүр булган. Земство чыгара торган «Авыл көнкүреше» журналында секретарь-тәрҗемәче булып эшләгән. Русчадан тәрҗемә иткән кайбер парчаларын шул журналда бастырган.

 

***

 

Шагыйрь белән икенче тапкыр 1922 елны Уфада очраштым.

 

1917-1922 нче елларда ул Верхне-Урал, Чиләбе якларында торган. Уфа Башкортстанның башкаласы итеп игълан ителгәч, шагыйрь анда яңадан килде.

 

Тау ягыннан кайткан чагында шагыйрь үзе дә, калыбы да бик өшәнгән иде. Йончулы, эч пошулы һәм гамьле бер кыяфәт. Газаплы, авыр рухи кичерешләрне үткәргәне ачык күренә. Килеп-килеп ютәле тота.

 

Шулай да, табигатенә үрелеп үскән культуралы мөгамәлә, сүз байлыгы һәм мөлаем тел кебек үзенчәлекләрен югалтмаган.

 

Гомере буенча аралашып килгән әдәби чолганыштан читтә, ялгызлык һәм гаҗизлектә калгач, үзенең иҗат эшен чорының бөек идеяләре югарылыгына күтәрергә көче җитмәгәч, рухи төшенкелеккә бирелеп, аны җиңәрлек көч таба алмавы гаҗәп түгел. Ничаклы көчле булсаң да, коллективтан тыш тау актарып булмый!

 

Шагыйрьнең әдәби мирасы күп түгел. Шулай да ул революциядән элекке шагыйрьләребез тезмәсендә – Тукай, Дәрдемәнд, Гафури кебек шагыйрьләр сафында үзенә тиеш урынны биләп тора.

 

Белинскийның: «Шагыйрь булу – кошлар шикелле мелодик авазлар чыгарып сайрау түгел, поэтик образлар белән фикер йөртү», – дигән сүзе Рәмиев адресына да тәңгәл килә. Ул фикер йөртүче шагыйрь иде.

 

Революциядән соң «Мәсихи хөррият» исемле бер әсәр язды. Символистик әйбер булса кирәк. Язучы Сәйфи Кудашның әйтүенә караганда, «Мәсихи хөррият» белән «Кабакта мәхәббәт» дигән кулъязмалары Галимҗан Ибраһимовка тапшырылган булган. Кулъязмаларның шуннан соңгы язмышы билгеле түгел.

 

«Спартак» романын татарчага күчерсә дә, дөньяга чыгара алмады.

 

Җыеп әйткәндә, Сәгыйть Рәмиев үзенең тормыш юлын әллә ничек оешмаган төстә һәм үз агымына куйган килеш үтте кебек. Башлаган эшенең күбесе очланмый калды. Халык эченнән күтәрелеп тә, иҗаты белән халыкка якын килә алмауның фаҗигале бер мисалыдыр бу.

 

Дөрес, илебездә Гражданнар сугышы барган елларда шагыйрь совет платформасында торды, совет оешмаларында җаваплы эшләрдә булды, совет җәмәгатьчелеге сафында торып эшләде. Ләкин авыруы көннән-көн көчәйде, үзенең иҗат эшен яңабаштан корып, җәелдереп җибәрергә сәламәтлеге мөмкинлек бирмәде.

 

Уфага кайткач, әдәбият һәм матбугат өлкәсендә эшләүче чордашлары, яшь буын шагыйрьләр белән бәйләнеше тыгызлана барды.

 

1923 елны Мәҗит ага Гафуриның егерме еллык иҗат бәйрәмен үткәрүгә якыннан катнашты.

 

Шул елның җәендә бер төркем булып Дим буена Көрмәнкәй авылына ялга бардык. Арабызда Сәгыйть абзый да бар иде. Анда торган бер ай эчендә хәстәсе җиңеләйде дип әйтмим, ләкин рухи яктан үзен терелүгә таба атлаган итеп тойды. Шаян табигатьлелек, матур әңгәмә тагын бәреп чыкты.

 

«Әй авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш:

Бер кеше юк бер урамда...

Нинди тын һәм нинди буш».

 

Иртәгесен шул тын урамнан салмак адым белән Сәгыйть абзый килә. Бер кулында – шахмат тактасы, икенчесендә – чиреге белән кымыз, һәрберебезнең тәңгеленнән узганда:

 

– Мәҗитҗан, мин киттем!

 

Яки азанга пародия рәвешендә:

 

– Дамелла Газыймҗан, әссәбах-е-хәирен мин-әлнәвем! – дип, яки сабах урынына «әл-кымызын» дип төрләндереп хәбәр салып уза.

 

Җыела торган урыныбыз – тау итәгендә. Иртәнге чәйгәчә су коенып, кымыз эчеп кайта идек.

 

Ерак та түгел Дим җәйрәп ята. «Анда урман һәм дә таулар, монда кырлар... Нинди иркен, нинди рәхәт, нинди бар җир гөл генә...» («Авыл» шигыре).

 

Фигуралары фил сөягеннән кырып эшләнгән шахматын калдырмый. Ләкин аңар каршы торып уйнарлык сәләт беребездә дә юк. Фигуралар белән ике-өч адым атлагач та, чаманы белеп ала, фәләнчә йөрештән соң отыласың дип кисәтеп куя. Һәм шулай булып чыга да.

 

Үзеннән-үзе әңгәмә бәйләнеп китә. Бер карашта юк кына вакыйга, күренеш турында сөйләгәндә дә, табынның дикъкатен үзенә тартып утыра. Әңгәмә матур гына барган чагында ютәле килеп тота да әле генә шат, уенчак булып караган күзләр сүнә.

 

Ничек кенә булмасын, шагыйрь бу йөрештән җаны-тәне белән канәгатьләнү сизде.

 

Гарәптә бер әйтем бар: «Карт кеше чәчкә шикелле – аны кечкенә җил дә бөгә, аз гына су да яшәртә», – ди.

 

«Синдә бар да чын матур һәм

Чын матур синдә генә;

Тагы да артыр бер матурлык,

Китдисәм мин дә менә», –

 

дип, авылдан кайтты.

 

Аның белән соңгы күрешүем шул булган икән. 

 

 

"Безнең мирас". – 2023. – №10. – Б. 100-103.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру