Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән: Мордовиядә – Әхмәт Симаевның туган ягында
17 июль, 2024 ел. Көн кичкә авышкан, эңгер-меңгер чак иде. Юл безне («без» дигәнем – Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Разил Зиннәтуллин, Гөлүзә Ибраһимова һәм мин) мәшһүребез Такташның туган авылына – Тәрби (Торбеев) районына кергән һәм Парча (Парца) елгасы буена урнашкан Сыркыдыга алып килде. Авыл район үзәгенннән 13 чакрым ераклыкта урнашкан. Сыркыдының урысча исеме Сургодь булуын белгәч, башта бик гаҗәпләнгән идем. Тик үзебезнең Питрәчтәге Күн авылының урысчасы Конь булуын искә төшереп, шундук «тынычланып» калдым.
Туп-туры Такташ музее урнашкан бина янына килеп туктадык. Җиде-сигез яшьләрдәге сары чәчле бер малай шул тирәдә әрле-бирле килеп йөри иде: ул әле Такташ бюсты янына килеп терәлә, әле музей баскычына утыра (мин аны шул халәтендә фотосурәткә төшереп алдым), әле музей янәшәсендәге бикле мәчет диварына барып сөялә.
Малайга якынайдык. Шунда гына без малайның муенына кечкенә тәре асылганын күреп алдык. Моны мин Аллаһының безгә ниндидер ишарә ясавы итеп кабул иттем.
Малай Ваня исемле икән. Кайсыдыр шәһәрдән (Мәскәүдән булып чыкты) кунакка кайткан. Фамилиясен сораган идем, ул: «Зачем?» – диде. Бала-чага күрсәм, кайсы милләттән булуына карамастан, кәнфит ише тәм-том бирергә тырышам. Бу юлы да, машинага барып, аннан бер чупа-чупс алдым да, Ваняга суздым. Сөенер дип уйлаган идем. Малайның аңа артык исе китмәде – кем әйтмешли, алса да алды, алмаса да алды.
Без дә, малай шикелле, 2005 елда ачылган музей тирәли әйләнеп-тулганып йөри башладык. Аны Такташның шигъри әсәрләрендә исеме телгән алынган Шәхми карт 1918-1923 нче елларда каравылчы булып торган Авыл советы бинасы урынында төзегәннәр. Бу күркәм һәм мактауга лаек эш-гамәлне Татарстанның сәламәтлек саклау министры (1994-2007 нче елларда) Камил Зыятдинов (инде мәрхүм, рухы шат булсын) белән Мордовиянең сәламәтлек саклау министры (1993-2010 нчы елларда) Рафаэль Әширов бергә төзеткән икән. Музей бикле. Бүрәнәләр арасына кыстырылган мүкләрне кошлар томшыклары белән йолкыштыргалаган, күрәсең – алар сирәгәйгән, кайбер урыннарда мүк дигәнең бөтенләй шәйләнми. Юк, сәбәбе аннан гына да түгелдер – кибеп бетмәгән бүрәнәләрдән салынгангадыр да, алар хәзер кипкән, ярыклар пәйда булган. Бинаның агач төсе уңа төшкән диварыннан салкынлык бөркелә кебек. Такташның кызыл кирпечкә беркетелгән бюсты исә бик тә моңсу күренде. Бюст астына «Хади Такташ» дип язылган таштакта ябыштырылган. Шагыйрьнең фотосурәтләрен күз алдына китереп: «Такташка охшаган үзе, әмма шактый картайган икән», – диештек. Музейның арткы ягына чыгасыбыз калмаган – бер якка янтайган такта бәдрәфнең ишеге җирдә аунап ятканын күрмәгән булыр идек.
Урамда, безнең тирәдә генә, 10-12 яшьләрдәге биш-алты малай велосипедлары белән мәш килә иде. Малайларның барысы да муенына тәре таккан булып чыкты.
«Да-а, кода, хәлләр шундый икән монда – Сургодь-Сыркыдыда», – дип уйлап куйдым.
Хәер, Сыркыдыда хәлләр аяныч икәнлеге хакында безләрнең күптән ишеткәне бар иде инде.
Музейга каршы якта Авыл советы (Җирле үзидарә) бинасы урнашкан. Уң як өлештә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл куелган. Янәшәдә генә Мәңгелек ут яна. Һәлак булучылар исемлегендә мәшһүр шагыйребез фамилиясен йөрткән 20ләп кешенең исеме бар. Бу үзе дә күп нәрсә турында сөйли.
Сыркыды авылы җирле үзидарәсе башлыгының кайда яшәгәнлеген белү максатыннан, Рөстәм бер җиңел машинаны туктатты. Шоферы урысча сөйләшә торган ир-ат булып чыкты. Хәзер барып әйтәм, диде дә ул – гаип булды.
Авыл башлыгын көтеп-көтеп тә күрү бәхетенә ирешә алмагач, Разил белән икәү, машинага утырып, Сыркыды буйлап киттек. Озын урамның бер очыннан икенче очына кадәр шактый ара уздык. Туя агачлары үсеп утырган бер матур гына йортның капка төбендә йөзләрендә татар чалымланган ике ир-ат сөйләшеп тора иде. Кире әйләнеп килгәндә шулар янында тукталдык. Берсе – мотоцикллысы – Ренат, икенчесе – өлкәнрәге – Равил исемле булып чыкты.
Шушы җирлектә 21 ел (1976-1997 нче елларда) буе колхоз рәисе булган Равил абый Бадаев безгә музейны күрсәтергә ризалашты. Равил абыйның әйтүенчә, Такташ музее пандемиягә кадәр әйбәт кенә эшләп килгән, хәзер исә халык сирәгәйгән, мәчет тә җомга көнне эшли, ди – хәзрәт Саранскидан ук килә икән. Озын сүзнең кыскасы, бөтенесе буталган монда – мукшы да, урыс та, чуаш та, таҗик та һ.б. да яши икән авылда. Татарлар йөзгә туламы икән – аларның санын төгәл итеп әйтүче булмады.
Такташ музее. Такташка һәм кайбер әдипләргә нисбәтле фотосурәтләр, шагыйрьнең чемоданы, әнисе Шәмсенисаның (ул шушы Сыркыды авылы зиратында җирләнгән) сөлгесе, анда-санда китаплар (мәсәлән, бер кечкенә стеллаж-киштәдә мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең «Ислам. Милость для мира» китабын, академик Индус Таһировның «Ил корабын җир сөрә» һәм шагыйрь Әхмәт Рәшитнең «Язмыш җилләре» җыентын күреп алдым), авыл халкыннан җыелган төрле әйбер-сәйбер һ.б.
1926 елда Такташ Сыркыды авылы хакында мондый шигъри юллар язган булган:
«Авылым!
Уйлыйм синең киләчәгең,
Бәхетле көннәрең турында...
Киләчәктә синең урманыңны
Яман куллар урлап кисмәсләр,
Малайларың синең, безнең кебек,
Кыяр, шалкан урлап үсмәсләр…
Киләчәктә синең кәҗәләрең
Кеше бакчасына кермәсләр,
Тәүфыйкланыр инде этләрең дә,
Чалбар төбен кабып өзмәсләр...
«Парча» суларың да, куермыйча,
Уймакланып ишелеп аксыннар,
Уңган киленнәрең бер-бер артлы
Алма кебек уллар тапсыннар!..»
Нәрсә әйтим инде, Сыркыды авылы һәм андагы Такташ музее белән мәчет күтәрәм хәленә калган. Авылны юкка чыгудан саклап калу өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Сүз дә юк, музейны һәм бюстны яңарту, музей эшчәнлеген тернәкләндерү лязем. Мәчет кадәрле мәчет тә читтә калмаска тиеш – мәчет һәм музей белән берлектә, бәлки, ел саен атаклы муллалар нәселенә нисбәтле «Янакаевлар укулары»н башлап җибәрергәдер?! «Такташ укулары» яисә шагыйрь шигъриятенә кагылышлы әдәби марафон уздыру да комачау итмәс иде.
Аннары, һичшиксез, Саранск-Мәскәү трассасыннан Сыркыдыга борылган җирдә, кайберәүләрнең ачуын китермәс өчен – шагыйрьнең милләтенә басым ясамыйча гына, М.Җәлилнең туган авылы Мостафадагы шикеллерәк итеп «Бу авылда атаклы совет шагыйре Һади Такташ (1901-1930) туган» дигән язулыфотосурәтле баннер һәм авыл урамнарына Такташка нисбәтле урыннарының кайдалыгына ишарәләгән күрсәткеч билгеләр куярга кирәк. Такташ шигъриятендәге кайбер күркәм юлларны ике телдә – урысча һәм татарча язып куйсаң да, комачауламас иде. Боларны тормышка ашыру эшенә ике республика җитәкчелеге дә алынырга тиештер. Беләм, читтән торып өйрәтүе җиңел, ләкин кыл да кыймылдатмыйча булмый бит инде!
Сыркыды авылы турында әз-мәз тарих.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Сыркыды авылы (Сыркыды исеме мукшы теленнән кергән, имеш: «суро» – тары (просо), «кыды» – кайда дигәнне аңлата, урысчасы – Сургодь, Суродий исеменнән ясалган дигән фараз бар) исеме елъязмаларда 1649 елда телгә алына. 1834 елда авылда мәчет булганлыгы төгәл мәгълүм (авылның шул вакыттагы мулласы А.Инакаевның (Янакаев яки Енакаев) култамгалы язмасы сакланган). 1862 елда Сыркыдыда бер мәчет булса, 1907 елда инде ул дүрткә җитә. Барысында да Янакаевлар мулла вазыйфасын башкарган. 1862 елда 180 хуҗалыкта 1354 кеше яшәгән. ХХ гасыр башында инде 2580 кешегә җиткән. Бу вакытта ике татар мәктәбе булып (мөгаллимнәре – Әбүбәкер Янакаев белән Садреддин Уваркин), аларның берсендә – 60, икенчесендә 28 малай укыган.
1918 елның көзендә Такташ Бохарадан (ул монда 1913 елда үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияреп килеп, әүвәл хезмәтче малай, аннары шәһәр байларының берсенең манфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркестан сахраларында» дигән шигырьләрен яза) Сыркыдыга кайта һәм анда башлангыч сыйныф укытучысы һәм китапханә мөдире сыйфатында ел ярым эшли.
1930 елда бу җирлектә Сталин исемендәге колхоз оешкан. 1996 елдан ул Һ.Такташ исемен йөртә. Такташ яшәгән урам да 1988 елдан бирле шагыйрь исемендә.
Җанисәп мәгълүматларына ышансак, 1882 елда – 2178 кеше (татарлар – 2028 (ирләр – 1000, хатын-кызлар – 1028), урыслар исә – 150 (ир-атлар да, хатын-кыз заты да – 75әр), 1914 елда – 3628 (барысы бергә), 1931 елда – 3842 (татарлар), 2001 елда – 401, 2022 елда җәмгысе 303 кеше исәпләнгән.
1931 елның җәендә Сыркыдыда зур янгын чыга. Әлеге афәт вакытында 250 йорт янып бетә. Янгын сүндерүчеләр арасында Такташ та булганлыгы (ул авылга соңгы мәртәбә кайткан була) һәм аның соңыннан «Пожар» дигән роман язарга җыенганлыгы мәгълүм.
Авылның танылган шәхесләре арасында, Такташтан кала, геолог Әхмәт Мостафинов (1904-1963), разведчик Ибраһим Аганин (1923-1987), очучы Әдһәм Янакаев (1921-2005) та бар. Ибраһим Аганин дигәннән, аның хакында берничә сүз. «Мәдәни җомга» газетасының быелгы (2024) апрель саннарында Андрей Дутовның «Мордовиядә туган татар Штирлицы» дигән күләмле язмасы чыккан иде. Сүзне әлеге язманы татарчага әйләндергән каләмдәшем Вахит Имамовка бирәм: «Анда (мәкаләдә. – Л.Л.) әтисе икенче хатынга өйләнү сәбәпле, Энгельс каласына китеп мәктәптә укыган һәм шундагы Идел буе немецлары белән аралашып үскән Ибраһим Аганин атлы егетнең Бөек Ватан сугышы елларында дошман тылына разведчик булып юллануы һәм немец офицеры киемендә фашистларны юк итеп йөрүе турында бәян ителде. Сыркыды авылына килгәч, тагын бер кат инандык: немец офицеры киемендә дошманнарга дәһшәт бөркеп сугышкан Ибраһим да тумышы белән шушы авылныкы!»
Язмамның бу өлешенә нокта куяр алдыннан, Мордовиянең Ельников районындагы Акчи авылы тумасы, урыс телендә иҗат итүче татар шагыйре Камил Таңгалычевның Сыркыды авылына һәм Такташка нисбәтле шигыреннән дүртьюллык китерергә булдым:
«Тезен чүгә алмаганга
Шагыйрьнең нигезенә,
Мәңге елар бер карт каен,
Яшь кояр үзе генә...»
Такташ бер лирик шигырендә:
«Үләрмен дә,
Онытырлар дип,
Юкка гына, йөрәк, янасың;
Тамбов урманнары сагыныр әле
Үзе үстергән бунтарь баласын!» –
дип язган иде.
Шагыйрьнең туган авылында Такташны сагынып йөрибез. Сагынучылар бер без генә булмасак иде.
Валендур, сиңа ничек барасы?
18 июль, 2024 ел. Саранск-Мәскәү трассасыннан Валендур (икенче исеме – Рахман Тамагы, татарчасы – Яңа Аллагол, Краснослободск районына карый) авылына кадәр җиде-сигез чакрым араны тузан болыты эчендә йөзеп үтәсе булды. Бу юл миңа кара язмышы белән мәгълүм Суслонгер лагерена илтүче юлны хәтерләтте.
Тирә-юнен куе һәм биек үлән уратып алган авыл эченә килеп керүгә, Әхмәт Симаевның нәсел туганы Сәмиулла Тугушев очрады – бер көнгә генә ялга кайткан улын Саранскига озатырга җыенган чагы иде.
Элек бу авылда өч фамилия өстенлек иткән – Симаевлар, Тугушевлар һәм Акчуриннар. Симаевлардан инде берәү дә калмаган. Җәй көне авылда егерме биш кеше яшәсә, кышка биш кенә кеше кала икән. Авылга су һәм, ТР Президенты М.Шәймиев булышлыгы белән, газ кергән. Әмма, әйткәнемчә, юл юк. Бер кешенең кар өстеннән йөри торган техникасы булып, ул кыш көннәрендә шуның белән цивилизацияле җирләргә барып кайта икән. Колопино дигән авыл якынрак булгач, шунда кибеткә йөриләр. Хак булса, телевизордан татарча каналлар карап була, имеш.
Сәмиулланың әйткәне миңа кызык тоелды:
– Сез килергә бер атна кала элек кенә авылга юлны ачтылар, югыйсә монда керә торган түгел иде! Яңгыр яуса, бигрәк тә!
Моны Аллаһы Тәгалә эше дими, тагы ни дисең инде! «Бу – Симаевлар яшәгән нигез урыны!» – дип, бер җирне күрсәтте дә Сәмиулла, улын «Нива» машинасына утыртып, трассага кадәр озата китте. Сәмиулла китүгә, урамда аның хатыны пәйда булды. Ул авылның икенче өлешендә тагын бер Сәмиулла яшәгәнен, анысының фамилиясе Акчурин булуын әйтте.
Шул тарафка машинада гына бармакчы идек тә, юлның юклыгын күреп, туктап калдык. Нагорный дип аталган бердәнбер урам буйлап җәяүләп барырга туры килде.
Яшел йорт хуҗасы Сәмиулла Акчурин да Ә.Симаевның нәселенә бәйле шәхес булып чыкты. Әнисе сөйләгәннән чыгып, ул Симаевларның нигезе урыны дип үзләре яшәгән йортның каршы ягындагы буш җиргә төртеп күрсәтте. Элек Симаевлар күп булганга күрә, мөгаен, алар нигез урынын төрлечә итеп хәтердә калдырганнардыр дип уйладык.
Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Валендур атамасы мукшы телендә «урманга чөй булып кергән» дигәнне аңлата. Авылның урысча атамасы биредәге Рахман елгасыннан алынган. Валендурны XVI гасырда темников татарлары нигезли. 1869 елда авылда 168 йорт булган. 1894 елда исә 252 йортта 1751 кеше яшәгән, 3 мәчет һәм 3 мәктәп эшләгән. 1931 елда авылда 70 хуҗалык һәм шуларда 396 яшәүче исәпләнгән. Кайсыдыр елда 329 өйдә 1950 кеше гомер сөргәнлеге дә мәгълүм. Хәзерге вакытта 20 кеше теркәлгән, кешеләр яши торган йортлар саны 2-3тән артмый.
Инде килеп, Әхмәт Симаев (28.12.1915-25.08.1944) һәм аның гаиләсе турында берничә сүз. Әхмәт яшьлегендә «Метростроитель» дигән татарча газетада эшләгән. Урысча язган кайбер язмалары астына, авыл исемен үзгәртеп, А.Влиндор (Валиндур) дигән әдәби тәхәллүсен куя торган булган. 1939 елда Воскресенскида чыга торган «Коммунист» газетасының (1991 елдан – «Безнең сүз» исемендә) җаваплы сәркатибе булып эшләгән чагында редакция машинисткасы Валентина Григорьевна Листопадка өйләнгән. Армиягә киткәч (1940 елда) туган Людмила исемле кызын аңа бүтән күрү насыйп булмаган. 1985 елның 25 августында Воскресенскида Әхмәт Симаевка истәлек тактасы ачылган.
Ә.Симаевның Дрезден төрмәсендә утырганда диварга мондый сүзләр язып куйганлыгы мәгълүм: «Здесь сидел Ахмет Симаев, журналист, москвич. Нас из России одинадцать человек. Все мы осуждены вторым германским имперским судом на смертную казнь. Кто обнаружит это надпись и вернется живым на Родину, прошу сообщить родным и близким о нашей судьбе. 22 март, 1944 ел». Дивардагы ошбу язуны капитан Лукъянов күреп ала һәм бу хакта 1945 елның 20 июнендә Әхмәт Симаевның хатынына хәбәр итә.
Әхмәт Симаевның үлеменә нисбәтле кәгазьне 1958 елда немец галиме, эзтабар язучы, тәрҗемәче, журналист, тумышы белән Воронеж шәһәреннән булган Леон Небенцаль (1910- 1991) эзләп тапканлыгы мәгълүм.
Әхмәтнең, Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал һәм Фоат Булатов кебек, сугышка кадәр үк Җәлил белән таныш булганлыгы, аларның даими күрешеп һәм аралашып яшәгәнлекләре билгеле. Тоткынлыкка эләккән Мусаны Гайнан Кормаш төркеменә алып килүче дә – Әхмәт Симаев. Гомумән, тикшерүче-эзләнүчеләр әлеге атаклы төркемнең башында торучыларның берсен Гайнан Кормаш дип санаса, икенчесен сугыш вакытында разведчиклар мәктәбен бетергән Әхмәт Симаев дип фаразлый.
Ә.Симаевның да, батыр аркадашлары М.Җәлил, Г.Кормаш, А.Алиш, А.Баттал, Р.Саттар шикелле, шигырь язганлыгы билгеле. Менә аның мине тетрәндергән һәм күпмедер дәрәҗәдә үз язмышын читтән күзаллагандай язылган «Ике гасыр» дигән шигыреннән кайбер юллар:
«...Мәрмәр төсле балчык катламнары, –
Көрәк керми, баса йөрәккә.
Күгелҗем җир тетелеп тора, йомшак,
Үзе керә кебек көрәккә.
енә шундый тирәнлектә көрәк
Көтмәгәндә тиде сөяккә.
Искиткеч хәл: кара җирдә ап-ак
Кеше башы сөяген күрәмен.
Табышмактай уйлар килә, никтер,
Кансыз башны жәлли йөрәгем...
Их, беләсе килә: нишләдең син?
Таш дәверендә әллә тордыңмы?
Ут чыгарып, таштан корал ясап,
Үзеңә бер тормыш кордыңмы?
...Әллә, юкса, ирексезлектә
Нужа, хәсрәт, коллык күрдеңме?
Әллә, бөек иркенлеккә сусап,
Кешелек бәхете өчен үлдеңме?»
Шигырьнең ахыргы дүртьюллыктагы сөале аның үзенә – каһарман Әхмәт Симаевка һәм куркусыз көрәштәшләренә атап бирелгәндәй тоелды...
Сәфәрдән кайтып килгәндә, күңелдә борчулы һәм берүк вакытта өметле дә уй-теләкләр барлыкка килде. Без, сәфәрдәшләр, киләчәктә Саранск-Мәскәү трассасында – Валендур авылына кереп китә торган юл буенда Әхмәт Симаевка да багышлап «Усть-Рахмановка (Рахман Тамагы, Валендур, Яңа Аллагол) авылында кормашчы-җәлилче каһарман-шагыйрь Әхмәт Симаев туган» дигән язулы-фотолы баннер куелыр дип өметләнәбез. Бер уңайдан авылга илтүче юлга да тар гына булса да асфальт юл салыныр, авыл эчендә исә – Ә.Симаевлар гаиләсе яшәгән йорт нигезе урынында истәлек ташы урын алыр, Аллаһы теләсә. Шул очракта, бәлкем, сүнеп-сүрелеп барган авыл җаны да, дертләп, кабат кабынып китәр – Валендурга кайтучылар һәм килүчеләр күбәер...
Сәфәрдән кайтканыбызга ике ай чамасы вакыт узар һәм мин, Әхмәт Симайга һәм аның каһарман көрәштәшләренә нисбәтле итеп, шушы шигъри юлларны кәгазьгә төшерермен:
Үтәсе юл – гомер... Үтәр аның
Кырыкмаса-кырык сынавын да –
Мостафаның Муса Җәлиле дә,
Яңа Аллаголның Симае да.
Әйткән чакта: «Ирешәлсәк иде
Олуг Аллаһының рәхмәтенә!» –
«Ил-милләтем!» – диеп шәһит китәр
Яңа Аллаголның Әхмәте дә...
Үтәсе юл матур, озын, якты –
Хыяллар да түгел күтәрмәслек...
Әйткән чакта: «Еллар җырлап узар,
Барабаннар кагып үтәр яшьлек!» –
Килеп төшә шулчак башкаеңа
Бу тормышның ачы сынаулары:
Гүя, или җиде кат иләктән –
Җәлил, Кормаш, Алиш, Симайларын...
Үтәсе юл тәмуг-җәһәннәм күк –
Тик өметләр чынга ашар сыман...
Әйткән чакта: «Чорлар күкрәп очар
Кыялардан төшкән ташлар сыман!» –
Сискәндереп шулчак башка төшә,
Килә өскә зәхмәт-сынаулары...
Илкәенә канлы иңен куяр –
Баттал, Фоат, Әхәт, Симайлары...
Үтәсе юл кыска – кем өчендер,
Кемнәргәдер ул юл – озын булыр...
Әйткән чакта: «Кеше соң минутта
Кыйбласына карап йөзен борыр!» –
Шулчак янә уйлар төшәр башка
Һәм көттермәс яңа сынаулары...
Үткен балта кыеп кына алыр –
Зиннәт Хәсән, Фәрит, Симайларны...
Үтәсе юл сират күпередәй –
Кылдан нечкә, үткен кылычтан да...
Әйткән чакта: «Гомер күкрәп калыр –
Тыңла аны һәркөн тыныч таңда!» –
Өтеп ала шулчак хәтер уты,
Баш калкыта хәтәр сынаулары...
Сынап, Күктән багып тора сыман –
Гариф, Сәлим, Саттар, Симайлары...
11 август, 2024 ел
"Безнең мирас". – 2024. – №10. – Б.80-89.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА