Журнал «Безнең мирас»

Киләчәк һәйкәле

1969 елның көзендә Чаллыда йөк автомобильләрен җитештерү заводын кору башланды. Иң беренче эш итеп, басу-кыр уртасына таш куйдылар. Алагаем зур ташка «Здесь будет автомобильный завод «Батыр» дип язылган иде. Әйе, Татарстанда төзелә торган авыр йөк ташучы автомобильләр заводы, һичшиксез, «Батыр» булырга тиеш иде. Ләкин өстәгеләрнең күңеленә татар исеме хуш килмәгән, күрәсең, тора-бара «Батыр» исеме онытылды, аны «КамАЗ» алмаштырды. Таш куюдан башка иң беренче эшләрнең берсе итеп, Рәис Беляев Чаллыга керү капкасында ук һәйкәл салдыруны хуплады. Бу һәйкәл яшьләр шәһәре Чаллының горурлыгы булырга тиеш иде.

 

«Кемнән ясатырга бу һәйкәлне?» – дигән сорау калкып чыкты.

 

Ул вакытта утыз яшьләрдәге рәссам Илдар Хановның танылып килгән чагы иде. Дөньякүләм шөһрәт казанган рәссам Сикейрос, имеш, Илдар Хановны үзенең шәкерте итеп чакырган икән. Ләкин ниндидер бик җитди оешмалар Илдар Хановка чит илгә чыгарга комачаулаган, диләр. Ләкин Илдар Хановка монда да эш табыла, аңа Чаллыдагы яңа салына торган шәһәр өчен һәйкәл ясау эшен йөклиләр. Озакламый ул һәйкәлне урнаштырып та куялар (9 май, 1975 ел).

 

Йөзләрчә тонналы таш, бетон һәм арматурадан торак корылма калкып чыга. Һәйкәлне тамашачылар төрлечә кабул итте. Эттән алып эткә салып сүгүчеләр дә булды, кат-кат карап кызыксынучылар да күп иде, аңламаучылар да байтак очрады. Ничек кенә булмасын, һәйкәл тора, һәйкәл яши, ул рәссамның яшерен мәгънәсен алга сөрә.

 

Ерактан караганда, бу һәйкәл кулларына танкка каршы шартлаткыч-гранаталар бәйләмен тоткан кешеләр төркемен хәтерләтә. «Шартлаткыч» төрле уйларга этәрә. Татарстанның уртасында төзелә торган завод Татарстанны шартлатырга куелган сылтаумы ул? Ана телебезнең, милли йолаларыбызның харап булачагы турындамы бу әсәр? Юрарга гына кала!

 

Якыннан караганда, һәйкәл яктылык тизлеге белән оча торган галәмара ракетага охшаган. Ләкин ракетаның баш өлешендә адәм башлары, яшь кызлар күкрәк киереп ажгырып алга оча. Кая оча алар? Максатлары нинди? Киләчәккә очамы бу яшьләр? Куркынычтан качамы алар? Ә артта дюзлардан чыккан ялкын, төтен һәм... татар зираты. Урман куелыгындагы зиратта борынгы бабаларыбыз ята, аларның кабере өстендә гарәп язулы изге догалы ташлар. Ул изге ташларны КамАЗ килмешәкләре аударып бетергән, кабер туфрагында аракыдан бушаган шешәләр, тәмәке төпчекләре, презервативлар, бушаган консерва банкалары ауный. Чаллыга кайткан саен, мин һәйкәл янына киләм, бу һәйкәл мине һәрвакыт шундый хисләргә этәрә. Һәйкәлнең артында – татар каберстаны. Анысы да килмешәк вәхшиләр тарафыннан җимерелгән, мыскыл ителгән. Бу – Илдар Хановның рәүшәле (символы), анда ниндидер шомлы сер бар. Бәлки, бу һәйкәл хатын-кызның эмансипация тарафына баруын аңлатырга телидер, алар, ялангач күкрәкләрен киереп, ыжгырып алга бара кебек.

 

Илдар Хановның үз проекты белән җиткезелгән бина да символ. Диннәрнең берләшүе. Кемдер Илдар Хановның бу гамәле белән дә килешмәде. Югыйсә исламнан башка диннәр безнең дошманыбыз түгел. Бу йортның рәссамы да кяфер түгел, мөселман. Илдар – Аллаһка инанган кеше. Мөселман кешесенә башка диннәрне өйрәнү дә зыян китермәс. Инҗил дә, Тәүрат та, Зәбур да, Коръән дә – Аллаһ тарафыннан иңдерелгән изге китаплар. Илдар Хановның бу бинасы да бәхәсләр чыганагы булып китте. Кемгәдер ул бик ошый, кемнедер исә ризасызлыкка этәрә. Әмма берәүне дә битараф калдырмый. Бәхәс һаман дәвам итә.

 

Илдар әфәнденең башка монументаль эшләре дә иҗат үзенчәлеге белән аерылып тора, ул – татар рәссамнары арасындагы беренче авангардист, дияр идем мин.

 

1971 елда Илдар «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә килгән иде. Без фотосурәткә төштек. Сизелер-сизелмәс елмаюларыннан ук күренеп тора: киләчәктә бу шәхесләр Халык шагыйре, Халык рәссамы һәм Халык язучысы дигән дәрәҗәле исемнәргә һәм Тукай бүләгенә ия булачак. 

 

«Иске Аракчинодагы Илдар Ханов тарафыннан төзелә торган «Галәм әхрамы»на күз ташлауга, бөек фарсы әдәбияты тудырган, аннан башка мөселман төбәкләренә – Шәрык, Европа, шул исәптән, XVI гасыр Казан шигърияте һәм корымчылыгына (архитектурасына. – Ред.) килеп кергән «Хашти-бихишт» – «сигез җәннәт» образы хәтергә төшә.

 

Иран шаһларының берсе – оста аучы Бәһрам Гүр берзаман, сөйгән ярының үгет-нәсыйхәтләренә бирелеп, дөньяның сигез тарафына, сигез бакчасына – «сигез җәннәт»енә сәяхәт итә. Андагы гүзәллек, мәдәният, милли архитектураның үзгәлеген күреп, хәйран кала. Кызгылт-сары, гөл бизәкле зәгъфран сараендагы Кытай принцессасына, сарайдагы сандал агачлары арасында яшәгән һинд гүзәленә, Византия чибәренә, кызыл розалар чәчәк аткан, татар падишаһы кызы гомер кичергән Казан шәһәренә – гүзәллекнең югары ноктасына мөкиббән китә.

 

Шуннан соң Бәһрам Гүр үзенең сарай корымчысын чакыра да бу гүзәллекләрне үз җиренә күчереп салырга куша. Аның теләген үтиләр. Төрле асылташлар, фирәзә, якут кисәкләре беркетелгән, сигез манара өстенә утырган әлеге гөмбәзләрдән туган манзараны күреп, бөтен кеше шакката.

 

Безнең Казандагы борынгы сигез манаралы Кол Шәриф мәчете дә шушы хикәятне гәүдәләндергән булса кирәк.

 

Илдар Ханов төзегән «Галәм әхрамы» – дөнья һәлакәте, экологик фаҗигаләр турында. Пычратылган җирне коткару, узган гомернең изге корбаннары алдындагы изге бурычыбызны үтәү хакында. Бу әхрам, – чынлап та, сигез җәннәт, рухият белән дәвалану учагы, Казанның бай корымчылык мирасын кайтару...»

 

Розалина Шаһиева, сәнгать белгече, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы

 

«Илдарның гаиләсе ул мәктәптә укыган елларда ярлы торган. Ничектер, ул 10-12 яшьлек малай чагында Казанның хәзерге Язучылар йорты каршындагы ике катлы агач бинага урнашкан китапханә янына барып чыга (Комлев урамы иде, хәзер Мөштәри урамы), 1887 елда Ульяновлар гаиләсе Сембер шәһәреннән Казанга күчеп килгәч, күпне күргән ятимнәрнең яшәгән беренче фатиры була ул. Илдар малай чагында йөргән китапханәдә 50 нче елларда В.И.Ленинның музей почмагы була әле. Йорттан Илдар каршына урта яшьләрдәге бер татар хатыны чыга. Салкыннан бөрешкән, начар киемле, ябык малайны күргәннән соң, бу хатын аңа киемнәр чыгарып бирә. «Лениннар яшәгән йорт бу, бәлки, бу киемнәрне Ленин үзе киеп йөргән булгандыр әле. Мә, улым, чиста алар, ки», – ди ул, үгетләп.

 

Илдар Мәснәви улы сорагач, мин ул хәтерләп калган бинаның хәзер нинди хәлдә икәнлеген барып карап кайткан идем. Әлеге йортны ут төртеп яндырганнар, аның урынында кара чоңгыл гына калган иде ул көннәрдә. Яңа йорт салырга ниятлиләр икән. Ахырзаман алды килә, күрәсең, үткәндәге изге истәлекләрне беркем дә санга алмаган...»

 

Ләйсән Кариева, филология фәннәре кандидаты

 

"Безнең мирас". – 2024. – №4. – Б. 84-87.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру