Журнал «Безнең мирас»

Һәркем үз китабын яза

«Һәркем үз китабын яза», – дип әйтә торган иде безнең әни – «Нарат авылы» дигән китапның авторы Әрибә Мөхәммәткәрам кызы Айтуганова.

 

Бу – гаять фәлсәфи гыйбарә, аның мәгънәсе бик тирән...

 

Туры мәгънәсенә килсәк, безнең әни, үзенең «Нарат авылы» дигән китабын язып, халыкка тиңсез рухи мирас калдырып китте. Монысы – китапны күргән-укыган кешеләрнең фикере.

 

Әниебез үз китабы турында: «Бу китап әдәби әсәр дә, фәнни хезмәт тә түгел, биш гасырга якын яшәүче Нарат авылының үзем җыйган тарихи сәхифәләре. Монда телгә алынган исемнәр, вакыйгалар чынбарлыктан алынган. Актаныш районында туып, Әгерҗе районының Нарат авылына гаиләбез белән, өч айлык сабый булып килсәм дә, туган авылымны шушы Нарат авылы дип беләм һәм шуңа күрә аның тарихы белән кечкенәдән кызыксындым. Соңыннан, үсә төшкәч, Авыл Советында, китапханәдә эшләгәндә мин авыл тарихы турында кызыксынган сорауларыма җавап эзләвемне дәвам итеп, ишеткәнкүргәннәремне язып куйгаладым. 1967 елда Әгерҗе районы китапханәчеләре киңәшмәсендә Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңаеннан авылларның тарихына карата чаралар оештыру тәкъдим ителде. Мин бу хакта авылыбыздагы башлангыч мәктәп мөдире, укытучы Галимә Закир кызы Закировага әйттем. Аның белән киңәшләшеп, без авыл тарихына багышланган альбом ясарга булдык. Галимә апа әтисе Закир Шәймәрдәнов язмаларын алып килде, күп кенә өлкән кешеләрдән җентекләп сораштык, бераз архив язмалары һәм фотосурәтләр табып, «Безнең авыл» исемле альбом ясап, аны китапханәгә куйдык. Анда кергән вакыйгалар Нарат авылына нигез салынудан башланып, колхозлашу чорына кадәрге вакытны күрсәтә иде. Альбом халыкка бик ошады, аны укымаган кеше калмады. Бу безне рухландырды. Без, альбомны дәвам итәргә ниятләп, азагына «Дәвамы бар» дип тә язып куйдык. Тик, кызганыч, дәвамы тоткарланды...

 

Мин исә үзем өчен генә булса да авыл тормышы турында язгалап куя тордым, мөһим вакыйгалар көндәлеге алып бардым. Әлеге мәгълүматларны китапханә үткәрә торган әдәби, мәдәни һәм сәяси чараларда файдаландым. Лаеклы ялга чыккач, аларны җыеп, тәртипкә салып, беренче альбомның дәвамын эшли башладым. Бу эштә миңа кызларым Нурсөя белән Нурзилә, оныгым Нәргиз дә ярдәм иттеләр, архивлар белән элемтәгә керделәр. Авылдашлар да үзләрендә сакланган фоторәсурәтләрне китерделәр. Ниһаять, баштагы альбом һәм аның дәвамы белән бергә, китап итеп чыгарырга булдык.

 

Хәзер инде авыл кечерәйде, анда колхоз да, китапханә дә, мәктәп тә, кибет тә юк, әмма халык саны күпкә кимесә дә, тормыш дәвам итә; авылга нигез салучыларны әйдәп китергән Көтмәс елгасы, саекса да, кешеләргә эчәр су биреп, әле дә агып тора... Шуңа күрә бу китапны укырлар дип өметләнәм. Иң элек бу – Нарат авылы кешеләре өчен зур истәлек. Башкалар исә үз авылларын исенә төшерер, безнең Нарат кебек бәләкәй авылларның тарихлары һәм язмышлары бер-беренә охшаш, чөнки аларда илнең һәм республиканың олы тарихи вакыйгалары чагылыш тапкан, заманаларның хәлиткеч борылышларында илкөн авылга таянган, җирдә эшләүчеләр тырышлыгы белән исән-имин калган. Кешелекнең олы тарихында эз калдырган көчле шәхесләрнең дә күбесе авыл җирендә туып, авыл тормышы биргән сабаклар нигезендә уңышка ирешкән.

 

Бәлки, Нарат авылының гыйбрәтле тарихы киләчәктә авылларыбызны тергезү турында уйланырга нигез дә булыр әле», – дип язып калдырды.

 

Әниебез Әрибә Айтуганованың бар тормышы, Ходай насыйп иткән 90 ел һәм алты ай гомере Нарат авылында узды. 1929 елның 7 гыйнварында туып, 2019 елның 2 августында бакыйлыкка күчте ул.

 

Үзе бер дәвер! Шул дәвер эчендә ул зур үзгәрешләр һәм истәлекле вакыйгаларның шаһите генә түгел, ә аларның актив катнашучысы, хәтта оештыручысы да булган. Гаҗәп бит! Сукыр лампа яктысында туган кыз бала авылда беренче тапкыр электр лампасы кабынуын күргән, беренче радио сөйләвен тыңлаган, беренче телефонда сөйләшкән, беренче китапханәне ачкан, беренче  спектакльләрдә уйнаган, беренче телевизорны алып кайткан... Гомумән, китапханә мөдире буларак, авылга мәгърифәт нуры аның аша иңгән, дисәк тә, ялгыш булмас. Аннары авылдашлар белән бергәләп яңа мәчет төзү, асфальт юл салу, кооператив хуҗалык оештыру артыннан йөргән. Шуннан соң газ кертү һәм интернет үткәрү шаһите булган. Соңгы елларында ул кесә телефонын гына түгел, интернетны да шактый уңышлы үзләштерде. «Мин һәрвакыт онлайн!» – дип көлә иде. Оныгы белән вайбер аркылы хәбәрләшә, кич саен безнең белән видеоэлемтәгә чыга иде ул.

 

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр газета-журналлар һәм китаплар укып, кроссворд чишеп («Безнең мирас» журналы мирасвордларын аеруча ярата иде), дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булып яшәде.

 

«Аллаһка шөкер, яңа йортта яшәдем, китабымны чыгардым», – диде ул китәр алдыннан...

 

Инде «Һәркем үз китабын яза» дигән гыйбарәнең күчерелмә мәгънәсен карасак, һәр кеше үз тормышын үзе төзи, үз гамәлләре өчен үзе җаваплы дип аңлата иде әниебез. Шуңа күрә ул үзенә насыйп тормыш йөген зарланмыйча тартып барды, үзе эшләргә тиеш эшне беркайчан да башкалар җилкәсенә салмады. Үз башына төшкән бихисап кайгы-хәсрәтне дә лаеклы кичерә белде, гел кеше арасында булды. Авылда «иң грамотный» кешеләрнең берсе буларак, киңәшярдәм сорап кергән авылдашларының берсен дә борып чыгармады. Араларында үзенә карата явызлык кылучылар да булмады түгел, әмма берәүгә дә үпкә сакламады әниебез, күңеленнән кичерә барды. «Һәркем үз китабын яза», – дия иде ул.

 

Гомумән, һәр очракка туры килгән үз әйтеме бар иде аның. Мәсәлән: «Кешене авылга акча түгел, хафа кайтарыр»; «Туганның азары булса да, бизәре юк»; «Үзеңнән түбәнгә карап – шөкер ит, югарыга карап – фикер йөрт»; «Ала каргадан аласың булсын»; «Исән чакта – үлеп кал...» һ.б.

 

Быел әниебезгә 95 яшь тулыр иде...

 

«Авылны, нигезне ташламагыз, сезгә көч бирә торган җир шушы», – дип әйтә иде ул. Хак сүзләр! Моны, яши-яши, торган саен ныграк аңлый барабыз.

 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №2. – Б.96-99.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру