Милли-рухи тормышыбызның елъязмасы
«Мәдәни җомга» газетасына – 30 ел
ХХ йөзнең башларыннан алып хәзергәчә, ягъни бер гасырдан артык вакыт эчендә татар телендә күпләгән газета-журналлар чыга. Аларның озын һәм кыска гомерлеләре дә бар. Кайберләре соңгы дистә елларда гына дөнья күрә башлаган. Шундыйларның берсе – «Мәдәни җомга». 2025 елның июль аенда аның тәүге саны нәшер ителүгә 30 ел тулды.

21 октябрьдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә үткәрелгән юбилей кичәсендә «Мәдәни җомга» редакциясе коллективы. /С.Камалетдинов фотосы.
Мәгълүм ки, рус телендә рухи тереклекнең әдәбият, сәнгать, мәдәният тармакларына нисбәтле махсус газеталар («Литературная газета», «Советская культура», «Литературная Россия» һ.б.) күптәннән чыгып килә. Татар укучысында да бу төр басмаларга ихтыяҗ зур иде. Әмма билгеле бер күләмдә аны узган гасырның ахырларында илдәге демократик, милли хәрәкәт дулкынында гына гамәлгә ашыру мөмкин булды. Ул да «итәк кисеп, җиң ямау» кебегрәк килеп чыкты. Хакимият карары белән 1991 елның 14 августыннан «Татарстан хәбәрләре» дигән иҗтимагый-сәяси газета чыга башлады (мөхәррире – Ренат Харисов). Аның барлыгы 883 саны дөнья күрде. Ләкин бу басма гына халыкның мәдәни-рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмады. Ахыр чиктә хакимият «Татарстан хәбәрләре» нигезендә «Мәдәни җомга» исемле атналык газета чыгарырга карар кылды. Аның алдына күптөрле бурычлар куелды. Аларның үзәген, әлбәттә, милли әдәбият, сәнгать, мәдәният мәсьәләләре тәшкил итте. Тора-бара әлеге газета татар милли-рухи яшәешен чагылдыручы мәйданга, мөнбәр-трибунага әйләнде. Анда тарих, мәгариф, фән тармакларына да, теге яки бу күләмдә сәяси проблемаларга да урын бирелде. «Мәдәни җомга» шактый дәрәҗәдә халкыбыз, республикабыз тормышының бер елъязмасы рәвешен дә алды. Чирек гасырдан артык яшәешебезне хәзер бу газетадан башка күз алдына да китереп булмый.
«Мәдәни җомга»ның укучылар даирәсе шактый киң, төрле. Әмма аның төп өлешен милли зыялылар алып тора. Юкка гына аны «зыялылар газетасы» дип атамыйлар.
Теләсә нинди максат-бурычның ничек үтәлүе, куелган эшгамәлләрнең ни рәвешле тормышка ашырылуы, иң беренче чиратта, бу вазифалар йөкләнгән кешеләргә бәйле. Бу аксиоматик хакыйкать турыдан-туры «Мәдәни җомга»га да карый. Шунысы куанычлы: аның күпчелек хезмәткәрләре, авторлары чын милләтпәрвәрләр, үзләренә тапшырылган вазифаларны җиренә җиткереп үтәүче фидакарь затлар. Аларның һәммәсе хакында иркенләп махсус сөйләргә һәм язарга мөмкин. Биредә исә мин бу затларның кайберләрен атап, телгә алып кына китәм.
Теләсә нинди газета-журналның төп юнәлеше, эчтәлеге, сыйфаты шактый дәрәҗәдә баш мөхәрриргә бәйле. Бу яктан «Мәдәни җомга» бигрәк тә аерылып тора. Аның белән ике дистә елга якын, ягъни 1995- 2014 елларда күренекле шагыйрь, бик тә җаваплы, төгәл зат Зиннур Мансуров җитәкчелек итте. Алга таба редакторлык эстафетасы, талантлы прозаик, публицист, тарихчы Вахит Имамов кулына күчте (2015-2024 еллар). 2024 елның 2 ноябреннән мөхәррирлек вазифасын уңган-булган, инициативалы, бик тә хәрәкәтчән Ләбиб Лерон башкара. Миншәех Зәбиров, Әгъзам Фәйзрахманов, Газинур Морат, Нургали Булатов, Салисә Гәрәева, Хәмзә Бәдретдинов, Сөембикә Кашапова һәм кайбер башка билгеле шәхесләр газета редакциясендә нәтиҗәле эшләде. «Мәдәни җомга»- ның гомумән штатан тыш авторлары да шактый күп. Болар арасында Туфан Миңнуллин, Индус Таһиров, Рүзәл Йосыпов һәм башка күренекле галимәдипләр дә бар.
Без фәкыйрегез өчен дә «Мәдәни җомга» бик тә үз һәм якын. Хатыйп Йосыф угылы анда инде өч дистә еллап даими язышып килә. Әдәбият тарихы, аерым әдипләр һәм әсәрләр, мәдәни һәм фән ни бәйләнешләр, сәфәр-сәяхәтләр, истәлекле вакыйга-хәлләр, мөһаҗирлектәге татар әдәбияты һәм кайбер башка мәсьәләләр хакында безнең язмалар еш басылып тора. Газета безнең эшчәнлек хакында да еш кына материаллар биреп бара.
«Мәдәни җомга»га гомумән тематик төрлелек хас. Аның укучылары газета битләрендә үзләрен кызыксындырган мәсьәлә-сорауларга җавап таба ала. Әлбәттә, төп урын әдәбиятның үзенә бирелә. Сынлы сәнгать, театр, музыка һәм башка тармаклар да читтә калмый. Милли мәгариф, туган тел язмышы элек-электән безнең өчен актуаль. Соңгы вакытларда ассимиляция көчәйде, татар теленең хәле тагын да авырайды. Шуңа нисбәтән «Мәдәни җомга» бу мәсьәләләргә игътибарын аеруча арттырды. Газета билгеле бер дәрәҗәдә үз укучыларын башка халыкларның әдәби, сәнгати ядкярләре белән дә таныштырып тора.
Казанда «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе хезмәткәрләре, ветераннары һәм даими авторлары белән юбилей уңаеннан тантаналы очрашу мизгелләре. /Л.Гобәйдуллин фотосы.
30 еллык юбилей уңае белән «Мәдәни җомга» махсус сәхифәләр дә биреп бара. Аерым саннары да бар. Мәсәлән, 17 октябрь номеры энциклопедик эчтәлектә. Анда газетаның үткәне һәм бүгенгесенә нисбәтле төрле материаллар урнаштырылган.
Соңгы вакытларда басманың юбилеена нисбәтән аерым чаралар да уздырыла. Шундыйларның берсе 21 октябрьдә (2025 ел) Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният сараенда үткәрелде. Зур зал тулы халык, аның да әле ниндие – каймагы, зыялысы! Мөнбәрдән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм кайбер башка рәсми затларның котлау, тәбрик сүзләре яңгырады, бүләкләре дә тапшырылды. Зал «Сорнай», «Риваять» иҗат төркемнәренең чыгышларын, Сөмбел Билалова, Артур Исламов, Фәридә-Алсу дуэты, аеруча Филүс Каһировның матур итеп җырлауларын да яратып кабул итте. Кирам Сатиевның өздереп гармунда уйнаулары, яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов белән музыкант Камил Баһның чыгышларын да зал көчле алкышлады. Актер Раил Садриевны тыңлауга да халык бик зарыккан икән. Көчле аһәңле тавыш белән ул сөйләгән шигырьләр залдагыларның күңел түренә үтеп керде. Сценариен Нәсим Акмал язган бу әдәби-музыкаль кичәне Илфак Хафизов һәм Гөлназ Ибраһимова матур һәм җылы алып бардылар.
Кыскасы, «Мәдәни җомга»ның 30 еллыгы, аңа багышланган чаралар халкыбыз тормышында мөһим бер истәлекле вакыйга булды.
«МӘДӘНИ ҖОМГА» – МӘДӘНИЯТЕБЕЗ КӨЗГЕСЕ

Хөрмәтле «Мәдәни җомга»лылар!
Мәдәниятебез турында сүз чыкканда, «Мәдәни җомга» газетасын телгә алмыйча калмыйм, чөнки әлеге мөһим өлкәдәге яңалыклар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре турындагы әтрафлы язмалар бу басма битләрендә даими чагылыш таба. Шул яктан караганда, аны мәдәниятебез елъязмасы дип тә әйтергә мөмкин. Баш мөхәррир Ләбиб Лерон газета редакциясенә талантлы, үз эшенең осталары булган журналистларны туплаган. «Мәдәни җомга» газетасының үз йөзе, зыялы укучылары бар. Алар редакция белән һәрчак элемтәдә торалар.
30 ел – тарих өчен зур вакыт аралыгы түгел, әмма редакциянең шушы чорда башкарган эшләрен бәяли башласаң, милләтебезне һәм телебезне саклау, аны үстерү юнәлешендә гаять зур хезмәт куелганын күрәсең.
Күркәм юбилеегыз уңаеннан барыгызны да ихластан котлыйм һәм сәламәтлек, иминлек белән иҗат уңышлары, яңа үрләргә ирешүегезне телим!
Илшат ӘМИНОВ,
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР парламенты депутаты.
МЕҢ ЯШӘ, «МӘДӘНИ ҖОМГА»!

«Мәдәни җомга» редакциясендә эшләүче кадерле дусларыбыз!
«Татарстан» телерадиокомпаниясе коллективы сезне олы бәйрәмегез белән ихластан котлый. Моннан өч дистә ел элек киләчәккә зур өметләр баглап газетаның тәүге санын кулыбызга алган көн бүгенгедәй хәтеребездә. Чөнки ул 1990 еллардагы милли яңарышның матур бер казанышы булып дөньяга яралды. Әнә шул тарихи көннән безнең арада бәрәкәтле хезмәттәшлек башланып китте. Радио һәм телевидение өлкәсендәге һәр яңалык, һәр проблема газета битләрендә чагылыш тапты, «Мәдәни җомга»ның борчу- сөенечләре безнең эфир дулкыннарында халыкка барып иреште. Шушы хезмәттәшлек бүген тагын да нәтиҗәлерәк төстә дәвам итә. Татарстан радиосының 100 еллыгын каршылап әзерләнгән тулы бер сәхифәнең газетада атна саен чыгып баруы – шуның матур бер үрнәге.
Киләчәктә дә халкыбызга бергәләп хезмәт итәргә язса иде. Газетага тугрылыклы укучылар, иҗат уңышлары телибез. Мең яшә, «Мәдәни җомга», халык мәнфәгатьләрен кайгыртканда җиңнәрең сызганулы булсын!
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ, «Татарстан» ДТРК директоры.
РӘХМӘТ БАРЫГЫЗГА ДА!
Мәркәзебез Казанда «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллыгына нисбәтле әдәби-музыкаль кичә үткәрелгәннән соң, редакциягә бик күп тамашачыдан хис-кичерешләре белән уртаклашкан хат-хәбәрләр килүе дәвам итә.
***
Сөбханалла, күз тимәсен! Яшь әле коллективыгыз, Аллаһка шөкер! Тату гаилә булып, армый-талмый эшләргә язсын, йә Раббым! Җитез дә үзегез, иҗади да! Бу – газетаның кызыклы булып чыгуында да сизелә, бер тында укыла «Мәдәни җомга»! Иҗади уңышлар юлдаш булсын, укучыларыгыз елдан-ел арта гына барсын!
Талия Сафина, укытучы. Казан.
***
Афәрин, иптәшләр! Бик күркәм бәйрәм булды! Җырлы-моңлы, мәгънәле сүзле кичә!
Миләүшә Әбдрәшитова. Биектау.
***
Искиткеч кичә булды! Рәхәтләнеп карадык. Эшегездә уңышлар телим!
Гөлшат Салихҗанова. Казан.
***
Әйе шул, матур кичәдә булып, күрешеп кайттык. «Мәдәни җомга»га рәхмәт!
Галиябану Сабирова. Казан.
***
Кичәне оештыручыларга рәхмәтебезне «Мәдәни җомга» газетасына язылу аша белдерик!
Назыйм Мәхмүтов, укытучы. Сарман.
ҮЗ ЮЛЫН ТАПКАН БАСМА
Мин «Тәртип» радиосын тыңлыйм. Күптән түгел анда иртәнге эфирга кунак буларак Ләбиб Лерон чыкырылган иде. Мин аның җитәкчелегендә нәшер ителә торган «Безнең мирас» журналын һәм «Мәдәни җомга» газетасын өйгә алдырам. Аларда басылган тарихи, мәдәни, дини темаларга багышланган бай мәгълүматлы язмаларны хезмәтемдә кулланам. Шулар хакында әйтәсе, рәхмәт җиткерәсе килеп, радиога шылтыраткан идем, ләкин туры эфирга чыгып җитә алмадым.
Казанда «Мәдәни җомга»ның 30 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән бәйрәм кичәсенә хәләл җефетем белән парлап бардык. Халыкның күплеге! Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Татар халкының зыялы, затлы, күренекле шәхесләре, гыйлем ияләре... Аларны матбугат битләрендә дөнья күргән язмалары, фәнни хезмәтләре аша белсәк тә, үзләре белән очрашу дулкынландырды, илһамландырды…
Кичә «Мәдәни җомга»ның үзе кебек затлы да, зәвыклы да оештырылган иде. Мөслим төбәген таныткан якташларыбыз Ләбиб Лерон һәм Рәшит Минһаҗев белән хаклы рәвештә горурланып утырдык.
Үз юлын тапкан, үз аудиториясен булдырган, үткән белән киләчәкне бәйләүче, гыйлемле, иманлы шәхесләр тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш кертүче «Мәдәни җомга» коллективын юбилей белән котлап, зур рәхмәт белдерәм, иҗади уңышлар телим!
Рәмзилә Ялалова, укытучы.
«МӘДӘНИ ҖОМГА»ЛЫ БУЫН
Әйе, юбилей кичәсендә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгенә җыелган тамашачылар хакында шулай дип әйтергә мөмкин булгандыр. Юк, без газета яшьтәшләре түгел, гәрчә залда яшьләрнең күплегенә бик шатландык. Ә без 1990-2000 елларда инде дөньяга карашы формалашкан, тормышны җигелеп тартучы урта яшьләрдәге кешеләр идек. Бу еллар Татарстанда милли хәрәкәтнең нык күтәрелгән чоры, ә без – шушы мохиттә кайнап, мәгариф, мәдәният, сәнгать өлкәләрендә, җиң сызганып, халыкка хезмәт иткән буын. Шул елларда бер-бер артлы яңа матбугат чаралары гамәлгә куелды, татар журналистикасы зур күтәрелеш кичерде. «Мәдәни җомга» бу басмалар арасында үзенең күләме белән генә түгел, киңкырлы эчтәлеге белән дә аерылып торды. Менә шуңа да 30 еллыгы бәйрәмендә безнең буын вәкилләре күп иде. Без газетадан беркайчан аерылмадык.
Редакция хезмәткәрләре бүген дә газетаның милли рухын, затлылыгын саклап, фидакарьләрчә хезмәт итәләр. Бәйрәм кичәсендә шушы хезмәтнең чагылышы тулысынча күренде. Сәхнәдән матур котлаулар, изге теләкләр яңгырады. Тик шулай да бу кичәгә нидер җитеп бетмәде сыман. Татар телле башка матбугат чаралары вәкилләре кайда булды соң? Алар тарафыннан котлаулар ишетелмәде.
Ә без, «Мәдәни җомга»лы буын, редакцияне һәм газета укучыларны иҗади юбилей белән котлыйбыз.
Роза Мифтахова. Казан.
СЕЗ – РУХИ ЮЛДАШЧЫБЫЗ!

Сезне, мәдәни җомгалыларны олуг бәйрәмегез – 30 ел халкыбызга булган хезмәтегез белән тәбриклибез!
Сез – кискен үзгәрешләргә хас вәзгыятьтә дә мәдәни мирасыбызны барлауда, тарихыбызны саклауда, яклауда үз кыйблабызга тугры шәхесләребез.
Сез – асылыбыз: горефгадәтләребезне, мәдәниятебезне, сәнгатебезне бүгенгеләрен дә, тарихи катламнардан да халкыбыз хозурына тапшыручы шәхесләребез.
Сез – рухи юлдашчыбыз, ихласи елъязмачыбыз, армас бозваткычыбыз.
Рәүф ИБРАҺИМОВ, Татарстан Җөмһүриятенең Аксакаллар Шурасы рәисе.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА