12 ноябрь 2025 яңалыклары
-
«Гаҗәпләнәм! Сокланам! Горурланам!»
24 октябрьдә Әтнә районының Күлле Киме тугызъеллык мәктәбендә – шагыйрь Сибгат Хәким музеенда үтә ихлас кичә булды. Анда кордашлары, өлкән, урта һәм кече яшьтәге якташлары шактый гомерен зыялы татар хатын-кызларының фаҗигале язмышын өйрәнүгә багышлаган күренекле тарихчы Тәэминә Биктимеровага, 85 яше тулу уңаеннан, ихтирам хисләрен җиткерде. -
Сергей Аверкиев: Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы
Татар халкының урыс халкына тәэсире XV гасырда казаклар (казачество) барлыкка килүдә дә чагылыш таба: азат кешеләр, урыс кенәзләре хакимиятеннән көньяк чикләргә качып, анда игенчелектән гайре эшләр, шул исәптән, күршедәге чит илләргә һәм урыс җирләренә басып керү белән шөгыльләнә башлый. -
Ефәктә – чәчәкле моң
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче танылган рәссам, тәҗрибәле педагог Римма Хәмзә кызы ЮСУПОВАның киңкырлы иҗаты сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. Аның чын ефәк тукымага ясалган картиналары күргәзмәләрдә тәкъдим ителә һәм төрле илләрдә хосусый коллекцияләрдә саклана. Ул Казанда да шәхси күргәзмәсен оештырырга хыяллануы турында әйтте. -
Габделлатыйф хан
Габделлатыйф хан (1475-1517) – Казан ханлыгының сигезенче идарәчесе. Ул 1497 елның апреленнән алып 1502 елга кадәр хакимлек иткән.