Журнал «Безнең мирас»

Моңсыз «Гомер моңы»

 

Спектакльдән күренеш. /С.Камалетдинов фотолары

 

 

«Илһам нәрсәдән башлана? Балачак хатирәләреннән, мәктәп бакчасыннан, беренче мәхәббәттән... Ә бәлки ул дөньяның бары тик матур якларын күрә белүче күңелдәге сабый баланың ихлас хыялларыннан, самими теләкләреннән башланадыр?» – дип тамашачыга сорау бирә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры иҗатчылары Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллинга багышланган спектакльдә.

 

Аның идея авторы һәм гамәлгә ашыручы – «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды. Роберт Миңнуллин әлеге фонд гамәлгә куйган «Глаголица» премиясенең жюри рәисе була. Ул премия каләм көчен сынап карарга теләгән 10-17 яшьлек балаларга арналган. Быел бу иҗат бәйгесе уникенче тапкыр үткәрелде. Шагыйрь вафатыннан соң исә «Бәхетле тарихлар» фонды Роберт Миңнуллин исемендәге махсус премияне гамәлгә куйды. Бу хакта премьера алдыннан фондның җитәкчесе Ирина Хөснетдинова сөйләп, спектакльнең «Россия мәдәният фонды» грантына сәхнәләштерелүен искәртте.

 

 

Спектакльдән күренеш.

 

 

«Гомер моңы» спектакленең сценарий авторлары – Айгөл һәм Булат Минкиннар. Сәхнәгә исә театр артисты Эльдар Гатауллин куйган. Композиторы – Ильяс Камал, рәссамы – Сергей Рябинин. Театрның ун артисты бер-бер артлы шагыйрьнең балачак елларын, үсмер чагын, Казанда укыган елларын, редакцияләрдә эшләгән дәверне, Дәүләт Советы депутаты буларак республикабызның язмышы хәл ителгән вакытта кыю итеп үз сүзен әйткән вакытларны күз алдына китереп бастыра. Иң истә калган мизгелләрдән – шагыйрьнең әнисенә булган җылы хисләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраган сәхнә. Спектакльдә шагыйрьнең әнисе балаларын мәгърифәтле итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләүче татар хатыны буларак олылана. Бер сәгатьтән чак кына арткан спектакльгә авторлар артык күп мәгълүматны – тормышын да, лирик җырларын да, төртмәле шигырьләрен дә һ.б. дыңгычлап тутырган дигән тәэсир кала. Яшьлекләре белән, әллә Роберт Миңнуллин иҗатын тирән аңларга вакыт җитенкерәмәгәнгә, шагыйрь образын ачарга осталыклары җитмәгән сыман тоелды. Өзектөтек күренешләр әдәбиятыбызда үз йөзе булган шагыйрьне, ни кызганыч, күз алдына китереп бастырырлык түгел. Яшьләргә спектакль иҗат иткәндә геройның бер-ике төп сыйфатын алып, шулар тирәсендә әйләнәсе калган. Гомумән, берничә кеше бер сценарийны ничек итеп яза икән ул?! Әлеге спектакльне сәхнәгә куючыны авыз тутырып режиссер дип әйтү дә әллә ничек яңгырый. Режиссер булыр өчен, җәмәгать, кем әйтмешли, өч пот тоз ашау кирәк иң элек. Аннан соң да әллә режиссер булып өлгерәсең, әллә – юк. Роберт Миңнуллин кебек олы шәхесләрнең тормышларын, иҗатларын сәхнәгә күтәрүне ник үзе кебек тәҗрибәле, азау теше ярган, исеме танылган чын режиссерларга йөкләмәскә?! Фонд җитәкчесе Ирина Хөснетдинова әйткәнчә, бу спектакль Татарстан, Башкортстан буйлап йөрсә, Мәскәүгә барып җитсә, иҗаты белән якыннан таныш булмаган тамашачы ай-һай нәрсә дә булса аңлармы икән?

 

Ә бит кирәк шагыйрьләребезгә багышланган спектакльләр. Премьера көннәрендә зал тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Яраткан шагыйрьләрен сагынып, ашкынып килгәннәр. Кызы Таңсылу Сабирова спектакльдә консультант буларак катнашкан. Телевизион клиплардагы ише бер-берсен тиз алыштырган күренешләргә аз булса да мәгънәне һәм җылылыкны ул керткән, мөгаен. Таңсылу Сабирова иҗатчыларга да, тамашачыларга да рәхмәтен җиткерде: «Беренче рәхмәтне тамашачыга – шагыйрь Роберт Миңнуллинның иҗатын яратучыларга әйтәбез. Ул сезнең өчен иҗат итте, ул сезне яратты, ул сезнең өчен яшәде, сезнең өчен дип иҗади мирасын калдырды. Гомерләр үтә икән ул, шагыйрь вафатыннан соң да 6 елга якын вакыт узып бара, ләкин без аны хәзер дә үз арабызда тоябыз. Аның исеме, иҗаты яши – «Гомер моңы» спектакле моңа тагын бер дәлил... Бик үзенчәлекле, урыны белән катлаулы, ләкин бик мавыктыргыч, кызыклы спектакль килеп чыккан... Бүгенге көндә әдәбиятка яшьләрне җәлеп итү – авыр эш. Шулай театр аша, яңа формалар эзләп, без олуг шәхесләребез белән, шул исәптән Роберт Миңнуллин шәхесе белән, аның иҗаты белән яшьләребезне таныштыра алабыз икән, миңа калса, бу – безнең уртак зур җиңүебез. «Гомер моңы» спектакле, тормышта нинди борчулар, нинди мәшәкатьләр, югалтулар булуына карамастан, яктылык, яхшылык, ихласлык һәм чын мәхәббәт барына тагын бер дәлил булды. Ул яктылык, ул яхшылык һәрберебезнең күңел түрендә яши – аны бары тик таба белергә кирәк һәм шуңа таянып яши белү мөһим. Роберт Миңнуллин нәкъ шулай яшәде. Ул тормышның сикәлтәле юллары аша узса да, соңгы көнгә кадәр саф йөрәкле, чиста самими бала күңелле булып кала алды».

 

 

 

Театр фойесында фотосурәтләр күргәзмәсе.

 

 

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Роберт Миңнуллин белән бергә эшләгән елларны искә алганда җылы хатирәләре белән уртаклашып, әдипнең беркемгә дә иярмәвен, мөстәкыйль фикер йөртүен ассызыклап үтте. «Роберт Мөгаллим улы турында кем нәрсә куйса да, уңышлы булып чыгачагына һичбер шигем юк», – дип төгәлләде ул сүзен.

 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм дә вакыйганың мөһимлеген искәртеп узды.

 

Чыннан да, шагыйрьләребезнең иҗатын олы сәхнәләргә күтәрү зарурлыгы көн кебек ачык. Әмма каләм ияләренең иҗатына тиң булсын иде ул спектакльләр. К.Тинчурин театрында, Дәрдемәндкә багышлау дигән булып, артистлар тамаша буе сәхнә буйлап таш тәгәрәтеп йөргәч тә тамашачы яртысыннан ташлап кайтып киткән иде. Андый хәлләр бүтән кабатланмас дип ышанасы килә.

 

Никадәр мактасалар да, «Гомер моңы» спектакленең премьерасыннан фойедагы фотосурәтләр күргәзмәсе генә җылы булып хәтерләргә уелып калды…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру