Юл йөргән – дөнья күргән

Анталиядәге Татарстан мәдәният җәмгыятендә очрашу. /Р.Минһаҗ фотосы
Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек күрешә килер, ди халкыбыз. Өч ел диңгезне төштә генә күреп, кемдер әйтмешли, чит ил паспортым кыз килеш картаеп бетә инде, дип зарланып йөри идем. Ниһаять, мөмкинлек туды да, Урта диңгез буйларын урап, комында кызынып кайттым. Ялга җыенганнарга хәзер үзем киңәш бирә алам.
Октябрь уртасында Төркиянең Урта диңгез (төрекләр, Ак диңгез, ди) буенда урнашкан Алания якларына бару хәерлерәк, анда җылырак, дип үгетләсәләр дә, Анталия тарафы да (Кәмәр микрорайонындагы Чамюва бистәсен әйтүем) кызынырлык, коенырлык икән. Әле җитмәсә, күрше отельдә тукталган дуслар белән күрешкәч, 14 октябрьдән соң Төркия курортларына юллама-билет алганнарга шактый сизелерлек ташлама ясалганын белдем. Гадәттә, байтак кеше инде килеп терәлгәч, ялы җитәрәк кенә юллама ала. Болар ярты ел алдан, апрель аенда ук 10 көнлекне алып куйган икән (булмады инде кызыл ыштан киеп). Нигә Анталия, Кәмәр дисәгез, бу тараф гадәттә комлырак, суга керү уңайлырак. Без истирахәт кичергән Чамюва мәхәлләсенең яр буйлары ком вә чуерташтан гыйбарәт. Алания якларында еш кына эре-эре ташларга яки бетон плитәләргә тап буласың. Иии, бу юлы диңгездә колач җәеп йөздем, яр буйларын тәпи-тәпи йөз кат урадым. Кем әйтмешли, уңга – бер чакрым, сулга – бер чакрым. Табан астына чуерташта йөрүдән дә яхшырак массаж юктыр, мөгаен. Мескен аяк көн буе «тоткынлыкта» ич. Оек, йон оекбаш киясең. Кыш көне – калын, авыр ботинка. Авылга кайтсаң, дачага барсаң, киез итек кими чара юк. Монда бистә урамнарында рәхәтләнеп яланаяк йөрергә мөмкин. Аяк асты чиста, саз-мазар түгел, коры. Әллә шампунь белән юалар инде: тузан туздырып йөрүче бер араба-машина күзгә чалынмый.
Хөрмә, әфлисун, анар-гранат агачлары күз алдында үсеп утыра. Берничә төштә ташландык дип әйтимме, кисеп ташланган, туралган әфлисун агачларына (ботакларында пешкән, җитешкән сап-сары әфлисуннар) тап булдым. Эчтәрәк анар агачлары кочак җәеп чакырып тора. Тик ул җәннәт җимешләренең күбесен кошлар авыз иткән бугай: кабыгы ачыла башлаган, я яртылаш буш. Әллә кереп, җыеп чыгыйммы дисәм, бердән, билдән югары куе үлән аралап, сукмак саласы була; икенчедән, иң мөһиме: хуҗасы килеп чыгып, нишләп йөрисең анда, дип кычкырса?! Тукай әфәнденең «Су анасы» поэмасындагы малай, «я иясе юктыр диеп тими башладым», дигәнме әле?! Алла сакласын! Анар кыйммәт түгел: базарда бер килосы ике доллар торса, азык-төлек кибетләрендә доллар ярым чамасы. Ягъни өч долларга ике кило анар алып була.
Әле өч-дүрт ел элек биредә бер лира җиде сум-рубльгә бәрабәр иде. Бүген бер лира – плюс-минус 2,5 сум тирәсе. Инфляция, кыскасы. «Бездә ун урынына, анда унбиш шпион» дигән кебегрәк инде бу. Әйтик, элек халык, арзанрак дип, Анталиядән кием-салым алып кайта иде. Хәзер безнекедән әлләни аерма юк. Миңа, мәсәлән, ике күлмәк сигез мең сумга төште. Дүрт меңгә Казанда да затлы гына күлмәк алып була.
Көнкүреш ягыннан тагын нәрсә әйтим: отельдә ашау-эчү мулдан, тик исраф күп. Бу халык ничек туймый икән: диңгез буена алып төшеп тә, бүлмәләренә чанта-пакетларына төяп алып менеп тә тәгам җыялар. Ризык, яшелчә, җиләк-җимеш күп төрле. Ит, балык та аз түгел. Шунда балачакта укыган «Белмәмеш маҗаралары» искә төште. Анда бер утрауга бәндәләрне җыялар да, көн буе ашаталар. Болар – бичаралар, лыкынгачы ашый торгач, бер айдан соң сарыкка әверелә... Монда шулай, чама белми бер-ике ай туклансаң, билләһи, тегеләр сыман сарыктай бәэлди башлавың ихтимал.
ТАТАРСТАН МӘДӘНИЯТ ҖӘМГЫЯТЕ
Анталиягә кил дә, үзебезнекеләрне күрми кит, ди. Булмас андый хәл, дип килгәннең икенче көнендә үк Анталиядәге Татарстан мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Гөлназ Җиһангировага шылтыраттым. 15 октябрь көнне очрашырга сөйләштек. Гөлназ ханым: «Шәһәрдә берничә йөз татар яши, активны җыярмын; үзең эшли торган «Мәдәни җомга» газетасы, кызыксыну-эзләнүләрең турында сөйләрсең», – диде. Җыелуның тагын бер сәбәбе бар булып чыкты. 14 октябрь – Анталиядә яшәүче, ике дистә еллап шунда авукат (адвокат) булып эшләүче Арча егете Фәнис Зыятовның дөньяга килгән көне икән. Кызы Гөлназ янына кунакка килгән якташым, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да шунда булып чыкты.
– Нинди проблемалар күтәрүебезне беләсегез килсә, укыгыз, – дип, мин әүвәл җыелган активка бер кочак «Мәдәни җомга» газетасы бүләк иттем. Шушы көннәрдә юбилеебызны – газетабызның 30 еллыгын үткәрергә җыенуыбызны сөйләдем. Соңгы вакытта халык авыз иҗаты белән кызыксынып китүемне – татар халык мәкальләрен сүтеп җыярга тырышуымны, бигрәк тә мәкальләрдә очрый торган, хәзер мәгънәсе онытыла төшкән сүзләрнең мәгънәләрен эзләвемне бәян иттем. Остазым, мәрхүм әдәбият галиме Йолдыз Нигъмәтуллинаның нинди зур акыл иясе икәнен беләләрме икән дип, профессорның уртачыл мәдәният буенча эзләнүләре – барча кешелек өчен ышанычлы котылу юлы булуын аңлатырга тырыштым. Җир шарындагы конфликтларның бер җитди сәбәбе шул: без һаман халыклар арасындагы аермалыкларны эзлибез. Югыйсә, мәдәниятләр арасындагы охшашлык-уртаклыкларны, бердәйлекләрне эзләргә, барча халыкларны да канәгатьләндерерлек алтын урталыкны табарга тырышырга кирәк. Билгеле, бердәйлек – бер үк дигәнне, тиңдәшлекне аңлатмый. Тиңдәшлек фәкать бер милләт эчендә генә була ала. Анда да әле дини, сәяси үзенчәлекләр булырга мөмкин һәм бу табигый да.
Сүз уңаеннан, актив дигәнебез – Гөлназ үзе, татар мәдәнияте җәмгыятен оештыручыларның берсе Фәнис Зыятов, аның туганнан туган сеңлесе Ләйсән Зыятова, Айсылу Ясәвиева һәм Венера Нәҗмиева. Гөлназ биредә музыка укыта, Венера математикадан онлайн дәресләр бирә икән. Ләйсән белән Айсылу бераз соңрак килгәч, аларның ни-нәрсә белән мәшгуль булуын сорарга өлгерә алмадым. Мөгаен, ял-туризм мәркәзе булган шәһәрдә эш урыны табу ансат түгелдер. Хәер, эш урыннары булмаса, кала халкы 2,5 миллионга җитмәс иде.
ЧАМЮВА
Без истирахәт чиккән Чамюва бистәсендә җәйләрен берничә дистә мең чамасы кеше була дигәннәр иде. Бу сан шактый күпертелгәнгә охшаган. Хәер, җәй көне шәт шулайдыр. Кыш айларында хезмәт күрсәтү өлкәсе тарайгач, билгеле, монда тормыш рәвеше, хәрәкәт күпкә акрыная. Шуңа күрә дә бистәдә бер генә мәчет эшләве гаҗәп түгел. Җомга көнне, җитди сәбәпләр чыгып, мәчеткә, җомга намазына барып булмады. Шимбә көнне теләгемә ирештем, эзләп таптым. Урынын яхшы белгән кешегә ярты сәгатьлек юл икән.
Мәчет имам-хатыйбы Сөһәйел Төрекмән Гыйрак төреге булып чыкты. Төркиянең Урфа шәһәрендә мәдрәсәдә укыган, коръәнхафиз дәрәҗәсенә ирешкән мөлаем гына мөселман кардәшебез. Унлап баланы җыеп дин сабагы укыткан мәле иде. Балаларга ял биреп, бераз сөхбәтләшеп алдык. «Гадәти көннәрдә намазга 30-40 кеше килсә, җомга көннәрендә 300дән артык кеше җыела; беренче, икенче кат та тула, мәчеткә сыймаган халык ишегалдында укый. Кыш айларында да шушы чама халык йөри», – дип сөйләде ул. Имам-хатыйб булып эшли башлавына 12 елдан артса, монда җиденче елын эшләве икән.
Бездән берәр нинди аерма күрдегезме дисәгез, имам яланаяк йөри иде. Җылы як булгач, моңа әлләни әһәмият бирмиләр, күрәсең. Хәер, миңа калса, намаз кылганда «Амин!» дип кычкырып әйтүнең дә бернинди зыяны юк. Бәлкем мин ялгышамдыр: намаз кылучыларны берләштерә торган шәй бит бу. Әнә чеченнар җыелышып, кычкырып зекер әйтә. Тәравих намазларын кычкырып, көйләп уку да берләштерү ягы белән әһәмияткә ия, минемчә. Без-мөселманнарда хор белән җырлау Көнбатыш йогынтысы нәтиҗәсе дип санала инде. Югыйсә, хор белән җырлау шул бердәйләштерү моменты белән мөһим дип уйлыйм. Сер түгел, кайбер сәнгатькәрләребез хор белән җырлауга тискәре карый. Янәсе, чиркәүдә җырлауга охшаган. Үгез булмагае, чурт булсын, балаларга сөт булсын, дигәндәй, нигә әле берләштерүгә хезмәт итә торган мондый шәйләрдән баш тартырга?!
ХАЛЫК ПЛЯЖЫ
Чамюва бистәсендә күзгә ташланган иң гыйбрәтлесе нәрсә булды дисәгез, халык пляжы дияр идем. Яр буенда 400- 500 метр чамасы озынлыкта, бер гектардан артык мәйданда махсус җиһазландырылган урын бу. Мәтәлчек атып уйнарга, шаярырга теләгән балаларын иреккә куеп, ял итәргә теләгән яшь әти-әниләр өчен – ямь-яшел чирәмлек; кызынып ятарга теләүчеләр өчен – ятаклар, ит кыздырып ашарга теләгәннәр өчен – мич рәвешендә ясалган шашлык пешерү урыннары, тамагы ачкан, сусаганнар өчен – өстәл-урындыклар, ашамлык, эчемлек сата торган кафе; баскетбол, волейбол, теннис уены уйныйк дигәннәр өчен көйләнгән мәйданчыклар – барысы да бар биредә. Россиянең өченче башкаласы исемен дәгъвалаган Казанда мондый пляжлар кайчан барлыкка килер икән?!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА