Журнал «Безнең мирас»

Гореф-гадәт, бәйрәмнәр асыл мәгънәгә ия

 

 

М.Захаров фотосы

 

 

Гасырлар дәвамында формалашып, һәр чорга яраклашып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән милли йола һәм бәйрәмнәр халык өчен бик кадерле була. Чөнки алар буш урында барлыкка килмәгән. Алар гаилә, кавем һәм милләтнең борчукайгылары, шатлык-куанычлары, өметхыялларына нигезләнгән. Әлбәттә, аерым бер төбәккә хас ниндидер үзенчәлекләр булырга мөмкин, әмма алар эчтәлекне баета, ямь генә өсти, ягъни рухи асылын үзгәртми. Рухи мәгънәләр – һәр йоланың алтын баганасы! Шуңа күрә бүгенге заманда йола-бәйрәмнәрне оештырганда аларның асыл мәгънәсен саклау һәм халыкның зәвыгына зыян китермәү мөһим.

 

Элек-электән җәмгыятьтә бәйрәмнәрнең өч төре яшәп килә: алар – гаилә, традицион милли һәм дини бәйрәмнәр.

 

ГАИЛӘ БӘЙРӘМНӘРЕ

 

Бүген әби-бабаларын искә алып, нәсел шәҗәрәсен төзү-төзетүчеләр күп. Туган-кардәшләрне җыеп Коръән мәҗлесләре уздыру, яңа туган сабыйга шәригать кушканча исем куштыру, мәрхүм булган кешене соңгы юлга озатканда дини йолалар җиренә җиткереп үтәлә икән, димәк, алар әлеге гаилә өчен бик тә кадерле.

 

Олылап, киләчәккә зур өметләр баглап үткәрелә торган туй-никах йоласы һәр гаилә өчен дә әһәмиятле. Никах – «ант-вәгъдә» дигән сүз ул. «Риза булып бардыңмы?» дигәндә, ир-ат белән хатынкыз: «Шушы кеше белән гомерем буе никахыма тугры яшәргә ризамын», – дип вәгъдә бирә. Никах-туй йоласының барлык өлешләрен дә үтәп чыгарга тырышу һәр әти-әни, кияү һәм килен өчен бик әһәмиятле тормыш мәктәбе булып тора. Әлегә кадәр бер-берсен белмәгән егет белән кыз таныша. Инде өйләнешергә ният кылгач, туйга әзерлек эшләре барышында никадәр яңа хис, киләчәккә якты өмет тойгылары кичерә алар. Иң әүвәл әти-әни, әби-бабай, туган-тумача каршында җаваплылык тою мөһим булса, икенчедән, барлык туганнарны җыйнап, никах йоласын үтәп, күңелле бәйрәм үткәрәсе бар. Шушы авырлыкларны, борчу-мәшәкатьләрне кулга-кул тотынып үткән килен белән кияү тормыш итәргә, тулы җанлы гаилә корырга тулысынча әзер була диярлек. Әти-әниләренең тормыш итү алымнары акрынлап яңа яшь гаиләгә күчә. Туй-никах йоласы әле тагын күп төрле горефне үз эченә ала. Әйтик, «кыз сорау», «кыз озату», «килен төшерү», «яшь килен чәе» һ.б. хәзер дә һәр гаиләдә диярлек бик теләп үткәрелә.

 

Гаиләдәге икенче зур бәйрәм – бәби туе. Гаиләнең уртак мәхәббәт җимеше булып сабый туа. Һәркем, дулкынланып, бәби туена әзерләнә. «Кендек сәдакасын» түләп, бәбине өйгә алып кайталар. Яңа туган бала – Аллаһы Тәгаләнең бүләге ул, диелә динебездә. Бала тугач кияү белән килен әти-әни була. Нинди зур шатлык, син инде яңа туган балаң өчен дә яши башлыйсың. Белсәгез иде сез бәби тугач әти-әни, әби-бабайның ничек шатланганын! Чөнки шушы якты дөньяда үзенең нәселен калдыру өчен яңа кеше туа:

 

– бу бала бик көчле, кодрәтле – күрәсезме, ул күпме кешене аякка бастырган;

– бу бала бик кунакчыл, юмарт – күрегез, нинди бай табын әзерләп күпме кунак чакырылган;

– бу бала бик иркә, назлы – күрәсезме, аны күпме кеше ярата, янында йөгереп кенә йөри, ә күпмесе аның өчен җанын бирергә дә риза. Бу инде бәйрәм итү өчен иң зур сәбәп булып тора.

 

 

«Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев.

 

Пәйгамбәребез әйткән: «Бала тугач, бүләкләр бирешегез, кунак чакырыгыз, ул бер-берегезгә мәхәббәтне, дуслыкны арттыра», – дигән. Шуңа да туганнар күчтәнәч алып бәби туена килә. Бу бүләкләү йоласы «бишек бирнәсе» дип атала. Элек-электән яңа туган баланың сау-сәләмәт булуы әнисенең ничек туклануына бәйле саналган. Мәсәлән, Оренбург, Әстерхан якларында «майболамык» әзерләп ашатканнар. Пенза, Саранск ягында «сөтлаш», «чумар» пешергәннәр. Казанлылар «әлбә» белән сыйлаган. Бала тугач та, бу тормышта ачы хәсрәт татымасын, бәхетле яшәсен өчен, авызына бал-май каптырганнар. Бу йола «бала авызландыру» дип аталган. Баланы кем авызландырса, янәсе, бала шуңа охшый икән.

 

Бала туды – аны җәмгыятькә файдалы, әби-баба догасына тугры шәхес итеп тәрбияләп үстерәсе генә калды. Алда никадәр борчу-мәшәкатьләр көтә. Әмма әти-әни һәрвакыт уяу, сакта, аларны якты киләчәккә өмет яшәтә. Авырлыкларны җиңеп, уңышларга куанып яшәгән кешенең гаиләсе генә бәйрәм ясарга вакыт таба.

 

Гаиләдә бәйрәм ясау өчен сәбәпне һәрвакыт табарга кирәк. Бу бик мөһим! Шундый гаилә бәйрәменең тагын берсе – туган көн. Татар фольклорында ни сәбәпледер туган көнне билгеләп үтүгә кагылышлы йола үрнәкләре юк. Булганмы ул элек, юкмы? Әмма бүген туган көнне билгеләп үтү бик әһәмиятле санала. Һәр кеше гомере үтә барган саен үзенең башкарган эшләренә, кылган гамәлләренә бәя бирә, уйлана, нәтиҗә ясый. Әгәр инде син шушы уңышларыңны, гамәл-нәтиҗәләреңне гаиләң, туганнарың, хезмәттәш дусларың белән дә уртаклашсаң, аларның фикерен, сиңа биргән бәясен олы мәҗлес алдында ишетсәң, син инде тагын да канатланып китәсең, яшәвеңнең мәгънәсен аңлыйсың. Бу бик күркәм сыйфат.

 

Мәетне соңгы юлга озату йоласына да тукталыйк әле. Кеше әлеге йоланың тормышта әйтеп бетергесез әһәмиятле икәнен үзенең иң якын кешесен югалткач кына аңлый башлый.

 

Беренче карашка, мәетне зиратка илтеп җирлисең дә эш бетте кебек. Шулай гынамы икән? Үлем-китем һәр гаиләгә төрлечә килә, төрле шартларда үтә. Ләкин төп кагыйдәләр бер үк. Мәет янында төп йортта Коръән укып төн куну, юып, кәфенләп соңгы юлга әзерләү, туганнар, күршеләр, дуслар, хезмәттәшләрнең мәрхүм белән саубуллашуы, иң якын кешеләренең колаша күтәреп ишегалдыннан чыгып китүләре, зиратта ләхет алып олылап җирләүләре – соңгы юлга озату йоласының һәркемгә дә күренеп торган өлешләре. Әмма әлеге йоланың рухи ягы тагын да әһәмиятлерәк. Яшүсмер чакта шундый күренеш истә калган. Туган авылымның бер мөхтәрәм кешесен авыл урамы буйлап туганнары, күршеләре, авылдашлары зиратка алып бара. Колашаның дүрт сабыннан әзмәвердәй дүрт улы күтәргән. Аларны алыштырырга кияүләре, оныклары әзер тора. Капка төбендә торган апалар: «Нинди бәхетле кеше!» – дип сөйләшеп калды. Әлеге сүз гомерем буена хәтердә сакланды, аның чын мәгънәсен мин соңрак аңладым. Сүз дә юк, беркемне дә вафатыннан соң җирләми калмыйлар. Әмма сине балаларың, күршеләрең, хезмәттәшләрең олылап туй ясап озата икән, бу синең яшәвеңнең мәгънәсе түгелмени? Мәетне озатканда кайберәүләр елый. Ләкин бу елау кызгану түгел, ә мәрхүмне олылап, саубуллашып, ихтирам итеп елау. Безнең татарда барлык туган-тумачаны чакырып, мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын, елын олылап Коръән укып искә алу кебек искиткеч күркәм гадәт бар. Татар кешесе, нинди генә зәхмәт чире килсә дә, әлеге гореф-гадәтне җиренә җиткереп үтәргә тырыша, ниятләп Коръән ашы укыта, корбан чала. Бу – минем милләтемнең һәркем сокланырлык горурлыгы.

 

ТРАДИЦИОН МИЛЛИ БӘЙРӘМНӘР

 

Традицион милли бәйрәмнәр дә шул ук максатларда барлыкка килгән һәм шул ук вазифаларны үти. Тик, гаилә бәйрәмнәреннән аермалы буларак, аларга зуррак колачлау хас. Биредә инде тулы бер милләт, илватан халкы бергәләп бәйрәм итә.

 

Тарих чоңгылына тирәнрәк төшкән саен, барлык бәйрәмнәр дә интернациональ, тамырлары бер үк икәнен аңлыйсың. Бер халыкта да «бу безнеке генә» дигән бәйрәм юк. Бары тик һәр милләт үзенә хас төсмерләр, җыр-биюләр белән шул ук бәйрәмнәрне үзләренчә исемләп уздыра. Игътибар итсәк, кешелек дөньясы ел дәвамында бәйрәмнәрне дүрт вакытта билгеләп үтә:

 

– көннең иң кыска, төннең иң озын чагы (декабрь азагы) – Нардуган, Яңа ел;

– көннең иң озын, төннең иң кыска чагы (21 июнь) – җәйге Сөмбелә, Сабан туе;

– көн белән төн тигезләшә (21 март) – Нәүрүз, Май чабу, Пасха;

– төн белән көн тигезләшә (21сентябрь) – көзге Сөмбелә, Уңыш бәйрәме һ.б.

 

Һәр халыкның милли яки дини бәйрәмнәре шушы вакытларга туры килә. Бу очраклылык кынамы?

 

Тарихка күз салыйк. Яшәү өчен иң кирәкле сәламәтлек, тынычлык, ризык тик торганда килми, аның өчен көрәшергә, Тәңредән сорарга кирәк. Бу вазифаны бары тик имчеләр, шаманнар гына үти алган. Барлык ыру-кабилә халкын бергә җыйнап, корбан чалып, келәү йоласы үткәрелгән. Зур тырышлыклардан соң, Тәңре ярдәме белән халык чирдән дә котылган, тынычлыкка да ирешкән, ризыгын да тапкан. Барлык йола бәйрәмнәренең нигезендә киләчәкне юрау, келәүләр, фал ачулар, якты өмет тора.

 

Вакыт аралыгының әһәмияте зур булган кебек, теләк теләү өчен табигатьтә уңайлы урыннар да бар икән. Теләгән теләкнең кабул булу вакыты бары тик шушы дүрт мизгелгә һәм сайлаган изге урыннарга туры килә. Мәсәлән, русларда Каравон, болгар-татарда Сабан туе, чувашларда Уяв, удмуртларда Гырон-быдтон, мариларда Семык, керәшеннәрдә Питрау бәйрәмнәре җәйге Сөмбелә вакытына туры килә.

 

Бәйрәм төрле халыкларда төрлечә аталса да, аның максаты бер үк булган: ил-җиргә иминлек, муллык, кешеләргә, мал-туарга саулык теләү. Мондый теләкләрнең әһәмиятен аңлап: «Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк», дигән халык. Борынгы бу бәйрәмнәрнең берсе дә онытылмаган, бүген дә алар шул ук вазифаларны үти. Бары тик тышкы кыяфәтләре генә заманга яраклашкан.

 

ДИНИ БӘЙРӘМНӘР

 

Дини бәйрәм көннәре – изге көннәр. Аларда кардәшләр, дусишләр белән очрашу, үпкәләшкәннәр белән дуслашу, авыруларның хәлен белешү, мәрхүмнәрне хәер-дога белән искә алу, каберләренә зиярат кылу саваплы эшләрдән санала.

 

Һәр төр бәйрәмдә катнашу ул берничә көн алдан ук үзеңә һәм балаларыңа яңа кием барлаудан, тәмле ризык пешерүдән, гаиләдә бәйрәм рухын күтәрүдән башлана. Үзең теләп катнашканда, канәгатьлек алганда, өеңә кайтып: «Аллаһка шөкер, бик матур бәйрәм булды», – дип сөенгәндә генә чын рәхәтлек туа.

 

Нинди генә бәйрәм булуына карамастан, оештыручылар, беренче чиратта, килгән кунакларга анда катнашу мөмкинлеген булдырсын иде. Бу аеруча мөһим. Кайбер очракта, оештыручыларның әлеге бәйрәмгә генә хас тәртипләр, йолаларны белеп бетермәүләре сәбәпле, әйтик, катнаш никах-туйларда, мәетне соңгы юлга озатканда, яңа туган балага исем кушканда каршылыклар килеп чыгу, Сабан туйларында ниндидер зур җитәкче килә дип, юлны ябып кую һ.б. кебек күренешләр ризасызлык тудырырга мөмкин. Соңгы елларда Сабан туенда зур уңышларга ирешкән хезмәт алдынгыларын бүләкләү, авылда, районда булган истә калырлык вакыйгаларны билгеләп үтү кебек күркәм яңа гадәтләр керде. Әмма мондый чаралар белән артык мавыкмасак иде. Чөнки җыелган халык эссе кояш яисә яңгыр астында утырып, арып бетә. Шуңа күрә оештыру мәсьәләләренә җитди карарга кирәк. Беркемне дә уңайсыз хәлдә калдырмыйча, дөрес чишелешне бары тик милли йолаларны яхшы белгән әзерлекле белгеч кенә тәкъдим итә ала. Кызганыч, бүген әлеге үтә дә кирәкле эш үз агымына куелган кебек.

 

Бәйрәмнәребез котлы-мөбарәк булсын!

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру