Ринат Гыйләҗев автор яңалыклары
-
Гореф-гадәт, бәйрәмнәр асыл мәгънәгә ия
Гасырлар дәвамында формалашып, һәр чорга яраклашып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән милли йола һәм бәйрәмнәр халык өчен бик кадерле була. Чөнки алар буш урында барлыкка килмәгән. Алар гаилә, кавем һәм милләтнең борчукайгылары, шатлык-куанычлары, өметхыялларына нигезләнгән. Әлбәттә, аерым бер төбәккә хас ниндидер үзенчәлекләр булырга мөмкин, әмма алар эчтәлекне баета, ямь генә өсти, ягъни рухи асылын үзгәртми. -
Рухың саумы, кардәшем?
Әйдәп баручы тарихчыларыбыз ханнар, дәүләтләр тарихын аеруча нечкәләп язарга яраталар. Кайсы хан ничә ел идарә иткән, кем-кемне буйсындырган? Ханнардан тыш, шушы җирдә яшәгән халык та бар бит әле. Яшәү шартлары никадәр генә авыр булса да, халыкның рухи тормышы үз кануннары буенча барган һәм бара. Ханнар, патшалар, президентлар килгән дә киткән. Хәтта дәүләтләрнең дә күбесе юк, ә халык яши.