«Бүген Казан сине сагынган…»

Бүген Казан сине сагынган,
Диварлары түгә яшьләрен.
Кайда, диеп сораганда юллар,
Иреннәрем тешләп, дәшмәдем.
Бүген Казан сине сагынган,
Диварлары түгә яшьләрен.
Кайда, диеп сораганда юллар,
Иреннәрем тешләп, дәшмәдем.
Утыз яшендә тол калып,
биш баласын аякка бастыра
алган Заһидә әбием рухына
Әй, сөлге-сөлгекәй, гомер юлдашым минем, әйдә әле сөйләшик, тавыш- өнсез генә бер сөйләшик. Үпкәләмә инде миңа, Сабантуй колгасына яшь килен бүләге итеп сине элмәдем мин, бәйгедә җиңгән атларның ялларына да сине бәйләмәдем. Матуррак сөлгеләрем бар иде шул… Матурлык китә икән ул, сөлгеләр булып тарала икән.
…Ә мин сине яратмаска булдым,
Яңартмаска булдым үткәнне.
Мәңге әрнер яраң булып калсын
Күзләреңнән сөеп үпкәнем.
1932 елда Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә, башлангыч класс укытучылары хәзерләү максатыннан, педагогия училищесы ачыла. Бөек Ватан сугышы елларында әлеге бинага Курск өлкәсенең Марьино хәрби-сәяси училищесы килеп урнаша. 1941 елда анда, төгәлрәк итеп әйтсәк, 1941 елның 8 ноябреннән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр шагыйрь Муса Җәлил дә укый. Шушы вакыйга нигезендә, педучилищеда 1970 елда герой-шагыйрьгә багышланган музей эшли башлый. Ә 2010 елда училищега (хәзер көллият) Муса Җәлил исеме бирелә.
Җанга салкын, Йөрәк никтер өши,
Энҗе күздә салкын яшь көлә.
Кочагыңа синең ташланасым,
“Аңла мине” диясем килә.
Җырчы, Татарстанның халык артисты (1981), Каракалпакстанның халык һәм РСФСРның атказанган артисты (1988) Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районындагы Камай авылында туган.
1965 елда ул – Казан музыка училищесын, 1974 елда исә Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.
1974-1975 нче елларда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында, 1975-1994 нче елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. Ул башкарган кайбер җырлар: «Туй җыры» (С.Сөләйманова сүзләре, Ш.Кашапов көе), «Кыр казлары киткәндә» (Р.Гәрәй, Ә.Бакиров), «Юатма» (Р.Харис, Р.Әхиярова), «Аккошлар» (Р.Фәйзуллин, Ф.Әхмәтов) һ.б.
Тел галиме һәм журналист Гыймадетдин Шәрифҗан улы Нугайбәк 1981 елның 13 февралендә Сарытау өлкәсенең Күзнәй өязендәге Черкели авылында туган.
1893 елда ул Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә, анда Галимҗан Барудиның яраткан шәкерте була. «Мөхәммәдия»не тәмамлагач, Г.Нугайбәк шунда ук укытучы булып кала, бер үк вакытта әдәби тел, алфавит һәм дөрес язу мәсьәләләре буенча гыйльми-тикшеренү эшләре дә алып бара.
1910 елда ул – «Башлангыч», 1911 елда – «Төрлек»,
1912 елда «Сагынмалык» исемнәре белән татар телен фәнни юнәлештә ничек тикшерергә һәм өйрәтергә дигән фикерләрен бәян иткән әсәрләрен яза.
1912 елдан – «Кояш», 1917 елдан «Эшче» газеталары редакцияләрендә эшли.
Г.Нугайбәк 1943 елның 8 февралендә вафат булды.
Шомлы, ач елларның берсендә без Бакуга гастрольгә киттек. Театр бинасында репетиция ясап ятабыз. Театрга хәрби кием кигән бер кеше килеп керде. Бик кәттә киенгән бу кеше ян-башына алтатар таккан, кулына ниндидер кара букча тоткан. Әлеге хәрби кеше, бик җитди тавыш белән:
Сагыну уты өтә йөрәгемне,
Күрешү өмете чөнки өзелгән…
Бердәнберләр, алыштыргысызлар
Хәтер дисбесенә тезелгән…
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Габдулла Тукай