Журнал «Безнең мирас»

Гәрәйләр Казан тәхетендә

 

Казан тәхетенә Сәхиб Гәрәй күтәрелә

Казан ханы Мөхәммәт Әмин үлем түшәгенә аугач та, Кырым ханы Мөхәммәт Гәрәй Мәскәү кенәзе Василий IIIгә Кырым ханзадәләренең берсен Казан тәхетенә күтәрергә тәкъдим итә[1]. Әмма олуг кенәз Гәрәйләрнең көчәеп китүеннән курка, шуңа күрә бу мөрәҗәгатькә җавап бирми. Мөхәммәт Әмин 1518 елда вафат булгач, Мөхәммәт Гәрәй Казанга энекәше Сәхиб Гәрәйне яисә Хаҗибәкне җибәрергә тырышып карый. Ләкин, Бәхтияр Ширин белән низагка кереп, ниятеннән кире кайта. Кырым-урыс документлары күрсәткәнчә, бу конфликтка Василий IIIнең дә турыдан-туры катнашы була: олуг кенәзнең йогынтысына буйсынып, Бәхтияр Ширин үзенең кызын, Гази Гәрәй угланга бирмичә, Гәрәйләрнең кан дошманы – Олуг Урда ханы Әхмәтнең улы белән никахлаштыра. И.И.Смирнов фикеренчә, 1519 елда Казан тәхетенә Шаһ Галине утыртканда да Василий III беренче чиратта Шириннәргә таяна.

Әхмәт хан торыннарының Касыймда да, Казанда да тәхет тотуы, табигый, Мөхәммәт Гәрәйнең ачуын чыгара. Шунлыктан, Кырымга Казаннан илчелек килеп, Шаһ Галидән зарлангач һәм хан тәхетенә Гәрәйләрнең берсен куюны сорагач, ул, озак уйламыйча, Идел буена Сәхиб Гәрәй энесен юллый. Бу турыда ишетүгә, Шаһ Гали тәхетне ташлап кача. Казан тәхетенә Сәхиб Гәрәй күтәрелә. Нәтиҗәдә, Мәскәү белән Казан арасында каршылык артканнан-арта бара.

 

Василий III: «Тәхеткә үз кешемне билгеләдем»

Нугай татарлары, кырымлыларның куәтләнеп китүен теләмичә, 1523 елда Кырымга яу чабалар һәм Мөхәммәт Гәрәйне үтерәләр. Кырым ханлыгының авыр хәленнән файдаланып, Василий III Казанга каршы өч хәрби экспедиция оештыра. Урыслар, Казанга барганда форпост булсын, дип, 1523 елда чик буенда Василь-город (Васильсурск) шәһәрен кора.

Бер елдан соң Казанга кузгалган яуда ат һәм су (койма-корабка утырган) гаскәрләре катнаша, аларга 20 воевода җитәкчелек итә. Чыганаклар бу вакыйгаларны төрлечә сурәтли. Урыс елъязмалары яу сәфәренең уңышлы тәмамлануы турында яза: кенәз сугышчылары хан яугирләрен тар-мар итә, Казан хакимияте, урыслар куйган таләпләргә күнеп, килешү төзергә мәҗбүр була, имеш. Василий III Польша королена язган мәктүбендә: «Җаныма ярамаган казанлыларны һәм ханны җәзалап үтерттем, тәхеткә үз кешемне билгеләдем», – дип искәртә. «Казан тарихы»[2] авторы исә яуның Мәскәү өчен аяныч бетүе хакында хәбәр итә: урыслар, хан сугышчыларын җиңсә дә, көймә-кораблар һәм дивар җимерү кораллары сафтан чыкканга күрә, шәһәрне камарга базмый. Кайту юлында урыслар ачлыктан һәм һәртөрле чирләрдән газап чигә, нәтиҗәдә, гаскәрнең яртысы гына Мәскәүгә исән-имин җитә ала. Бу фикерне С.Герберштейн да куәтли. Безнеңчә, хаклык «Казан елъязмачысы» һәм С.Герберштейн ягында булса кирәк. Югыйсә, Мәскәү, җиңгән очракта, җаны сөймәгән Гәрәйләр нәселе белән берничә ел дәвамында солых турында сөйләшүләр алып барып идемени?!

Шул ук 1524 елда Казанда хакимият алышына: Сәхиб Гәрәй хан, Кырымнан җияне Сафа Гәрәйне чакыртып, үзе башта Кырымга, аннары Истанбулга юл тота. М.Г.Худяков фаразлавынча, Сәхиб Гәрәй Кырым тәхетен алырга ният кылып шулай эшли (ул заманда мондый мәсьәләләр Истанбулда хәл ителә). Казан таҗын кигән чакта Сафа Гәрәйгә нибары 13 яшь кенә була.

 

Татарлар мәскәүлеләргә каршы шактый нык тора

Ил җитәкчелегендәге үзгәрешләргә карамастан, 1524 елгы сугышта татарлар мәскәүлеләргә каршы шактый нык тора. Алдагы 1525-1529 нчы еллар солых турында сөйләшүләрдә уза. Уртак тел барыбер табылмый. Василий III ничек тә Казанны басып алып, протекторат урнаштырырга тели; Сафа Гәрәй тигез хокуклы («туганнарча») мөнәсәбәтләрне яклый. Василийның Казанда уза торган ярминкәне Түбән Новгородка күчерү инициативасы да, ханлыкта ризасызлык уятып, ике арадагы киеренкелекне арттыра. Гәрчә, С.Герберштейн фикеренчә, ярминкәнең күчерелүе Казанга гына түгел, Мәскәүгә дә биниһая зыян сала: Әстерхан, Фарсы иле һәм Әрмәнстан базарларыннан килгән товарларның хакы бермә-бер арта, байтак товарлар бөтенләй килми башлый...

Мәсьәлә килешү аша хәл ителмәгәч, яңадан сугыш чыга: 1530 елда кенәз үзенең гаскәрен кабат Казанга «өстерә». Бу бәрелеш турында да чыганакларда төгәл, бертөсле мәгълүмат юк. Воскресение, Никон һәм Львов елъязмалары аның солых төзелеп, Мәскәүнең өстенлеге танылып, Мәскәүгә Казан ханын билгеләү хокукы бирелеп тәмамлануы турында яза. София елъязмасы һәм «Казан тарихы» хәрби экспедициянең уңышсызлыгын таный: воеводаларның үзара тынышмавы аркасында гаскәриләр олауларын һәм коралларын җуя, хәрби максатларына ирешә алмый.

Василий III солых турындагы сөйләшү барышында Казан ханнарын тәхеткә утыртуда үзенең хәлиткеч ролен тануны шарт итә, Казан тарафыннан яулап алынган коралларның кайтарылып бирелүе һәм хәрби әсирләрнең иреккә чыгарылуы хакындагы сүзен алга сөрә. Үз чиратында, Сафа Гәрәй хан Мәскәүдән Казан кешеләрен, шул исәптән сугыш әсирләрен һәм илчелек әгъзаларын азат итү, мәскәүлеләрнең кулына төшкән пушкаларны кире кайтару таләбен куя.

 

Шаһ Галине кабат хан итәргә киңәш бирәләр

Мәскәүдә әсирлектә булган Казан илчеләре олуг кенәзгә 1519-1521 нче елларда тәхет биләгән Шаһ Галине кабат хан итәргә киңәш бирәләр; «Туганнарыбыз да, Сафа Гәрәй ханның дошманнары да ошбу фәрманыңа буйсыначак», – дип ышандыралар. Василий III 1531 елның декабрендә Казан илчеләрен, Шаһ Гали белән бергә, Түбән Новгородка җибәрә; аннан кенәз В.В.Шуйский татарларга грамоталар юллый; әлеге грамоталарда олуг кенәзнең Казанга яңа хан билгеләве турында игълан ителә.

Казанда низаг чыга: 1532 елның маенда Булат Ширин җитәкчелегендәге түрә-кара Сафа Гәрәй ханны (кырымлы һәм нугай киңәшчеләре белән бергә) Казаннан куа. Әмма аксөякләр кенәздән Шаһ Гали урынына тәхеткә аның энесе Җан Галинең утыртылуын сорыйлар. Василий III бу гозергә күнә. Шул рәвешле, 1532 елның июнендә Җан Гали Казан тәхетенә утыра. Яшь ханның позицияләрен ныгытыр өчен, Василий III Җан Гали белән Сөембикәнең (нугай морзасы Йосыфның кызы) никахлашуын хуплый.

 

Тәхеттә – Җан Гали

Әмма Җан Гали Казанда бары тик 1535 елга кадәр генә идарә итеп өлгерә. Урыс-Литва сугышларында Мәскәүнең җиңелүеннән һәм Мәскәү аристократиясе эчендә арткан каршылыклардан файдаланып, Җан Галигә каршы фетнә күтәрелә. Касыйм татарларының әледән-әле нугай кәрваннарына һөҗүм итүе аркасында урыс-нугай арасы да суына, шул сәбәпле, Мәскәү утырткан Җан Галигә Нугай Урдасы тарафыннан һичнинди ярдәм күрсәтелми. Җан Гали фетнә вакытында үтерелеп, тәхеткә кабаттан Сафа Гәрәй утыра.

Җан Галине тәхеткә күтәрүчеләр дә, бәреп төшерүчеләр дә бер үк кешеләр булуы игътибарга лаек. М.Г.Худяков, И.И.Смирнов, А.Г.Бахтин һәм башка тарихчылар бу хәлләрне Мәскәү һәм Шәрык фиркаларының үзара көрәше нәтиҗәсе, дип аңлата. Әмма ул вакыйгаларның тере шаһиты Мөхәммәт Шәрәфи «Зафер намә-и вилайәт-и Казан» хезмәтендә безгә мондый хәбәр калдыра: «Чор таләп иткәнчә, илнең байлыгын һәм иминлеген, халыкның тынычлыгын һәм куркынычсызлыгын кайгырту, тынычлыкны саклау йөзеннән, гүзәл Казан шәһәренең хакимнәре, илчеләр һәм дәүләт хезмәткәрләре алмаша-алмаша, [Урыс дәүләтенә карата] дус күренергә тырышты». Ягъни, Шәрәфи фикеренчә, 1532 елда Казан аксөякләре илдәге тынычлыкны саклап калу өчен генә Мәскәү утырткан ханга баш ияргә ризалашалар, чөнки аларның «ярдәм көтәр җире булмый».

Ләкин 1535 елда вазгыять үзгәрә. Кырым ханы Сәхиб Гәрәй, Ислам Гәрәй җитәкчелегендәге фетнәчеләрне фаш итеп, Литва белән берлектә Мәскәүгә каршы яу чаба һәм Казан тәхетен җияне Сафа Гәрәйгә тапшыра.

 

Сафа Гәрәй Сөембикәне хатынлыкка ала

Сафа Гәрәй икенче идарәсе вакытында, Кырымнан тыш, Нугай Урдасына да таяна (нугайларның иң куәтле чагы була бу). Ул Җан Галидән тол калган Сөембикәне хатынлыкка ала, илнең административ бүленешен үзгәртә. Ихтимал, Казан ханлыгы составында «Мангыт йорты» һәм «Нугай даругасы»[3] провинцияләре нәкъ шушы вакытта барлыкка киләдер дә. Сафа Гәрәй хан нугай күчмәннәренә Нугай даругасының дала өлешендә көтү көтәргә рөхсәт бирә, утрак тормыш корган халык исә турыдан-туры ханга буйсына.

Казан тәхетенә ныклап урнашкач, Сафа Гәрәй хан, нугай һәм әстерхан татарлары белән бергә, Мәскәүгә берничә тапкыр яу чаба. Төп һөҗүм Түбән Новгород, Кострома, Галич һәм Муром җирләренә туры килә. Бу яулар конкрет сәяси максатларны күз уңында тота дип әйтергә нигез бар, чөнки Казан ханлыгы 1530 елның икенче яртысында Польша, Литва һәм Кырым дәүләтләренең Мәскәүгә каршы коалициясенә кушыла.

Әмма Польша-Литва «фронтында» стратегик инициатива Мәскәү кулына күчеп, 1537 елда ике арада килешү төзелгәч, Сафа Гәрәй дә, Кырым ханы Сәхиб Гәрәй аркылы, Иван IV белән солых кору турында сүз кузгата. Сөйләшүләр барышында Гәрәйләр кабат Мәскәү кенәзеннән тигез хокуклылык таләп итә. Мәскәү исә үзен Казаннан өстен күрергә тели. Шул сәбәпле, 1542 елгы сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамлана.

 

Сафа Гәрәйгә каршы фетнә оештырыла

Казан иленең 1540 еллар уртасына кадәр ни хәлдә яшәве мәгълүм түгел. Мәскәү гаскәрләре 1545 елда ханлыкка һөҗүм иткәннән соң, Казанда Сафа Гәрәйгә каршы фетнә оештырыла. Аның башында татар кенәзләре Кадыш һәм Чура Нарыйков тора. Казанга Василий III воеводалар җибәргән очракта фетнәчеләр ханны һәм утыз «кырымлы»ны урысларга тотып бирергә вәгъдә итә. Мәскәү моңа күнә. Ахыр чиктә, Казан түрә-карасы 1546 елның гыйнварында Сафа Гәрәйне «куып җибәрә» һәм, ил тәхетенә янә Шаһ Галине утыртуын сорап, олуг кенәзгә баш ора.

Әстерхан ханлыгы көчләренә таянып, Сафа Гәрәй тәхетне яңадан кайтарырга тырышып караса да, аның бу омтылышы уңышсызлыкка тарый. Ул арада, тәгаен әйткәндә, 1546 елның 13 июлендә, Шаһ Гали Казанга аяк баса. Ләкин бер ай дигәндә Сафа Гәрәй, нугай гаскәрләре белән берлектә, Казанга юл тота һәм, бу юлы максатына ирешеп, тәхеткә ия була. Шаһ Гали үзе дә, аның кайбер тарафдарлары да качып котыла; Чура Нарыйков, Бәүбәк һәм Кадыш җәзалап үтерелә.

Ул чор материаллары күрсәткәнчә, Сафа Гәрәй хан «кылыч һәм каләм» иясе, «намус һәм юмартлык» чыганагы саналган, ягъни мәгърифәтле, зирәк хаким булган.

Оппозицияне бастырганнан соң, Сафа Гәрәй янә җиң сызганып идарә итәргә керешә. Ул, урысларның 1547-1548 нче елларда оештырган яңа һөҗүменә каршы торып, дәүләтне тагын бер мәртәбә саклап калуга ирешә.

 

Ил агаларының коточкыч гамәле

Әмма 1549 елның яз башында Сафа Гәрәй хан үз сараенда кинәт вафат була. Тәхеткә аның улы, ике яшьлек Үтәмеш Гәрәй күтәрелә. Казан халкы шул вакытта, балигъ яшьтәге хан җибәрүен сорап, Кырымга хат яза. Сәхиб Гәрәй хан Истанбулда гомер кичергән җияне Дәүләт Гәрәйне Казанга хан итеп юлларга карар кыла. Әмма Госманлы мәмләкәте, Гәрәйләрнең артык көчәюеннән куркып, Дәүләт Гәрәйнең үзен Кырымга хан итеп билгели, Сәхиб Гәрәйнең исә җанын кыйдыра. Нәтиҗәдә, Казанда Гәрәйләрнең позициясе зәгыйфьләнә. Ил агалары, Мәскәү белән килешеп, Үтәмеш Гәрәй ханны урысларга тапшырырга һәм тәхеткә кабат Шаһ Галине кабул итәргә мәҗбүр булалар.

Казан үзенең котылгысыз һәлакәтенә якынлаша.

 

[1] Бу чорда Казан ханлыгы әле Кырым, әле Мәскәү хакимиятенә буйсына. – Редакция.

[2] «Казан тарихы» – 1560 нчы еллар уртасында язылган һәм Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырткан тарихи-публицистик әсәр.

[3] Нугай даругасының дала өлеше җәен нугайларга көтүлек өчен бирелеп торыла.

 

 

«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.15-19.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру