Журнал «Безнең мирас»

Яңалыклар

  • РӘШИТ ЯГЪФӘРОВ. «КӨРӘШЧЕЛӘР»

    Без бит көрәшчеләр токымыннан, Без өйрәнгән һәрчак җиңәргә. Җиңәр өчен без үләргә әзер Һәм гомергә иза чигәргә.
    🏷 Admin
  • Зөлфәт «Әгәр»

    Минме кичермәдем хыянәтне? Тукта, ичмасам, дип, йөрәгем, Тын Иделнең таң йокысын бозып, Япа-ялгыз минме йөрмәдем? Минме сыенмадым ялгыз талга, «Бу ни булды инде?» – дигәндәй. И балкыды гашыйк, ялгызак ай, Өлешенә көмеш тигәндәй!
  • КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ

    Шәех Сәгъди сөйләгән икән: бер сәфәремез вакытында, ялда, төн урталарында уянып китсәм, ни күзем белән күрим: бер юлдашыбыз бер читтәрәк, җырлапелап, шигырьләр әйтеп, күзен дә йоммастан төнне уздырды. «Бу ни хәл тагы?!» – дип сорадым. Әйтте: «Былбылларны күрдем: куактан куакка очып, аһ-зар кылалар. Киекләр таулардан әрнүле авазлар салалар. Бакалар суда иңриләр. Төрле җанварларның шаушуыннан урманнар гөрләп тора. Шундый фикергә килдем: барлык җан ияләре – киекләр, кошлар, йокламастан, зекер-тәсбих әйткән бер вакытта, минем изрәп йоклап ятуым аңкаулык* булмасмы?» – диде.
  • Миңгәр киез итеге

    Миңгәр авылы үзенең итекчеләре белән дан тоткан! Бу хакта Миңнәхмәтовлар гаиләсе музей-йорты утарындагы татар мунчасы экспозициясендә бәян ителгән. Биредә итек басуның миңгәрлеләргә генә хас технологик үзенчәлекләре һәм 6 этабы бар икән. Киез итек басу – бик зур физик көч һәм түземлек таләп итә торган эш. Бабаларыбызның борынгы һәм хәзер дә актуаль булган һөнәре белән сезне дә таныштырырга булдык.
    🏷 Admin
  • 100 ел элек татар дөньясы

    Ашау нәрсәләре белән сату итә торган рәттән узып барышлый тукталырга туры килде. Шулвакыт сөт, йомырка белән сату итүче бер абыстай янына икенче районның милициясе килде дә, абыстайның сатарга куйган йомыркаларын (1 дистә чамасы) ватып-ватып карады да, бернәрсә булмаган шикелле, авызын ерып, көлеп китте. Йомыркаларның яманмы-яхшымы икәнлекләрен тикшерү экпертиз комиссиясенең эше, шуңа күрә милициянең бу эшкә кысылуы урынсыз, баш милиция идарәсе мондый эшләргә юл куймаска тиеш.
    🏷 Admin
  • Сабам – тарихым минем

    Хәзерге мәгълүматлар күрсәтүенчә, Саба тарихы белән элек-электән кызыксынганнар. Сәмигулла Рәхимов дигән Байлар Сабасы кешесе Башкортстан якларына итек басарга баргач, аңа шунда яшәүче берәү болай дип сөйли: «Элекке Өфе губернасы Имай Карамалы авылында Мирвәли карт яшәгән. Ул Байлар Сабасы авылындагы дин әһелләре белән таныш һәм бик дус булган, һәрвакытта да алар белән элемтәдә торган. Сабага каядыр 1913 нче еллар тирәсендә килгәч, ул авыл тарихы турында кулдан язылып эшләнгән китапны үзе белән алып киткән. Бу язманың да кая киткәнлеге билгеле түгел.
  • Бөек Болгар иле

    VI гасырның 80 нче елларында Азов (Азак) буе болгарларын һәм аларга кардәш башка кабиләләрне Татар-төрки каһанлыгы үзенә буйсындыра. Ләкин бу көнчыгыш төркиләренә каршы көрәштә болгарлар, бергә оешып, кабиләләрнең зур һәм куәтле берлеген төзиләр. Бу берлек тарихта Бөек Болгар дигән исем белән мәгълүм. Болгарларны беренче булып берләштергән кеше Дуло ыруыннан чыккан кенәз Органа икәнлеге билгеле. Үз вакытында һуннарның башлыгы, дәһшәтле Атилла да шушы ыруга караган. 632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бертуганының улы Кубрат тәхеткә утыра. Аерым чыганакларда, мәсәлән, Византия тарихчысы Иоанн Никуисский елъязмасында, Кубрат чукындырыла һәм Византиядә император Ираклий сараенда тәрбия ала, дип язылган.
  • Беренче хаҗнамә авторы – Саба кешесе

    Тарихи чыганакларга караганда, 1698 елда татар әдәбиятында үзенчәлекле бер жанр – хаҗнамә барлыкка килә. 1917 елгы борылышка кадәр дә, аннан соң да, безнең көннәрдә дә бик күпләрнең әлеге изге җирләрдәге сәфәрдән алынган тәэсирләрен язу очраклары билгеле. Бу юлларның авторына да, якташыбыз Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети «тудырган» тәүге хаҗнамә дөнья күреп нәкъ 315 ел үткәч, шушы теманы дәвам итәргә мөмкинлек туды.
  • Башымнан узган эшләр

    Бара торгач, Төркиядән минем җаным тәмам сүнде, ничек булса да Русиягә кайтып үземә бер хезмәт табу кайгысы башыма керде. Ләкин минем Русиягә кайтырга бер манигъ (тыю) бар: мин әле солдатка каралмаган идем. Төркиядә калачак булсам, солдатка каралуның кирәге дә юк иде. Кайту фикере башка кергәч, ул мәсьәләне хәл кылу кирәк булды. Шул фикер башыма кергәч, мин бик зур ахмаклык эшләдем. Өченче сыйныфның имтиханнарын биреп торганда, имтиханнар беткәнне көтмичә, ике-өч имтихан калгач, пансионда укый торган Ибраһим Камалов белән без кайтып киттек.
  • Габдерахман Таһирҗановның Шәүкәт Биктимеровка язган хаты

    Китапта Сезнең Ленин ролен башкарган рәсемегезне күреп шатландык. Милләтебездән шундый әһәмиятле һәм шундый зур рольләрне яхшы башкаручы сәнгать ияләребез булуы халкыбызның мәдәният юлында бик алга китүен күрсәтә. Сезгә бу бәрәкәтле һәм мактаулы эшегездә тагын да зур уңышларга ирешүегезне чын күңелдән телимен.
    🏷 Admin
  • Җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның тууына 75 ел

    Җырчы, ТАССРның атказанган артисты (1987), Татарстан Республикасының халык артисты (1991), Башкортстан Республикасының халык артисты (2020, вафатыннан соң) Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районындагы Котлыяр исемле кечкенә генә татар авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, ул Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4 разрядлы монтер булып эшли, Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлый.
    🏷 Admin
  • Саба чәе янына күчтәнәч

    Заманында атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов «Бәрәңгедән 100 төрле аш» дигән китап чыгарган булган. Ә татар халкының андый рецептлары санап бетергесез. Кайберләре бүгенге көнгә кадәр сакланмаса да, күбесе әле дә табынга чыгып тора. Иң мөһиме һәм кызыгы – республикабызның һәр төбәгендә ул якка гына хас булган, аларның бабалары гына яратып ашаган һәм идеаль рәвештә пешерергә өйрәнгән ризыклар бар. Татарстанның урманлы районы – Байлар Сабасы да моннан читтә калмаган.
  • ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...

    Милли исем ул – халыкның рухи байлыгы. Тел белән шаяру ул – халыкның язмышы белән уйнау. Манкортлык, милләтнең юкка чыга башлавы милли исемнән ваз кичүдән башлана. Мондый кешеләрнең күпчелеге – милләтара никах резервлары.
  • Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

    Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһы Тәгалә кояш көнбатыштан туганга кадәр тәүбә кылган бәндәнең тәүбәсен кабул кылыр». Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше, пакьләнеп, Аллаһ йортыннан берсенә фарызларыннан бер фарызны үтәр өчен барса, Аллаһы Тәгалә бу кешенең адымының берсе белән хаталарын гафу итәр, икенчесе белән дәрәҗәсен күтәрер».
  • Уйладым уйның төрлесен...

    Кеше тормышындагы авыр моментлар онытылмыйлар һәм аларны искә алып сөйләү күңелле була. Чөнки син ул авыр шартларны җиңгән буласың, ә җиңү синең күңелеңне рәхәтләндерә.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру