Рухың саумы, кардәшем?
Кама Тамагы Сабан туеннан бер күренеш
Әйдәп баручы тарихчыларыбыз ханнар, дәүләтләр тарихын аеруча нечкәләп язарга яраталар. Кайсы хан ничә ел идарә иткән, кем-кемне буйсындырган? Ханнардан тыш, шушы җирдә яшәгән халык та бар бит әле. Яшәү шартлары никадәр генә авыр булса да, халыкның рухи тормышы үз кануннары буенча барган һәм бара. Ханнар, патшалар, президентлар килгән дә киткән. Хәтта дәүләтләрнең дә күбесе юк, ә халык яши. Нинди генә дәүләти берәмлекләргә керсәләр дә, үзләренчә, булдыра алганча гомер итә. Телләрен, диннәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен дә булдырганнар, саклаганнар, иҗат та иткәннәр. Биредә ханнарның, дәүләтләрнең, империяләрнең бер катнашы да юк! Шанлы Болгар дәүләте юк, ә халкы исән. Казан ханлыгы юк, шулай да халкы яши. Татар дәүләте юк, халкы исән. Халык тарихына бары тик «халык иҗаты» аша гына бәя биреп була. Ләкин аның дөрес, камил булуы шарт!
Әгәр без татарның тарихи үткән юлын тиз арада тәгаенләп куймыйбыз икән, халык иҗаты юнәлешләренең дә үткәнен, бүгенгесен, киләчәген дөрес итеп куллана алмыйбыз. Берәүләр: «Безнең тарихыбыз өйрәнелгән, җыр-бию, киемнәребез бар бит инде, ничек бар, шулай калсын», – диләр. Икенчеләре: «Татар тарихын акны-акка, караны-карага аерып куярга ярамый», – дип әйтәләр. Өченчеләре исә: «Болгар-татарның тарихи үткән юлы һәм аның мәдәнияте дөрес өйрәнелми һәм җитәрлек дәрәҗәдә халык тормышында кулланылмый», – диләр. Кем хаклы? Әлеге мәсьәлә бик катлаулы. Әйтик, язучылар, рәссамнар, укытучылар, җырчылар, модельерлар тарихчылар түгел, әмма үзләренең һөнәрләре буенча бердәнбер дөрес тарихны белергә тиешләр. Шулай булмаганда, дөрес иҗат була алмый, балалар да тәрбияләп булмый. Халык иҗаты, фольклор ул – фән. Искиткеч катлаулы, нечкә хисле фән. Аның үз закончалыклары, хокуклары, таләпләре бар. Ата-бабадан килгән шушы таләпләрне үтәмәскә хакыбыз юк, чөнки без шушы мәдәният белән бүген яшибез, балаларыбызны шул рухта тәрбиялибез. Киләчәктә сакланып калу өчен дә бары тик шушы мәдәният кына нигез булып тора ала. Бүтәнчә безнең татар дип әйтерлек бер генә үзенчәлегебез дә юк, ягъни халык иҗаты ядкярләрен барлап кую һәм аны югары дәрәҗәдә тоту, халык тормышында кулланылышын тәэмин итү ул – безнең беренче бурыч! Бу хезмәтне язуымның да төп максаты шушы сорауларга җавап табу.
Болгар-татарның гади халык тарихы, аның яшәү рәвеше әлегә кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, чөнки без үзебезнең нинди этник төркемнәрдән чыкканыбызны, хәтта дөрес исемебезне дә белмибез. Һун төркиләреме без, әллә Алтай, Урта Азия җирләрендә формалашкан Урта Азия төркиләреме? Әгәр без болгар-татарның тарихи үткән юлын халык иҗаты ядкярләре аша анализлап карасак, һун мәдәнияте белән уртак бәйләнешләр юк дәрәҗәсендә, ул бөтенләй башка – безнең рухыбызга чит мәдәният. Ә Урта Азия җирләрендә формалашкан мәдәният безгә якын, үзебезнеке. Ягъни татар халкы һуннардан, ә аның мәдәнияте Урта Азиядән килеп чыга алмый. Шул сәбәпле, халык тарихының, кигән киемнәренең, җырлаган җырларының, уен коралларының тарихи нигезләмәсе әлегә кадәр юк. Һәр этник төркем үзенчә бәргәләнә, галимнәребез – үзләренчә. Әгәр дә халык иҗатына шундый караш яши икән, без беркайчан да болгар-татарның уртак мәдәниятен торгыза һәм аны югары дәрәҗәдә тота алмаячакбыз. Шушындый тотрыклы, колачлы, бер стильдә булган халык иҗатын күченеп йөреп, күрше кабиләләрдән кабул итеп яисә яңадан булдырып кына булмый. Аның өчен меңнәрчә еллар буе бер җирдә, бер мохиттә яшәү кирәк. Шул сәбәпле, бүгенге фольклор фәнендә зур буталчыклыклар килеп туа да. Кем белән генә сөйләшсәң дә: «Татар ул – күп тармаклы зур агач, шуңа да аның халык иҗаты, мәдәнияте күпкырлы», – дип, әлеге проблемалардан котылырга телиләр. Һич юк! Безнең барлык төрки дөньяны «татар» итеп күрәсебез килә, шуңа да ул безгә күп тармаклы булып тоела. Кемнәрнеңдер теләгенә карап кына дөнья галимнәре безнең тарихны Ерак Көнчыгыш татарлары яисә Алтын Урда белән бәйләп карамый, ә Якын Көнчыгыш җирләрендә формалашып, Урта Иделдә яшәп ятучы (кем дип аталуына карамастан) болгар-татарлары дип карый. Икенчедән, Урта Азия чоры ул – искиткеч катлаулы, буталчык, тулысынча өйрәнелмәгән чор. Биредә меңәрләгән вак этник төркемнәр көн күргән. Күптөрле дәүләти берләшмәләр оешып, берникадәр вакыттан соң юкка чыккан, яңалары төзелгән, исемнәре алышынган. Ләкин һәммәсенең дә телләре, диннәре, хуҗалык итү алымнары, рухи дөньялары берүк. Нинди генә дәүләти берләшмәләргә керсәләр дә халык шул ук, үзгәрмәгән. Тарих агышында гомумтатар халкы кайсы чорда, кайсы этник төркемнәрдән формалашкан? Моны анык итеп кем әйтә ала? Тарихта үз эзләрен калдырып киткән утригур, бортас, сувар, эсегел, баранжар һ.б. күп кенә кабиләләрнең бүгенге көндә инде һәрберсенә хас булган милли йөзләренең эзе дә юк. Заманында дан тоткан шушы кабиләләр, киләчәктә яшәп калу өчен, тагын да зуррак, көчлерәк дәүләтләргә берләшкәннәр. Бөек Болгар дәүләтен төзегән кабиләләрнең барысы да шушы ук тарихи юлны үткән. Читтән бер генә дә ят кабилә килеп кермәгән, һуннар да, гәрәпләр дә, византиялеләр дә. Ә без әлегә кадәр болгар-татарның уртак милли мәдәниятен, милләтен ачыклый алмыйбыз. Болгар-татарлар кебек үк, күршеләр булып бер үк шартларда яшәгән үзбәк, төрек, төрекмән һ.б. халыклар, безнең кебек үк, төрле төркемнәрдән торсалар да, үзләрен, без төрле төркемнәрдән оешкан катнаш халык, дими бит. Өченчедән, халык санын алган саен, әлеге мәсьәлә аеруча кискен рәвештә килеп баса. Кайбер кавемнәргә безне тиз арада бүлгәләргә, юк итәргә кирәк. Ә без үзебез үк аларга шундый форсат бирәбез. Шуңа да, халыкның тарихи үткән юлын, аның исемен дөрес итеп өйрәнмибез, тиз арада тәгаенләмибез икән, без дөнья тарихында үз урыныбызны беркайчан да таба алмаячакбыз. Халык тарихын үзеңә яраклаштыру ул бер кысага да сыймый. Без – бер милләт! Безнең үз халкыбыз бар һәм аның үз проблемалары да тулып ашкан.
Туган авылым Симетбашта (Арча районы) куелган стелла
Фәнни-тарихи нигезләмә булмый торып, методика да, технологияләр дә була алмый. Алар булмагач, югары әзерлекле белгечләр, укытучылар, җырчылар, уйнаучылар, биючеләр, көрәшче әйдаманнар әзерләп булмый. Халык иҗатының рухи көчен аңлатып бирә алырдай укытучылар, җитәкчеләр, сыйфатлы, затлы сәнгатъ төрләре дә була алмый. Ягъни дөрес нигезле югары фән булмый торып, югары сәнгать була алмый.
Милләтнең иң затлы, зыялы катлавы, акылы, иманы, горурлыгы, хак юлга чыгаручысы, яклаучысы, ышанычы, өмете ул – галимнәр! Бүтән беркем дә әлеге вазифаларны үтәп чыга алмый. Гомер-гомергә ханнар да, патшалар да фикер ияләренең, галимнәрнең акылы, хикмәтле фикерләре белән исәпләшкән. Ни өчен галимнәр? Чөнки милләт язмышына кагылышлы һәр мәсьәләне дөрес итеп өйрәнеп, аны дәүләт оешмалары каршына бары тик галимнәр генә куя ала. Ә урамнан кергән Шакир абый түгел.
Менә инде йөз елдан артык тарихчы, филолог, фольклорчы галимнәребез онытылып барган халык иҗатын профессиональ өслүбтә җыйнау, барлау эше белән шөгыльләнә. Йөзәрләгән фәнни хезмәтләр, антологияләр, күптомлыклар язылган, тарих, тел, җыр, бию, кием, йола, аш-су, гореф-гадәтләр, ханнар турында төсле альбомнар, нота материаллары чыккан, укып танышу, тормышта куллану өчен фәнни чыганаклар җитәрлек. Әле һаман да эзләнәбез, язабыз, тулыландырып торабыз. Мең шөкер! Ләкин милли йөзебезне ачыклый торган шушы тупланган байлык фәнни анализланып, бүгенге халык тормышында, югары сәнгатьтә ни дәрәҗәдә кулланыла? Әлеге сорау бүгенге көндә иң әһәмиятле сорауларның берсе. Мәсәлән, хәзер Татарстанда милли мәдәният бернинди план-проектсыз, үз агымы белән яши, оештыру эшендә зур бер бушлык барлыкка килгән. Моның сәбәбе нидә? Мәсәлән, Тарих институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарих өйрәнү, фольклор материалларын җыйнау, анализлау эше белән шөгыльләнә. Бүтән проблемаларга кагылмыйлар. Ә, махсус югары уку йортларында эшләүче галимнәр бары тик Мәскәүдән килгән методикалар нигезендә генә укыталар. Шул рәвешле, татар халкының милли сәнгать төрләрен укыту, белгечләр әзерләү, аларны тормышта файдалану механизмы төшеп калган. Ягъни Татарстандагы башлангыч, урта һәм югары белем бирү уку йортларының укыту программаларында милли сәнгать төрләрен укыту өчен махсус сәгатьләр бөтенләй каралмаган, укыту өчен репертуар да, уен кораллары да, махсус хәзерлекле укытучылар да юк. Кайбер уку йортларында милли юнәлештә күпмедер эш бара, әмма ул бары тик үзешчәнлек дәрәҗәсендә генә, фәнни нигезгә куелмаган. Нәтиҗәдә, халык иҗатының иң затлы үрнәкләре белән таныш булмаган, урыс, гомумевропа укыту-башкару методикалары нигезендә укып чыккан яшь белгеч, Мәдәният министрлыгы системасына эшкә килгәч, халык белән нишләргә дә белми. Укыту методикасының төп өлешләре булган милли башкару үзенчәлекләрен, дөрес, тәрбияле репертуар, сәхнә киемен сайлый белү, милли көй озатылышын булдыру, үзеңдә, тамашачыда югары милли рух тәрбияләү, әле тагын сыйфатлы уен коралларын ясау, дөрес милли сәхнә киемен тегү технологияләрен, аларның тарихын да белми бүгенге яшь белгеч. Мондый аеруча кирәкле мәсьәләләр эшне комплекслы рәвештә югарыдан дөрес оештырып, махсус уку йортларында югары хәзерлекле белгечләр әзерләп, фән аша гына чишелә ала. Ягъни әлеге мәсьәләләрне Мәдәният министрлыгын, югары фәнне, шулай ук, махсус башлангыч, урта һәм югары уку йортларының эшчәнлекләрен (уку йортлары галимнәрен) үзара килештереп, Татарстан Дәүләт Советы, соңында Ил башы гына хәл итә ала. Чөнки, Татарстанда әлеге оешмаларның берсе дә берберләренә буйсынмый. Бу мәсьәләләр дәүләт программасына керергә тиеш! Нәтиҗәдә, дәүләт оешмалары милли мәсьәләләрнең бер генә пунктына да тулы җавап бирми булып чыга. Ягъни башта сәнгати фольклорның нигезен кору кирәк. Нигез ул – фән һәм аны гамәлгә ашыру юллары! Гади халык телендә әйтсәк, проблема менә болай тора. Болгар-татарның гасырлардан килгән думбыра, гөслә, курай, сорнай кебек музыка уен кораллары бар. Эшләнешләре начар булса да, алар бар. Халык әлеге коралларны үз күңелен күрерлек кенә ара-тирә ясый һәм уйный да белә. Ягъни әлеге проблемалар баш-аягы белән үзешчәннәр өстендә калган. Дәүләт мондый вак-төяк эшләргә катнашып торуны кирәк тә санамый. Әлеге коралларның тарихи чыганакларын фәнгә нигезләп дәлилләп, тәгаенләп куюны да, ясау технологияләрен булдырып, затлы уен коралларын ясауны да кирәк санамый, югары осталыкта уйнау методикаларын булдырып, яшь башкаручыларны укытып, тәрбияләп тә торасы юк. Нәтиҗәдә, татарның милли инструменталь сәнгате үзешчәнлек дәрәҗәсендә генә яши. Халык иҗатының тарих, тел, җыр, бию, гореф-гадәт, милли кием һ.б. юнәлешләре буенча да шушы ук проблемалар хәл ителмәгән. Теләсә ни эшләсеннәр, дәүләтнең бер эше дә юк. Дәүләт һич кичекмәстән әлеге эшләрне үз карамагына алсын иде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА