Гөлфия Билалова-Шәйдуллина: «Иҗатым – тулысынча кул хезмәте»

Гөлфия Билалова-Шәйдуллина
Гөлфия Билалова-Шәйдуллина күз явын алырдай милли бизәнү-ясану эшләнмәләре иҗат итә. Талантлы оста
белән халкыбызның милли костюмнары традицияләрен саклау һәм аларны заманча юнәлештә үстерү хакында сөйләштек.
– Гөлфия, сезне тегүче, дизайнер буларак беләбез. Нигә бу һөнәрне сайладыгыз?
– Мин Оренбургта туып үстем. Әти-әнием – укытучылар. Аларның мине табиб итеп күрәсе килде. Безнең нәселдә күбесе – укытучы яки табиб. Шуңа күрә мин ике ел медицина академиясенең әзерлек курсларында да укыдым, ләкин сырхауханәнең хирургия бүлегендә практика үткәндә медицина өлкәсендә эшли алмаячагымны аңладым. Мәктәпне тәмамлагач, кисүче-тегүче һөнәрен үзләштердем, чөнки тегү – балачактан яраткан шөгылем. Лицейдан соң да, дизайн өлкәсен сайлап, укуымны Оренбург дәүләт университеты архитектуратөзелеш факультетының «Костюм дизайны» кафедрасында дәвам иттем. Диплом яклаганда беренче коллекциямне тектем.

Хәситә. /Фотолар – Г.Билалова-Шәйдуллинаның шәхси архивыннан.
– Татар милли костюмнары темасына шул елларда мөрәҗәгать иттегезме?
– Әйе. III курста укыганда «Татар милли костюмы» темасына фәнни-тикшеренү эше язарга туры килде. «Безнең университетта бу теманың күтәрелгәне юк иде, син моны булдыра аласың», – дигәч, алындым. Фәнни конференциядә чыгыш ясап, I урынга лаек булдым. 2013-2014 елларда өлкәдәге музейларны әйләнеп чыгып, татар авылларына барып, милли кием-салым элементларын ныклап өйрәндем. Ә диплом алды практикасын Казанда, Татарстан Милли музеенда үттем.

Хатын-кыз түбәтәе, изү, алкалар
Диплом өчен тегелгән коллекциям матди яктан бик кыйммәткә төште, чөнки күлмәкләр өчен сыйфатлы тукымаларны гына сайладым. Һәм шулчак милли бизәнү-ясану әйберләре дә кирәк булачагын аңладым. Тарихи фотоларны барлагач, сәйләннәр белән чигелгән, ярымасылташлар беркетелгән хәситәләр ясадым. Университетны кызыл дипломга тәмамладым. Укуны дәвам итәргә, Калининградка барырга кирәк, дип киңәш итсәләр дә, Казанга юнәлдем. Бер ел ательеда эшләдем, аннары үз остаханәмне ачтым.
– Тәүге коллекциягезнең язмышы кызыксындыра.
– Ул коллекциям белән күп кенә дәрәҗәле конкурс һәм фестивальләрдә катнаштым. Зәвыклы итеп киенгән, милли стильдәге бизәнгечләр таккан татар, мөселман кызы образын пропагандаларга тиешмен дигән уйда булдым. Әлеге костюмнарның берничәсе хәзер дә күргәзмәләрдә, «Печән базары»нда катнаша. Мәсәлән, язын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын ачу тантанасында да күргәзмәгә куелды. Мин бүген яңа обазлар иҗат итү белән мәшгуль.

Туй түбәтәйләре
– Татарстанда һәм шул ук Оренбургта милли киемнәр, бизәнү-ясану эшләнмәләре тәкъдим итүче осталарның хезмәтләрендә аерма бармы?
– Татарстан осталары татар милли көнкүрешен, мәдәният һәм сәнгатен күңелләренә сеңдереп үскән. Һәм, әлбәттә, бу аларның кул эшләрендә дә чагылыш таба.
Мин исә бүгенге көндә борынгы милли бизәнгечләребезне өйрәнүне дәвам итәм. Эшләнмәләремдә кулланыла торган кайбер чигү техникасына авторлык хокукын рәсмиләштердем.
Милли стильдәге бизәнгечләр ясауга бик җаваплы карап, аларны тарихи экспонат мисалларына охшатып ясарга омтылам. Әйтик, яка чылбырларына ярымасылташлар – сердолик, яшма, агат беркетәм. Казан татарлары яка чылбырын көмештән, асылташлар белән бизәп ясаган. Еш кына көмеш өслеккә алтын йөгертелгән. Алар – парлы каптыргычлы, гадәттә, биш чылбыртармаклы, ә тармакларның очына матур асмалар өстәлгән. Яка чылбырын туташ һәм ханымнар күлмәкнең утырма якасын беркетеп кую һәм күлмәк изүен каплау өчен таккан. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында күлмәкне өстәмә бизәү бары тик брошка беркетеп кую белән генә чикләнгәч, кызганыч, яка чылбырлары онытылган. Хәзер алар белән кызыксынуның артуы куандыра.
Гомумән, халкыбызның зәркан бизәнү әйберләре күп. Тарихи белешмәләргә караганда, татар хатын-кызлары таккан бизәнгечләрнең авырлыгы 6 килограммга җитәргә мөмкин булган. Аларда фирүзә ташка зур игътибар бирелгән, чөнки ул бәхет символы саналган. Тәңкәле чулпылар, энҗеләр белән бизәлгән алкалар, чигүле калфаклар, бәрхеттән тегелгән изүләр... Мин иҗатымда боларның барысына да теләп мөрәҗәгать итәм.
– Сезнең сәйләннәр белән бизәлгән хәситәләрегез дә – уникаль авторлык бизәнгечләре рәтендә. Аларны еш ясыйсызмы?
– Соңгы ун елда мин бу тарихи бизәнгечнең бизәлешен елдан-ел камилләштерә бардым. Бер хәситә ясауга якынча 1-1,5 ай вакытымны багышлыйм. Иҗатым – тулысынча кул хезмәте, һәр таш, һәр сәйлән кулдан тегелә, җилем кулланмыйм. Бу хәситәләрнең гаилә ядкәре буларак сакланып, нәселдән-нәселгә тапшырылуларын бик телим.
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Иҗатыгыз уңышлы дәвам итсен!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА