«Мин бит кара карлыгач» җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Габдулла Тукай
Мин бит кара карлыгач
(Гөлшат Зәйнашева шигыре,
Шамил Тимербулатов көе)
Очыйм дисәм, канатым бар –
Мин бит кара карлыгач.
Очып килдем яннарыңа,
Бер күрергә зар булгач.
Мин бит кара карлыгач,
Канатым кыйгач-кыйгач;
Канатсыз калырмын, бәгърем,
Мин синнән аерылгач.
Китсәк икәү кошлар кебек,
Кайтып ерак илләрдән;
Бергә-бергә оя корыйк,
Үреп-үреп гөлләрдән.
Җырлыйк дисәң, сагыш тулы,
Моң тулы күңелебез.
Кирәксә, икәү бу җиргә
Моң булып түгелер
Әлеге җырның көй авторы – Шамил Тимербулатов. Композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1995, 2005), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2013) Шамил Харис улы Тимербулатов 1950 елның 25 сентябрендә Казан шәһәрендә туган. Казанның 6 нчы балалар музыка мәктәбен (1967), Казан музыка укуханәсенең баян сыйныфын (1972), Казан дәүләт консерваториясен (А.Луппов һәм Н.Җиһанов классы) (1977) тәмамлаган.
Композитор Ш.Тимербулатов күренекле шагыйрьләребез Гөлшат Зәйнашева, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангированың аерым шигырьләренә көйләр иҗат итте.
«Мин бит кара карлыгач» җыры Зөһрә Шәрифуллина репертуарында бар.
Композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1995, 2005), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2013), Казан шәһәре тумасы Шамил Харис улы Тимербулатов
Шагыйрә, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1991), 1969 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1988), Сарман районындагы Иске Теләнче авылы (хәзер Тукай районына керә) тумасы Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева
Җырчы, Татарстанның халык артисты (1997), Сарман районының Сарман авылы тумасы Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА