Яңалыклар
-
Рухың саумы, кардәшем?
Әйдәп баручы тарихчыларыбыз ханнар, дәүләтләр тарихын аеруча нечкәләп язарга яраталар. Кайсы хан ничә ел идарә иткән, кем-кемне буйсындырган? Ханнардан тыш, шушы җирдә яшәгән халык та бар бит әле. Яшәү шартлары никадәр генә авыр булса да, халыкның рухи тормышы үз кануннары буенча барган һәм бара. Ханнар, патшалар, президентлар килгән дә киткән. Хәтта дәүләтләрнең дә күбесе юк, ә халык яши. -
ТЕЛ ДӘРЕСЕ
Кайсы сүзне кеше ни өчен уйлап тапкан? Үземә-үзем кызык табып, шул хакта уйланып алам мин. Ни өчен, әйтик, безне дөньяга китергән хатын-кызны татар балалары «әни» ди? Әллә соң әни дигән сүз булмаганда, бер сабый авызын җәеп «ә-ә-ә» дип җылап ятканда, аны тапкан хатын «ни?» – дип сорагач, җылак бала, «ә»гә «ни» кушып, «әни» дип әйттеме икән? Алайса, нигә урыс балалары «мама» ди? Гаҗәеп серле нәрсә бу тел дигәнең? -
Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр
Сентябрьдә якташыбыз – Арча төбәгендә туып-үскән күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулды. -
«Авыл җырлары»
Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларында «284 т» шифры астында «Авыл җырлары» дип исемләнгән җыентык саклана. Биредә барлыгы 48 җыр теркәлгән. Җырларны 1928 елда Татарстанның Тәтеш районындагы Тархан авылында укучы Г. Тукмыева җыеп тапшырган. -
Мамык хан
Мамык хан (?-1498/1499) – Казан ханлыгының җиденче идарәчесе. Ул 1496 елның 10 сентябреннән алып шул ук елның декабренә кадәр хакимлек иткән. -
Яратудан башка – ятим без...
Татар әдәбиятында гына түгел, рус һәм дөнья әдәбиятында да хатын-кыз образы үзәк урынны алып торадыр, мөгаен. Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаган, рәссамнар гүзәл сыннар ясаган, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткән. -
Эчкерсез күңел сурәте
Бу көннәрдә Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Чаллыда яшәп иҗат итүче Татарстанның халык рәссамы Виктор Анютинның кызыклы күргәзмәсен тамаша кылырга мөмкин. Озакламый кылкаләм остасы 75 яшьлеген билгеләп үтәчәк, экспозиция әнә шул уңайдан оештырылган. -
Милли моңны саклыйк
Җыр-көйләр күңелне юата, моңландыра, тынычландыра, дәртләндерә, тормышыбызны бизи-тулыландыра. Көй көйләү кешелек дөньясында беренчеләрдән туган сәнгатьтер, мөгаен... Җыр – без сулаган һава, ашаган ризык кебек табигый ихтыяҗ. Көн туа, җыр туа... -
Сергей Аверкиев: Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы
Дәүләт һәм җәмәгать иминлеген саклау эше дә татарлар чорына барып тоташа. XIV гасыр уртасында урыс кенәзлекләренең көньяк-көнчыгыш чигендә саклану пунктлары корыла башлаган, аларны татарча «каравыл» дип атаганнар. -
«Күңел биреп тырыштык»
Күренекле галимә Тәэминә Биктимерова юбилеен билгеләп үтә. -
Яңача «Су анасы»
Казанның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрындагы «Су анасы» спектакленең премьерасы турында сүзне яхшы хәбәрдән башлыйк әле. Казанда татар фольклоры геройларына хуҗа булган, уенчыклар җитештереп сәүдә итүче бер компаниянең «Су анасы» спектакле өчен безнең «Әкият» театрын оятсызларча судка бирүе һәм һәр спектакль саен аннан акча каерырга маташуы җәмәгатьчелектә гауга куптарган иде. -
Айга кырын карама
Бәрәңгедә калий, фосфор, кальций, тимер, магний, йод, С, В1, В2, В6, РР витаминнары, фолий кислотасы, А провитамины күп. Иң кыйммәтле үзлеге - С витамины булу: кабыгы белән пешерелгән 200 г бәрәңгедә әлеге витаминның тәүлеклек нормасы бар, тик язга таба ул азая бара. Температура югары булганда, чи бәрәңгене кабыгы белән бергә угычта уалар, ярты аш кашыгы серкә кушалар, марляга җәеп, маңгайга компресс итеп куялар. -
Иосафат Барбаро*: «Татарлар гаҗәп дәрәҗәдә кыю һәм батырлар...»
Урта гасырларда бер генә дәүләт тә күп миллионлы гаскәр тотмаган. Шулай да, халык санына нисбәтле, йөзәр мең сугышчыдан торган, үзенең авангарды-арьергарды, үзәге-фланглары белән атлы һәм җәяүле гаскәрләр булган. -
Әллә хыял, әллә чынбарлык…
Игорь Кириллов архитектормы, әллә рәссаммы? Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе кыен. Казан төзелеш-архитектура институтын тәмамлагач, аны архитектор дип әйтергә мөмкин, әлбәттә. Юкса картиналарында гел йортлар ясамаган булыр иде ул. -
Фиринат Халиков: «Казанны сурәтләүдән туктаганым юк»
Быел Казаныбызның 1020 еллыгы. Шул уңайдан борынгы калабызга матур картиналар багышлаган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фиринат Халиков белән очраштык. Бүген тарихи картиналарга сорау бармы-юкмы – шуны беләсе килде.