Яңалыклар
-
Җаны сулган «Хөррият», яки Мифларны сынландыру җитми
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Пермьдә яшәп иҗат итүче скульптор Әлфиз Сабировның «Тау» дип исемләнгән күргәзмәсе оештырылгач, бер көнне галимнәр җыелышып шәһәрләребез урамнарында мифологик образларның җитенкерәмәве һәм миф, риваятьләрне гәүдәләндерү белән бәйле бүтән проблемалар турында очрашып сөйләште. -
А.М.Галимовның «История родного края и коренного села Сюльте» китабына нисбәтле түгәрәк өстәлдән фоторепортаж
Бүген «Мәдәни җомга» һәм «Безнең мирас» редакцияләре Бөтендөнья татар конгрессы бинасында төбәкче-тарихчы, А.Дельвиг исемендәге премия лауреаты Артур Марат улы Галимовның «История родного края и коренного села Сюльте» китабына нисбәтле түгәрәк өстәл утырышы уздырды. -
Шундый «...Чаклар»...
Тәмам. Ниһаять, укып чыктым. Берничә ел элек артист, режиссер, Түбән Кама театрының оештыручысы һәм директоры Рөстәм Галиев «...Чаклар» дип исемләнгән китап нәшер иткән иде. Сүзем шул хакта. -
Театр иясе Рөстәм Галиев
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының әйдаманы – Татарстанның халык артисты, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама театрына нигез салучы, драматург, актер, режиссер Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевкә 65 яшь тулды. Шул уңайдан Түбән Кама театрында бик күркәм юбилей кичәсе үткәрелде. -
ТАТАР ШТИРЛИЦЫ
Ибраһим Аганин – Бөек Ватан сугышы чорында дошман тылындагы совет разведчиклары арасыннан яшерен хәрби полициянең агентура аппаратына үтеп кергән һәм анда хәрби хезмәткәр булып эшләп китә алган беренче агент. Бу каһарман ватанпәрвәр хакындагы язмалар бик аз, аның язмышы турында, әлбәттә, мөмкин кадәр күбрәк сөйләү мөһим. -
Равил Заһидуллин: «Тарихи реконструкция җитенкерәми»
Быел Казаныбызның 1020 еллык юбилее. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия иясе Равил Заһидуллин да озакламый 65 яшен билгеләп үтәчәк. Равил Габделбәшир улы – 1990 елларда беренчеләрдән булып тарихыбызны сурәтли башлаган рәссам. Шул вакытларны искә төшерү һәм бүген иҗатының торышын белү өчен кылкаләм остасы белән очрашып сөйләштек. -
Вакыйф НУРУЛЛИН: Үзем турында үзем
Мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар вакытында миннән еш кына: «Вакыйф абый, сез узган тормышыгыздан канәгатьме? Үзегезне бәхетле саныйсызмы?» – дип сорыйлар. Мин аларга: «Узган тормышымнан зарланмыйм. Бәхетсез дип әйтә алмыйм. Булганына шөкер, канәгать. Әмма яшьлегемә кире кайтып, гап-гади укучы булып, сезнең белән бергә мәктәптә укып йөри башларга мөмкин булса, мин бик күпкә бәхетлерәк булыр идем!» – дип җавап бирәм. -
Рузанна КАЮМОВА: Гаилә
– Әни! Мин куркам! – Алинә, кызым, курыкма. Мин бит синең янда! Басма биек түгел, елга сай, тот кулымнан. Нәфисә кызын кулыннан җитәкләп, басмадан алып чыкты. Елга буе чабылган, печәне корыган иде. Алып кайтырлык инде. -
Алмазга тиң аһәңсаз
Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, композитор, музыкант, дирижер, педагог Алмаз Монасыйповның 100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды. -
Канат куйды аңа радио
Әгәр дә бер заман театрда Татарстан радиосы турында спектакль куелса, анда иң хәрәкәтчән, тынгысыз, гел афоризмнар белән сөйләшә торган персонаж, һичшиксез, Җәүдәт Дәрзаман булыр иде. Шушы кадәр кызыксынучанлыкны, яңалыкка омтылуны, Ходай аның күңеленә бу бала журналист булсын, язучы булсын, дип алдан ук салып куйгандыр, мөгаен. -
Тагын лимон инде, димә – кояшлы җимеш сихәт бирә
Лимон бигрәк тә С витаминына бай булганга файдалы дип исәпләнә. Әмма аңарда башка файдалы матдәләр дә әз түгел. -
Мөслимдә татар әдәбияты көннәре, яки Татар укып карамыйча ышанмый
26-27 сентябрьдә Мөслим районында соңгы елларда матур гадәткә әйләнгән Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелде. Быелгысының үзенчәлеге шунда: чарада катнашучы әдипләр исемлеген ТР Язучылар берлеге түгел, укытучылар һәм укучылардан сораштырып, чакыручылар үзләре тәгаенләгән. -
Рашат НИЗАМИ: Бөртекләп җыелган энҗеләр
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур премияләре лауреаты, язучы, шагыйрь Рашат Низаминың (1950-2023) 2023 елда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына «Игенче» тәхәллүсе белән тәкъдим ителгән соңгы поэмасы. -
«Мин бит кара карлыгач» җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». -
Рухың саумы, кардәшем?
Әйдәп баручы тарихчыларыбыз ханнар, дәүләтләр тарихын аеруча нечкәләп язарга яраталар. Кайсы хан ничә ел идарә иткән, кем-кемне буйсындырган? Ханнардан тыш, шушы җирдә яшәгән халык та бар бит әле. Яшәү шартлары никадәр генә авыр булса да, халыкның рухи тормышы үз кануннары буенча барган һәм бара. Ханнар, патшалар, президентлар килгән дә киткән. Хәтта дәүләтләрнең дә күбесе юк, ә халык яши.