Журнал «Безнең мирас»

Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр

 

Гариф Ахунов 1955 елда төшергән, авылдашларында сакланган фото хәзерге вакытта музей фондын тулыландырып тора.

 

Сентябрьдә якташыбыз – Арча төбәгендә туып-үскән күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулды.

 

Арча районында Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов туып-үскән Кече Өчиле авылы хәзер юк инде. Әдипнең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, 2017 елның сентябрендә элеккеге авыл урынында төзекләндерүдән соң «Ахун чишмәсе»н ачу тантанасы булган иде. Бу вакыйга турында матбугатта язмалар күп булды. Анда, без, Арча районының «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә катнаштык. Хезмәттәшем Ленар Гобәйдуллин белән Кечкенә Өчиле авылы турында материаллар өйрәнүне дәвам итәргә булдык.

 

Кайчандыр Кечкенә Өчиле утырган урынга килгәч, шушы авылда туган Фәнис Әлтаф улы Идрисов хатирәләре белән бүлешкән иде.

 

– Менә безнең авыл шушы урында иде. Биредән ат юлы уза. Менә Гариф Ахуновның туып-үскән нигезе шушы. Беренче өйләре менә монда, икенче өйләре әнә тегендә. Тоташ бер түбә астында иде алар. Беренчесе – ак өйләре. Ә монысы – кара өй. Әнә тегендәге чокыр – аларның бәрәңге базы. Гариф абыйларның өйләре искиткеч матур, ул бездән өстәрәк, елгага таба карап тора иде. Мин үземне белгән вакыттан Кечкенә Өчиледә алты гаилә яшәде. Бибинур апалардан сул як күршедә Шәйхетдин ага белән хатыны Камилә, уллары Шамил, Дәүли, кызлары Мәрьям, уң як күршедә бригадир, соңрак умартачы, Ахунҗан абыйның якын дусты Салих абый, хатыны Фатыймәттәй, аларның малайлары Шәкүр, Мансур, Гариф, кызы Зәйнәп яшәде. Болар барысы да искиткеч үрнәк гаиләләр иде. Түбәндәрәк исә Мәмдүһә апа белән Абдулла абыйлар йорты. Алар да искиткеч талантлы кешеләр! Гариф абыйлар нигезе каршында, түбәндә безнең йорт иде…

 

Безнең авыл бик матур, бөтен тирә-ягы яшеллек, чишмәләр бик күп иде. Аларның күбесе, 1990 елларда буа төзелгәч, су астында калды. Араларында бик көчле чишмәләр бар иде. Су астында искиткеч матур болыннар да калды. Без анда, атларга утырып, печәнгә еш төштек. Мин бу авылның үз Сабан туе булганын хәтерләмим.

 

Малай вакытта Рәшит Ахунов та бирегә кайтты. Без аның белән бергә уйнап үскән малайлар.

 

Гарифҗан абыйга килгәндә, ул гел нәрсәдер язып утыра торган иде. Аңа еш кына Шәһидә апа ниләрдер әйтеп яздыра иде. Алар икәүләшеп иҗат иттеләр. Гариф абый язудан туктаган арада, Казансу буена төшеп, балык тотарга яратты. Безнең кармакларга иң беренче кылны да Гариф абый алып кайтып бирде. Шулай итеп, Гарифҗан абый, җәй саен кайтып, әнисе Бибинур апа янында яшәп, иҗат итте. Әниләре 1963-1964 елларда гына Кечкенә Өчиледән Арчага, Ризван исемле улы гаиләсенә күченде. Ризван исә Бибинур апаның икенче ире Нурулладан туган улы була, – дип сөйләде ул. Фәнис гаиләсе белән Көтек авылында үзе салып чыккан өр-яңа нигездә яшәгәне турында әйтте.

 

 

Ахун чишмәсе. /Ш.Гарипов фотосы.

 

Шуннан соң без Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр яңартуны Фәниснең Көтек авылында яшәүче бертуганы Сәвидә апалар гаиләсендә дәвам иттек. Сәвидә апа безгә Гариф Ахунов төшергән фотоны күрсәтеп, сорау биргәнне дә көтмичә: «Бу фотога без 1955 елда төштек. Алда Кечкенә Өчиледә туган язучы, авылдашым Гариф абый Ахуновның улы Рәшит, аңа бу вакытта ике яшьләр булгандыр. Сул яктан беренчесе мин, Сәвидә Идрисова, миңа ул вакытта тугыз яшь. Мин 1940 елда Кечкенә Өчиле авылында туганмын. Әтием Әлтаф, әнием Бибисара «Кызыл Көтек» колхозында эшләде. Абыйларым Рафис һәм Данил солдат хезмәтеннән соң Ашхабадта яшәде. Безнең гаилә Көтек авылына 1959 елда күченде»,– дип сөйләде.

 

Сәвидә апа башлангыч сыйныфларны – Көтек мәктәбендә, җиденчегә кадәр Казанбашта укыган. «Безнең Кечкенә Өчиледә чишмәләр бик күп иде, җәй буе су буенда була идек. Гариф абыйның Гайшә апасы белән әни өчен эшкә йөргәнемне хәтерлим. Тишелеп чыкмаган урыннарга кукуруз орлыгы салабыз яки үсентеләр утыртабыз, чөгендер чүбе утау һәм башкалар. Гайшә апа бик тырыш иде, безгә дә ярдәм итте. Аларның әниләре Бибинур апа да ярдәмчел иде. Әти-әниләр авылны бик сагынып яшәде. Бу фотода минем янда Әминә апа, ул хәзер Арчада яши. Ул миннән өч яшькә олырак, авылыбыз турында ул күбрәк тә хәтерлидер. Ә уң якта Гөлшәһидә апаның апасының кызы Наилә. Алар Казанда яши, Гариф абыйларга ияреп кунакка кайта иде. Ул Рәшитне бик яратты, гел аны ияртеп йөртте. Ул соңыннан бик дәрәҗәле табиб булды, ләкин безгә аралашырга туры килмәде. Бу фотоны музейга бүләк итәм», – дип балачак елларын искә алды Сәвидә апа.

 

Арчада яшәүче Әминә Әсхәдулла кызы белән очрашкач, әлеге «фотоны Гариф абый төшергәндер, ул фотога төшерергә ярата иде», дип, истәлекләре белән бүлеште.

 

Кечкенә Өчиле авылында яшәгән берничә кеше белән очрашу вакытында гына да күпме яңалык белдек, истәлекле фотога юлыктык. Авыл белән бәйле тарихи истәлекләр киләчәк буыннар өчен файдалы булыр.

 

2017

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру