7 октябрь 2025 яңалыклары
-
«Мин бит кара карлыгач» җыры
«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». -
Рухың саумы, кардәшем?
Әйдәп баручы тарихчыларыбыз ханнар, дәүләтләр тарихын аеруча нечкәләп язарга яраталар. Кайсы хан ничә ел идарә иткән, кем-кемне буйсындырган? Ханнардан тыш, шушы җирдә яшәгән халык та бар бит әле. Яшәү шартлары никадәр генә авыр булса да, халыкның рухи тормышы үз кануннары буенча барган һәм бара. Ханнар, патшалар, президентлар килгән дә киткән. Хәтта дәүләтләрнең дә күбесе юк, ә халык яши. -
ТЕЛ ДӘРЕСЕ
Кайсы сүзне кеше ни өчен уйлап тапкан? Үземә-үзем кызык табып, шул хакта уйланып алам мин. Ни өчен, әйтик, безне дөньяга китергән хатын-кызны татар балалары «әни» ди? Әллә соң әни дигән сүз булмаганда, бер сабый авызын җәеп «ә-ә-ә» дип җылап ятканда, аны тапкан хатын «ни?» – дип сорагач, җылак бала, «ә»гә «ни» кушып, «әни» дип әйттеме икән? Алайса, нигә урыс балалары «мама» ди? Гаҗәеп серле нәрсә бу тел дигәнең? -
Кечкенә Өчиле авылы турында истәлекләр
Сентябрьдә якташыбыз – Арча төбәгендә туып-үскән күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулды.
