Яңалыклар
-
Фиринат Халиков: «Казанны сурәтләүдән туктаганым юк»
Быел Казаныбызның 1020 еллыгы. Шул уңайдан борынгы калабызга матур картиналар багышлаган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фиринат Халиков белән очраштык. Бүген тарихи картиналарга сорау бармы-юкмы – шуны беләсе килде. -
Телләр төрле, теләкләр бер
Татарстан радиосына багышланган сәхифәнең моннан алдагы чыгарылышын дикъкать белән укыган кешенең исендәдер: 1958 елда легендар җитәкче Михаил Долговның инициативасы белән «Идел белән Урал арасында» исемле радиожурнал дөньяга ярала. Аның тәкъдимен милли автономияле республикаларның барысында да хуплап каршы алалар. -
Адилә Айда: Төркиләрнең борынгы бабалары
Рим кемнәр тарафыннан һәм ничек корылган? Ике сорауга да җавап бирергә тырышып карыйк. Рим шәһәренең корылуы турында бүгенге трускологларның да, борынгы тарихчыларның хезмәтләрендә дә каршылыклы фикерләр күп. Ни өчен? -
Бала туган телен өнәмәсә...
Баланың, яшүсмернең рухын дөрес тәрбияләү – катлаулы гамәл: ул әти-әнинең акыллы һәм тәрбияле, югары җаваплылык хисенә ия булуын таләп итә. Без бу язмада бүгенге иң мөһим мәсьәләләр – татар әти-әниләренең балаларда милли үзаң тәрбияләү, милли мәгарифне үстерү һәм туган телне саклау бурычлары турында сөйләрбез. -
Елизавета МАЛОВА: «Балан җиләк булмас, димә Дөньяныкын кем белгән?!»
Елизавета Дмитрий кызы Малова – Татарстанның Мамадыш районындагы Владимир авылы (җырчы, шагыйрь Георгий Ибушев та шушыннан) кызы. Балачактан шигырьләр яза. «Сине уйлап...» китабы авторы. -
Индира ГАБДУЛЛИНА: «Ике яр арасындагы күпер»
Индира Ринат кызы Габдуллина – Казанда туып-үскән. КФУда укый. Шигырьләр, хикәяләр һәм пьесалар яза. «Яңа исем» проектында катнаша. Остазы – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов. -
Данис ХӘЙРУЛЛИН: «Сүз астына сүз кыстырып сөйләшәбез, Бора-бора турайтабыз юлыбызны»
Данис Талибулла улы Хәйруллин Татарстанның Азнакай районы Таштуган авылында туган. 1992 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы. И.Юзеев, Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты. «Хәтер», «Йөрәк тибеше», «Казлар ник көлә?», «Сагыш», «Кар исе» исемле китаплар авторы. -
Җор телле әдип
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына – 100 ел -
Запас тәгәрмәч
(Мәгариф отличнигы Роза Мостафина сөйләгәннәрдән) -
Габбас бабамның ачы язмышы
Мин үзәк шәһәрләрдән ерак булган гади бер татар авылында, хезмәт сөючән гаиләдә туып-үскән бала. Еллар узган саен, кешенең халәте үзгәрә икәнен ишетеп, аңлый, белә идем. -
Әстерхан татарлары булганмы?
Сүз зинасы белән шаяручылар хәзер шул хәтле артты. Татарны өнәмәүче кайберәүләр, тәгаен алганда, Әстерхан-Хаҗитарханда борын-борыннан яшәгән һәм хәзер дә яшәүче милләттәшләребез турында сүз чыкканда, Әстерхан татарлары бөтенләй булмаган; нугайлар, карагачларны татар исәбенә керткәннәр, дип лаф ора башлады. -
Без сугышта юлбарыстан көчлебез
Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар Россия империясенең даими булмаган гаскәри берләшмәләрендә» (бу гыйбарәне казак гаскәрләрендә дип тә шәрехләргә мөмкин) дигән фәнни-гамәли конференция үтте. -
ҖӘМГЫЯТЬНЕҢ РУХИ ХАЛӘТ КӨЗГЕСЕ
Мәгълүм булганча, кешеләрнең рухи хәле, иман ныклыгы һәм әдәп-әхлак торышы, шулай ук аларның эчке дөньясы, омтылышлары һәм кылган эшгамәлләре дә җәмгыятьнең үсеш шартын билгели торган төп әхлакый-психологик категорияләр рәтенә керә. Әлеге сыйфатлар бик күп факторларга, шул исәптән дәүләтнең эчке (дини, милли, социаль һ.б.) һәм тышкы сәясәтенә дә бәйле. -
САБАН ТУЕ һәм ҖЫЕН – татар милләтенең үзоешу юллары
11 сентябрьдә «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе, милләтпәрвәрләребезне җыеп, халкыбызның олы бәйрәмнәре – Сабан туе һәм Җыен турында зур сөйләшү уздырды. Хәер, фикерләшү барышында милләтебез яшәешенә кагылышлы башка мөһим темалар да күтәрелде. -
Халык һөнәрләренең яңа балкышы яки Мәңге онытылмас каһарманлык
Бу көннәрдә Казанның «Хәзинә» галереясында гаҗәп сәнгать әсәрләрен тамаша кылырга мөмкин. Халык сәнгатендә сугыш батырларын ничек данлап булганын күрәсегез килсә, һичшиксез, күргәзмәгә килегез! (0+)