Туфан Миңнуллин автор яңалыклары
-
ТЕЛ ДӘРЕСЕ
Кайсы сүзне кеше ни өчен уйлап тапкан? Үземә-үзем кызык табып, шул хакта уйланып алам мин. Ни өчен, әйтик, безне дөньяга китергән хатын-кызны татар балалары «әни» ди? Әллә соң әни дигән сүз булмаганда, бер сабый авызын җәеп «ә-ә-ә» дип җылап ятканда, аны тапкан хатын «ни?» – дип сорагач, җылак бала, «ә»гә «ни» кушып, «әни» дип әйттеме икән? Алайса, нигә урыс балалары «мама» ди? Гаҗәеп серле нәрсә бу тел дигәнең? -
ТАТАР ТЕЛЕ БЕЛӘН КАЯ БАРЫП БУЛА?
Татар теле – туган телебез – ата-бабаларыбыз теле турында шуның чаклы күп сөйлибез, күп язабыз, аның кыйммәте, кадере, киләчәге хакында кабат-кабат искә төшерү инде ялыктыра да башлады. Шактый татар кешесенең шул гап-гади хакыйкатьне аңламавы гаҗиз итә. -
ТАУ ҺӘМ ТАТАР
Барысы да җырлардан башланды. «Сандугач» сүзе белән башланган җырларны җыйганда, «тау» сүзе кергәнҗырларга да игътибар иттем. -
Көлке куа килә...
Авылга кунакка кайткан депутаттан бер авыл агае: – Әтәч булып кычкырган тавыкны суйганнарын беләсеңме? – дип сорады. – Беләм, – диде депутат. – Ә ни өчен суйганнарын беләсеңме? – диде агай. Депутат уйга калды. Җавабын белә иде ул белүен, тик менә надан авыл агаена әйтергә курыкты. Тегенең кулында пычак иде чөнки. -
Туфан Миңнуллиннан рекламалар
Кремль каршындагы кибеттә Австралиядән килгән ямаулыклар сатыла. *** Казан даруханәләрендә «Парнокрин» дигән дару сатыла. Йөрәккә бик файдалы. Көн саен иртән бер таблетка кабул итсәң, йөрәк үлгәннән соң да ике сәгать эшләп тора. *** «Ока» машинасы сатып алыгыз. Этеп йөрү өчен искиткеч җиңел автомобиль. *** Антиквариат кибетендә гаҗәеп матур татар теле бар. Алырга теләгән татарларга «Мать вашу...» дигән урыс телен дә өстәп бирәбез... -
Туфан Миңнуллиннан файдалы киңәшләр
Төн уртасында куркыныч төш күреп уянсаң, карчыгыңны төртеп уят, рәхәтләнеп йоклап ятмасын.
