Идел буендагы беренче болгарлар. Идел буе Болгар дәүләте оешу
Болгарлар ни өчен Урта Идел буена килергә мәҗбүр булган?
Болгарларны, урыннарыннан кубып, Идел буйлап югары күтәрелергә һәм үзләренең элекке дала киңлекләрен урман, кыр һәм болыннарга алыштырырга нәрсә мәҗбүр иткән? Бу хакта кызыклы фикерләр яши. Мәсәлән, С.А.Плетнева болгарларның күченүен яһүд диненә мәҗбүр итү һәм, шул сәбәпле, Хәзәр каһанлыгында ыгы-зыгылар кубу белән бәйләп карый. Мондый сәбәп, чынлап та, нигезле булырга мөмкин.
Берничә кабилә бергә күченгән
Болгарлар Урта Иделгә берничә кабилә бергә җыелып килгән. Икенче төрле әйткәндә, чын болгарлар белән бергә, барсиллар да, бәләнҗәрләр дә, савирлар да булган. Тик 10 нчы йөзнең тарихи чыганакларында бу кабиләләр яңа җирдә чак кына башкачарак – бирсула, бәләнҗәр һәм суарлар дип йөртелгәннәр. Соңгылары – суарлар хакында төрле фикерләр яши: күпчелек тикшеренүчеләр аларны нәкъ шул күченеп килгән савирлар дип саныйлар, ә кайбер тарихчылар исә суарлар бөтенләй башка кабилә кешеләре булган дигән фикер әйтә. Әлбәттә, Урта Идел буена алдарак аталган кабиләләр берсе дә калмыйча күченеп утырган дип булмый. Күпчелек савирлар, барсиллар, бәләнҗәрләр туган илләрендә утырып калган һәм Хәзәр каһанлыгы халкының зур өлешен тәшкил иткән.
Иң борынгы каберлекләр Олы Тархан, Танкеевка, Зур Тигәнәле һәм Кайбелы авылларында
Татарстан җирендә элгәреге болгарларның каберлекләре Тәтеш районының Олы Тархан, Спас районының Танкеевка һәм Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылы, шулай ук Ульяновск өлкәсенең Кайбелы авылы янында табылдылар. Олы Тархан һәм Кайбелы каберлекләре чын Салты-Маяк культурасы истәлекләре булып исәпләнә. Ә Танкеевка каберлегендә, борынгы болгарлык билгеләре белән бергә, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан килгән икенче кабиләләрдән калган әйберләр дә табылды. Бу табылдыклар Урал арты халкының угыр төркеменә хас. Гомумән, угырлар һуннар явы чорында төрки дөньяга ныграк сыенган. Нәкъ менә һуннар, көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә, үзләре белән Көнбатыш Себер һәм Көньяк Урал дагы угыр кабиләләрен ияртеп алып килгәннәр. Шуңа күрә угырлар, Һуннар Урдасына кушылгач та һәм шуннан соң Идел-Урал төбәгендә борынгы төркиләр арасында яшәгәндә дә, бик нык төркиләшкәннәр. Төньякта яңа болгар дәүләте халкының оешуында аларның катнашы ярыйсы ук көчле булган. Менә шушы хәл Танкеевка һәм шулай ук Зур Тигәнәле каберлекләре материалларында ачык күренә дә инде.
Бу борынгы болгар каберлекләре турында киңрәк сөйләргә кирәк. Нәкъ шул тикшеренүләр безнең күптәнге, әмма гаҗәеп кызыклы тарихыбызның яңа битләрен ача. Каберлекләрдән тыш, күп кенә башка борынгы археологик истәлекләр дә өйрәнелде. Алар арасында авыл калдыклары һәм кайбер шәһәрлекләр дә бар. Барлык бу истәлекләр археологлар кулына урта гасырларның башлангыч чорындагы Урта Иделнең матди культурасы турында өр-яңа мәгълүматлар бирде. Мәсәлән, балчыкны изеп ясаган савыт-саба арасында рәвешләре һәм төшерелгән бизәкләре ягыннан өр-яңалары табылды. Алар көньяк-көнбатыштагы протоболгарлар каберлекләрендә һәм авыл урыннарында очрый торган керамикадан бик нык аерылалар, башка этник дөнья – угызлар, бәҗәнәкләр һәм кыпчаклар өчен хас билге булып торалар. Шул рәвешчә, Урта Иделдә әлеге борынгы чорда ук, болгар кабиләләреннән тыш, башка этник төркемнәр дә яшәгән. Алар арасында Урал буеның төркиләшкән угырлары һәм Урал аръягы-Арал буеның бераз соңрак яшәгән угыз-кыпчак кабиләләре дә булган.
Болгарлар килгәнче үк төрки кабиләләр яшәгән
Алай гына да түгел. Бу якларда болгарлар килгәнче үк төрки телле башка төркемнәр яшәгән. Әмма барлык бу кабиләләр өчен бер уртаклык бар: алар барысы да борынгы төркиләр, бөтенесе дә диярлек чыгышлары һәм монда килеп утырулары белән теге яки бу дәрәҗәдә һуннарга бәйле. Әлбәттә, борынгы Татарстанда һәм күрше районнарда, югарыда әйтелгәнчә, җирле кабиләләр – фин кабиләләре дә яшәгән. Болгарларга кадәрге һәм болгар чорындагы төрки телле халыклар, монда урнашкач, алар белән киң этник һәм мәдәни элемтәләргә кергәннәр.
Әлеге кабиләләр бердәм булмый
Бер үк вакытта шуны да истә тотарга кирәк: әлеге кабиләләр һәм кавемнәр бердәм, көчле идарәле, ныклы бер союзга тупланмаган булган әле. Җитмәсә, бу чорда аларның нинди дә булса бердәм дине дә булмаган. Төрки халыкларда бер аллалыкның башлангычы саналган тәңречелек яшәсә дә, алар барыбер әле мәҗүсиләр булып калган. Һәр кабилә иске йола нигезендә үз тотемына табынуын дәвам иткән. Дөрес, болгар җәмгыятендә Урта Азиядән кабул иткән ислам диненең беренче яралгылары күренә башлаган. Мәсәлән, тарихта мәгълүм беренче болгар ханы Алмас мөселман булган. Болгарларның кайсыдыр бер өлеше көньякта хәзәрләр арасында яшәгән чорда бу яңа дин белән танышкан.
Уртак дин, бердәм идеология кирәк була
Ләкин барлыкка килгән идарәче сыйныфларның хакимиятен ныгыту, ханның дәрәҗәсен күтәрү, ниһаять, болгар ыруын һәм башка кабиләләрне бер гомуми дин, бердәм идеология җирлегендә аерым бер дәүләткә тәмам берләштерү өчен, ислам динен бөтен халыкның кабул итүе кирәк була. Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә мөмкин. Ул кеше Багдад хәлифәсе була. Алмас, аңарга илчеләр җибәреп, үз илендә ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга ислам динен өйрәтү өчен үзенә фәкыйһ – шәригать хокукларын яхшы белүче кеше җибәрүне үтенгән.
Болгар ханның үтенече канәгатьләндерелгән: 922 елда Багдадтан Урта Азия аша болгарларга илче Сусан әр-Расси һәм илчелекнең сәркатибе Әхмәт ибне Фадлан җитәкчелегендәге вәкиллек килеп җиткән. Нәкъ менә илчелекнең, асылда, төп вазыйфасын үтәүче Ибне Фадлан, Багдадка әйләнеп кайтканнан соң, үзенең юлъязмасын язган. Авторның үз кулъязмасы әлегәчә табылмаган, әмма аның аерым күчермәләре безгә кадәр килеп җиткән. Һәм менә мәшһүр гарәп сәяхәтчесенең китабы безгә илчелекнең болгар җиренә ничек барып җитүе вакыйгасын күзалларга, шулай ук болгарлар тормышыннан бик тә кызыклы хәлләр белән танышырга мөмкинлек бирә. Алар белән без киләсе бүлекләрдә бераз танышып үтәрбез, ә хәзергә Ибне Фадланның һәм юлдашларының Болгарга килеп җитүе турындагы вакыйгаларга күз салыйк.
Ислам динен кабул итү Идел Болгарының тәмам оешып җитү вакыты булып санала
Илчелек борынгы болгарлар иленә һиҗри белән 310 елның 12 мөхәррәмендә аяк баса. Бу безнеңчә (милади) ел исәбе белән 922 елның 12 маена туры килә. Болгар ханы Алмас (Ибне Фадлан аны, дәүләт башлыгы буларак, «мәлик» дип атый, гарәпчә ул патша дигән сүз) илчелекне ифрат зур тантана белән кабул иткән. Гарәпләр аңа кыйммәтле бүләкләр һәм, хәлифәнең яклавы билгесе итеп, дәүләт байрагын тапшырганнар. Берничә көннән, җомга көнне, тантаналы төстә, хөтбә сөйләнгән, җомга намазы укылган. Ислам динен тотуда ул гаять зур йола булып санала. Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында Алмас исламны рәсми төстә кабул итүне бөтен халык исеменнән игълан иткән. Шул рәвешчә, дәүләт дине итеп исламны кабул итү болгар һәм аларга кардәш кабиләләрне берләштерүне төгәлләү чоры, төньякта болгарларның үзәкләштерелгән яңа дәүләтенең – Идел Болгарының тәмам оешып җитү вакыты булып санала.
***
1989 елда — һиҗри белән 1410 елда — Идел Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы (1410-310=1100) тантаналы төстә билгеләп үтелде. Тантаналар Идел буенда Болгар шәһәрлегендә дә үткәрелде. Бу зур юбилейда катнашу өчен, Шәрыкның 20дән артык мөселман иленнән һәм шулай ук Көнбатыш Европаның байтак илләрендәге ислам җәмгыятьләреннән вәкилләр килде. 1100 ел электәге кебек үк, гаҗәеп күп җыелган халык алдында хөтбә сөйләнде, азан әйтелгәннән соң, намаз укылды. Бу вакыйга Татарстан һәм күрше республикаларның рухи тормышында бик зур бәйрәм төсен алды. – Р.Ф. искәрмәсе.
Милади календарь нигезендә Болгар дәүләтендә исламны рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгын зурлап билгеләп үтү турында 2021 елның ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин әйткән иде. Тантаналы чаралар 2022 елда уздырылды. – Ред. искәрмәсе.
"Безнең мирас". – 2024. – №6. – Б.4-7.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА