VI гасырның 80 нче елларында Азов (Азак) буе болгарларын һәм аларга кардәш башка кабиләләрне Татар-төрки каһанлыгы үзенә буйсындыра. Ләкин бу көнчыгыш төркиләренә каршы көрәштә болгарлар, бергә оешып, кабиләләрнең зур һәм куәтле берлеген төзиләр. Бу берлек тарихта Бөек Болгар дигән исем белән мәгълүм. Болгарларны беренче булып берләштергән кеше Дуло ыруыннан чыккан кенәз Органа икәнлеге билгеле. Үз вакытында һуннарның башлыгы, дәһшәтле Атилла да шушы ыруга караган. 632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бертуганының улы Кубрат тәхеткә утыра. Аерым чыганакларда, мәсәлән, Византия тарихчысы Иоанн Никуисский елъязмасында, Кубрат чукындырыла һәм Византиядә император Ираклий сараенда тәрбия ала, дип язылган.