Журнал «Безнең мирас»

Алтын Урданың башлангыч чоры

 

Ни өчен Алтын Урда?

Иң әүвәл бу дәүләтнең «Алтын Урда» дигән исемне кайдан алганлыгына тукталып китик. Бу исем русларның елъязмаларында, шулай ук «Идегәй» кебек дастаннарда, тарихи язмаларда очрый. Баштарак ул ханның алтын чатырына, тора-бара алтын сарайга карата әйтелә. 1333 елны Алтын Урдада, аның башкаласында булып киткән гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута әсәрендә дә, «Идегәй» дастанында да Хан сарае «Алтын Таш» дип атала. Гарәпләр һәм фарсыларның тарихи географиясендә бу дәүләт нигездә «Җучи олысы» дип атала. Ә кайбер авторларда аны дәүләт мәркәзе, хан йорты сыйфатында «Урда» дип атау да очрый. Кыпчак җирләренә урнашканга күрә, элеккечә үк «Дәшти Кыпчак» дигән атамасы да гамәлдә була.

 

Алтын Урда биләгән мәйдан

Алтын Урда гаҗәеп зур мәйдан биләгән: көнчыгышта – Иртеш елгасы белән Алтай тау итәкләреннән, көнбатышта – Дунайның түбәнге өлешенә кадәр; төньякта – Болгар һәм Казан киңлекләреннән башлап, көньякта Әстерханга һәм Кавказның Дәрбәнд тарлавыгына чаклы. Зур дәүләт үзе икегә бүленгән: көнбатыштагы иң зур өлеше Ак Урда дип аталса, көнчыгыштагысы – хәзерге Казакъстанның һәм Урта Азиянең көнбатыш өлешләре Күк Урда дип йөртелгән. Болай бүлүнең нигезендә кыпчаклар белән угызларны икегә аерып торган этник чик ята дип әйтәләр кайбер галимнәр. Ә инде «Алтын» белән «Ак» сүзләре, еш кына бер-берсен тулыландырып, янәшә дә кулланылган. Әйтик, «Идегәй» дастанында «Алтын Урда, Ак Урда» дигән матур билгеләмә бар. Кайсыбер ханнар биргән ярлыкларда «Ак Урда» яисә «Урда» атамалары кулланыла.

 

Дәүләтнең этник нигезен татар-төркиләр тәшкил иткән

Алтын Урда дәүләтенә Чыңгыз хан варислары, монгол (магул) аксөякләре нигез салган булса, аның этник нигезен Көнчыгыш Европа, Көнбатыш Себер, Каспий-Арал төбәгендә яшәгән һәм төрки телдә сөйләшкән кабиләләр: кыпчаклар, угызлар, болгарлар, маҗарлар, хәзәрләрнең калдыклары, бүтән төркиләр, алардан башка тагын шактый күпсанлы төрки-татарлар, Үзәк Азиядән монгол яуларына кадәр үк күчеп килгән, шулай ук Чыңгыз һәм Бату гаскәрләрендә яу белән булган татар-төркиләр тәшкил итә. Шулчаклы төркиләр белән аралаша торгач, аз санлы монголлар тиз арада ассимиляцияләнеп бетәләр.

 

Бату ханнан фатиха ярлыгы алырга ашыкканнар

Тарихи вакыйгалар берсе арты берсе тезелеп бара. Ярославтан соң Бату хан хозурына ярлык сорап килүчеләр саны шактый ишәеп китә: үз биләмәләрендә кенәз булып калу өчен фатиха ярлыгы алырга ашыккан русларга әрмәннәр, тагын да ераграк яшәүче бүтән халык вәкилләре кушыла – барчасына да ярлык кирәк булып чыга. XIII йөздә яшәгән фарсы тарихчысы Җүвәйни «Җиһангир тарихы» исемле китабында: «Рум (Византия), Сүрия һәм башка илләрнең солтаннарына ул җиңеллек китерә торган ышаныч язулары һәм ярлыклар бирде, аның янына килгән һәркем үзенең максатына ирешмичә китмәде», – дип яза.

Дөресен әйткәндә Бату Монголия империясенең бөек ханы белән бер дәрәҗәдә йөри. Гәрчә үзе рәсми төстә бөек ханга буйсынырга тиешле хаким булса да, чынбарлыкта ул аңа үзенең ихтыярын да тага. Монголлар Батуга хөрмәт белән карамыйча булдыра алмыйлар, чөнки ул  – Чыңгыз ханның олы улы Җучиның баш баласы, варисларның һәммәсеннән дә өлкәнрәге. Европага яу вакытында да бөтен гаскәрнең башында ул тормадымыни! Боларның барысын да Бату бик яхшы тойган һәм җиһанда тоткан урынын әйбәт аңлаган.

 

Каһан Батуның үз кешесе була

Яңа дәүләт төзү эшләре белән мәшгуль булу сәбәпле, 1243 елны ул корылтайга да кайтып тормый. Бату булмагач, корылтайда Үгәдәй урынына яңа каһан сайлап куя алмыйлар, империя эшләрен алып баруны вакытлыча Үгәдәйнең хатынына йөкләп торалар. Шулай да 1246 елны кайберәүләр корылтайда бөек хан итеп Батуның дошманы Гуйук ханны сайлатуга ирешәләр. Ике арадагы хәл чак кына бәрелешкә кадәр барып җитми. Бату хан үзенең гаскәре белән туган якларына таба кузгала. Гуйукның вафат икәнен ишеткәч кенә, Каракорымга кайтып тормый – хан огланнарын җыя да тәхеткә кемне утырту мәсьәләсен хәл итүне сорый. Җыелганнар барысы да тәхеткә утырырга Батуның үзенә тәкъдим итәләр, тик ул ризалык бирми: Көнбатышта болай да әллә күпме дәүләт миңа буйсына, өстәвенә, тагын Кытай, Төркестан, Иран белән идарә итү кыенга килер, дип, баш тарта. Каһан итеп ул Чыңгызның кече улы Тулуйның олы малае Мәнгүне тәкъдим итә. Һәммәсе дә килешәләр. 1251 елны корылтай җыела, анда Бату яклы Мәнгүне Монгол империясенең бөек ханы итәләр. Мәнгү, шулай итеп, Батуның үз кешесенә әверелә.

 

Бату Сарай шәһәрен кору эшенә тотына

 

Шуннан инде Бату хан Идел буендагы яңа дәүләтенә әйләнеп кайта һәм Сарай шәһәрен кору эшенә тотына. Сарайны ул үз дәүләтенең башкаласы дип игълан итә. 1254 елны Монголиядә һәм Алтын Урдада булып кайткан Европа сәяхәтчесе һәм миссионеры Гильом Рубрук ханны күргәнен яза. Менә аның «Шәрык илләренә сәяхәт» дигән китабыннан бер өзек; анда автор Бату хан үзләрен ничегрәк кабул иткәнен тасвирлый: «Үзе ул ятактай киң вә озын, тоташы белән алтынланган тәхеттә утыра иде; аның янында бер ханым да (Батуның хатыны Боракчин. – Р. Ф.) утыра иде... Ишек төбендәге эскәмиягә кымыз, зур-зур алтын һәм көмеш касәләр куелган иде... Батуның йөзе тимгел-тимгел булып кызарып чыккан иде...» Бу хәл Бату ханның кан басымы бик югары булганлыгы турында сөйли булса кирәк. Бер елдан ул, паралич сугып, 47 яшендә дөнья куя. Аны Сарайда җирлиләр. Кабере билгеле түгел.

 

Бәркә хан вакытында Алтын Урда мөстәкыйльлеккә ирешә

Бату хан үзе мәҗүси була, аның тәхетенә утыручы улы Сартак исә христиан динен кабул итә. Әмма тәхеттә ул озак утыра алмый: Каракорымнан кайткан чакны юлда үлә. Тәхеткә үзе утырырга өметләнеп, аны Батуның энесе Бәркә үтерткән, дигән хәбәр кала. Бөек хан Мәнгү шулай да Алтын Урда тәхетенә Сартакның малае Улакчыны утырта. Анысы да шул ук елны үлеп киткәннән соң гына, Җучи олысының аксөякләре ярдәмендә, тәхеткә Бәркә хуҗа була.

Бәркәнең хан булып идарә итүе чорында Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монголия империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм анда рәсми төстә ислам дине кабул ителә. Вакыйга болай була. Бату исән чакта ук Алтын Урда акрынлап мөстәкыйльлек ягына тарта, әмма Җучи олысы рәсми төстә империя составында яшәгәнлектән, ханнарны кахан куя һәм акча да кахан исеменнән суктырыла. Ә инде Хублай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагын да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана – бөек ханны санга сукмый башлый.

 

Бәркә, чыңгызыйлардан беренче булып, ислам динен кабул итә

Дин мәсьәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, ислам динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV гасыр башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул (Бәркә) беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».

Бәркә хан тәхеттә утырган чорда, 50 нче елларның азагында, Алтын Урдада һәм аңа буйсынган дәүләтләрдә, шул исәптән Русьта да, беренче мәртәбә халык санын исәпкә алу уздырыла (кызганыч ки, аның мәгълүматлары сакланмаган). Бәркә идарә иткән чакта Иран белән ике арада сугыш башлана. Чыңгыз нәселеннән чыккан Хулагу Иранның шаһы булып утырганда купкан бу сугыш Хулагуның варисларына да кала – йөз елга якын сузыла. Шул сугыш башлангач, Алтын Урда Мисыр белән солых төзергә мәҗбүр була, анда исә бу вакытта тәхеттә мәмлүкләр нәселе солтан булып утыра.

 

Мәнгүтимер вакытында татарларның үз акчасы сугыла

Бәркә ханнан соң тәхеткә Батуның оныгы Мәнгүтимер утыра (1266-1282). Аның заманында татарлар үз акчаларын — җучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Европа (итальяннар, алманнар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чыгытай олыслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә. Мәнгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.

 

Йомшак холыклы Туда-Мәнгү

Ул үлгәннән соң, тәхет өчен көчле көрәш башлана. Васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (1282-1287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, ул, Алтын Урданың иң дәрәҗәле Төмәннәреннән берсенең башлыгы Нугай теләге белән, хан булырга ризалык бирә.

 

Түлә-Буга һәм Туктай ханнар

Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары – Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287-1291). Тик ул Нугай белән һич тыныша алмый. Низаг болай хәл ителә: Нугай, Мәнгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да, Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә.

Шуннан соң тәхеткә утырган Туктай дәүләт белән шактый озак (1291-1312) еллар идарә итә. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дустанә-тату яшәсәләр дә, тора-бара аларның аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идарә иткәнен күреп, Нугай төмәне аңа каршы күтәрелә. Низаг 1300 елны Туктайның җиңүе белән тәмамлана. Элек Бәркә ханның бөтен гаскәренә баш булган, 1256 елгы бәрелештә Хулагуны да җиңгән, әмма инде картайган Нугай Днестр аръягындагы далада һәлак була: хан гаскәрендәге рус сугышчысы аны кылыч белән чабып үтерә дә башын Туктайга алып кайтып бирә, әмма хан, мондый вәхшилекне күреп, әлеге яугирнең үзен дә үтерә.

***

Шулай итеп, зур яулап алулар нәтиҗәсендә иске дәүләтләр җимерелеп, яңа дәүләтләр һәм империяләр барлыкка килгән XIII гасыр да тәмамлана. Яңа мәдәният, яңа цивилизация, яңа этник дөнья гасыры – 14 нче йөз башлана.

 

«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.10-15.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру