Журнал «Безнең мирас»

Бөек Болгар иле

Кубрат үзәкләштерелгән дәүләт төзи

 

VI гасырның 80 нче елларында Азов (Азак) буе болгарларын һәм аларга кардәш башка кабиләләрне Татар-төрки каһанлыгы үзенә буйсындыра. Ләкин бу көнчыгыш төркиләренә каршы көрәштә болгарлар, бергә оешып, кабиләләрнең зур һәм куәтле берлеген төзиләр. Бу берлек тарихта Бөек Болгар дигән исем белән мәгълүм. Болгарларны беренче булып берләштергән кеше Дуло ыруыннан чыккан кенәз Органа икәнлеге билгеле. Үз вакытында һуннарның башлыгы, дәһшәтле Атилла да шушы ыруга караган. 632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бертуганының улы Кубрат тәхеткә утыра. Аерым чыганакларда, мәсәлән, Византия тарихчысы Иоанн Никуисский елъязмасында, Кубрат чукындырыла һәм Византиядә император Ираклий сараенда тәрбия ала, дип язылган.

 

Ләкин кайбер тарихчылар бу хәбәргә шик белдерә һәм Кубрат түгел, ә аның агасы Органа Константинопольдә яши һәм чукындырыла дип раслыйлар. Кубрат исә мәҗүси булып кала, ул вакытлардагы барлык татар-төркиләр кебек үк, Тәңрегә табына. Ә тәңречелек исә бер аллалыкның башлангыч формасы ул. Моннан тыш, Кубрат төрки сүзе белән «хан» дип атала һәм исеме дә татар-төркичә яңгырый. Оста сәясәтче һәм талантлы гаскәр башлыгы Кубрат үзәкләштерелгән дәүләт төзи ала һәм шул чор чыганакларында бу дәүләт хаклы рәвештә «Бөек» дип зурлап йөртелә.

 

Дон буйларында күчмәләрнең җәйләүләре тезелеп киткән

 

Бөек Болгар иле Азов буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп тора. Башкаласы исә Тамандагы элекке грек шәһәрпорты Фанагурис (Фанагория) була. Томатархан да зур шәһәрләрдән саналган, соңрак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән мәгълүм.

 

Дәүләтнең халкы ярым күчмә тормышта яши. Дон буйларында күчмәләрнең җәйләүләре тезелеп киткән була. Кайберләре елга буйлап бер, бер ярым чакрымнаргача сузыла. Ләкин кешеләрнең күпчелеге даими авылларда һәм җир өемнәре белән әйләндереп алынган ныгытмалы калаларда яши. Аларның кайберләре таш диварлары 7 метрга кадәр калынлыкка җитә торган чын кирмән рәвешендә була. Тирмәләрдә дә, өйләрдә дә яши. Тик тирмәләр күченеп йөрү өчен генә түгел, ә авылларда, хәтта калаларда утрак көн итү өчен дә җайлаштырылган була. Бу урта гасырлардагы бөтен күчмәләр дөньясына хас күренеш.

 

Әлеге авыллар һәм тораклар, матди культураның башка төр калдыклары белән бергә, Салты-Маяк археологик культурасын тәшкил итә. Әлеге культураның исеме ике борынгы истәлек: Украинаның Харьков өлкәсендәге Салтово (Салты) каберлеге һәм Воронеж өлкәсенең Маяк шәһәрлеге атамаларыннан ясалган. Гәрчә Салты-Маяк Хәзәр каһанлыгының дәүләт культурасы саналса да, асылда аны борынгы болгарлар һәм аланнар төзи, шуңа күрә ул бер үк дәрәҗәдә Бөек Болгар культурасы дип тә санала. Әлеге культурага, авыл һәм йорт калдыкларыннан тыш, күпсанлы каберлекләр, төрле-төрле хезмәт һәм сугыш кораллары, көнкүреш әйберләре, балчык һәм пыяла савыт-саба, бала уенчыклары һ.б. керә. Алар барысы да ярыйсы ук бай, алдынгы мәдәният, нык үскән икътисад, хәрби эшләрнең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.

 

Борынгы болгарлар рун язуын да үзләштерә. Ул монда Хәзәр иле аша Татартөрки каһанлыгыннан килеп җиткән. Сирәк-мирәк булса да, тәңкә акчалар да табылгалый. Алар, башлыча, VIII-X гасыр башында сугылган гарәп дирһәмнәре һәм өлешчә Византия акчалары. Салты-Маяк культурасы VIII-IX гасырларны эченә ала.

 

Без кыскача таныштырган культура урта гасырлар башындагы Евразия төркиләренең иң зур археологик культураларыннан берсе булып исәпләнә. Соңрак ул Идел болгарлары мәдәнияте нигез ташларының берсенә әверелә.

 

Кубратның үлеме үзе төзегән дәүләтнең яшәүдән туктавына китергән

 

Кубрат VII гасырның 50 нче еллар ахыры-60 нчы еллары башында вафат була. Дөрес, кайберәүләр бу датаны тагын да иртәрәк, төгәлрәк итеп – 642 елда, диләр. Кубратның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китерә. Гомумән, мондый тиз арада барлыкка килгән дәүләтләр, нинди генә яңгыравык исемнәр белән аталмасыннар, куәтле хан хакимлек иткәндә генә яши алганнар һәм ул үлүгә, кагыйдә буларак, таркалганнар, җимерелгәннәр. Бөек Болгар белән дә шулай була.

 

Византия монахы Тәүбәче Феофанның 810- 815 нче елларда теркәп калдырган елъязмасында борынгы болгар риваяте китерелә. Анда сөйләнгәнчә, Кубратның биш улы була. Ул аларга һәрвакыт бер-берсеннән аерылмаска, башкалар өстеннән хакимлек итү һәм, коллыкка төшмәс өчен, һәрчак бердәм яшәргә васыять әйтеп калдыра. Бу риваять соңрак көнбатышта киң тарала. Анда шундый бер вакыйга китерелә: менә хан, үләр алдыннан, улларын үз янына чакырта, аларга бер бәйләм сыек тал чыбыгы китерергә куша һәм һәркайсына шул бәйләмне сындырып карарга боера. Берсе дә булдыра алмый. Шуннан соң хан бәйләмнән бер чыбык суырып ала да җиңел генә сындырып бирә. Менә, ди ул, бәйләмне яшь, көчле кеше дә сындыра алмады, ә аерым бер чыбыкны үлеп ятучы хәлсез карт та сындырды. Тормышта да нәкъ шулай: бергә тупланган болгарларны беркем җиңә алмас, ә аерылган һәр урданы дошман җиңәчәк һәм үзенә буйсындырачак...

 

Риваятьтә Кубрат улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне – Батбай, икенчесе – Котраг (Кодрак), өченчесе – Аспарух. Ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән. Әмма хәзәрләр һәм протоболгарлар тарихын тикшерүче М.И.Артамонов һәм С.А.Плетнева, тарихи чыганакларга нигезләнеп, Кубратның ике генә улы – Батбай белән Аспарух кына булуын раслыйлар. Котраг исемен алар болгар кабиләләреннән берсе – котраглар белән бәйлиләр. Гомумән, ханның биш улы хакындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

 

Бу чорда Бөек Болгар җирләре көнчыгыштан һөҗүм итеп торучы хәзәрләр тарафыннан нык киметелгән була. Кубратның уллары Кавказ алды тирәсендәге көньяк төбәкләргә генә хуҗа булып кала. Батбайга Кубан буе җирләре, Аспарухка шул елганың югарыгы агымы буйлары һәм хәзерге Ставрополь калкулыгы тия.

 

Яңа болгар дәүләте – Дунай Болгарстаны барлыкка килә

 

Хәзәрләр болгарларны торган саен кысрыклый. Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп китә: башта Дунай елгасы тамагына барып утыра, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре – кутригурлар һәм бу якларда күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушыла. Болгарларның куәтле сугышчан оешмасы славяннарны да үз эченә ала һәм алар тиздән, куәтле берлеккә тупланып, Византиянең 50 меңле гаскәрен, ягъни шул чордагы иң зур даими армияне тар-мар итә. Бу хәл 679 елда була, ике елдан соң, 681 елда, көнбатышта яңа болгар дәүләте – башкаласы Плиска шәһәре булган Дунай Болгарстаны барлыкка килә.

 

Болгар ханнары династиясе илдә 200 елга якын: башта – 816 елга кадәр Аспарух, аннары Омутарх нәселләре хакимлек итә. Ләкин акрынлап болгарларның славянлашуы көчәя бара, 865 елда славян Борис (852-889) патшалык иткәндә үк инде алар христиан динен кабул итә, ә 894 елда бертуган Кирилл һәм Мефодийлар уйлап тапкан славян язуы – кириллица гамәлгә кертелә. Славян теле рәсми төстә чиркәү һәм дәүләт теленә әверелә. Татар-төрки телле болгарлар белән көньяк славяннар арасындагы этник аерма акрынлап юкка чыга. Асылда, болгарлар күпсанлы славяннар тарафыннан йотылып бетә, тик аларның атамасы – болгар этнонимы гына халык исеме булып сакланып кала.

 

Батбай Төньяк Кавказда торып кала

 

Кубрат ханның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып кала һәм хәзәрләргә буйсына. Аның җитәкчелегендәге болгарлар, ягъни Кубань болгарлары, тора-бара «кара болгарлар» дип атала башлый. Бүген алар белән хәзерге карачайлар (карачалылар) һәм балкар халыклары үз тарихын бәйли. «Болгар» һәм «балкар» сүзләренең якынлыгына игътибар итегез. «Кара» сүзе, гомумән, татар-төрки телле күп кенә халыкларга хас үзенчәлек. Ул аларның кара тутлы булуларыннан алынган. Мәсәлән, карачайлардан тыш, кара нугайлар, безгә мәгълүм кара хәзәрләр, кара кытайлар булган. Шуны да искәртик: кара кытайлар без белгән хәзерге кытайлар түгел, ә VI-VIII гасырларда Төньяк-Көнчыгыш Кытайда яшәгән татар-төрки кабиләләре.

 

Фәндә мәгълүм булган Перещепина хәзинәсе дә – алтын һәм көмеш савытлар, кыйммәтле кораллар, бизәнү әйберләре, алтын йөзекләр – Батбай исеме белән бәйле. Ул Полтава өлкәсенең Кече Перещепина авылы янында табылган. 

 

Редакциядән: Татар энциклопедия сүзлеге: «Идел буе Болгар дәүләте болгарларның 7 нче йөз ахырында Урта Донның уңъяк яры буйларыннан Идел буена күчеп килүләре нәтиҗәсендә барлыкка килә», – дип яза. Моннан тыш, 2022 елда Чуашстан Республикасында һәм 2023 елда Самара өлкәсендә, Идел буе Болгар дәүләтенә нигез салучы буларак, Котрак ханга затлы һәйкәлләр куелды.

 

"Безнең мирас". – 2024. – №5. – Б.4-7.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру