Алтын Урданың сәяси дәүләт төзелеше
Дәүләт системасы тотрыклы булган
Алтын Урда феодаль дәүләт булган һәм ил белән хан идарә иткән. Монгол империясе белән Чыңгыз хан нәселе – чыңгызлылар идарә итсә, Алтын Урдага аның олы улы Җучи нәселе – җучилылар хаким булган. XIII гасырның 60 нчы елларында империя берничә мөстәкыйль дәүләткә бүленсә дә, юридик яктан алар барысы да Чыңгыз хан олыслары булып саналган. Шуңа күрә ил белән идарә итү ысулы ул башлап җибәргән юлдан барган һәм әлеге дәүләтләр яшәүдән туктаганчыга кадәр өзлексез дәвам иткән. Хәтта аның белән дә чикләнмәгән, ягъни Алтын Урда таркалганнан соң да яңа татар ханлыкларындагы сәяси һәм социаль-икътисади тормыш искечә барган. Һичнинди үзгәрешсез, бернинди реформасыз гына булмаган, әлбәттә. Дәүләт хакимиятендә һәм гаскәр белән идарәдә кайбер яңа вазыйфалар барлыкка килгән, ләкин дәүләти һәм иҗтимагый система тотрыклы булып калган.
Алтын Урда белән Җучиның дүрт улының варислары идарә иткән. Дәүләтнең барлыкка килүе һәм көч туплау чорында идарә иткән Бату нәселе белән таныштык инде. Ә Җучиның башка улларының варислары менә болар: көнбатыш Себердә — Шәйбан; Күк Урдада исә Урда-Ичен нәселе хакимлек иткән. Бирдебәктән соң да Ак Урдага, ягъни Алтын Урданың үзенә баш булырдай шәхесләр шушы ук нәселдән чыккан. Җучиның төпчек улы Туктай-Тимер нәселе асылда Кырым ханнары була, араларыннан Ак Урда белән идарә иткән Туктамыш һәм Олуг Мөхәммәт шикелле ханнар да чыга. Ә инде Җучи нәселеннән (бөтен Монголиядә исә — Чыңгыз нәселеннән) чыкмаган кешенең, нинди генә бөек шәхес саналмасын, барыбер хан тәхетенә утырырга хакы булмаган. Идегәй белән Мамай кебек мәшһүр төмән башлыклары яки морзалар, дөресен әйткәндә, ил белән идарә иткәннәр, аларның ханнарны алыштырып утырту да хәлләреннән килгән, ләкин үзләре хан булып тәхеткә утыра алмаганнар.
Диванда кемнәр утырган?
Хан хозурында, аңа буйсынган, ләкин ил белән идарә итүдә зур булышлык күрсәткән диван булган. Аңа ханның ир туганнары, уллары — ханзадәләр, шулай ук эре җирбиләүчеләр, иң зур дин әһелләре, атаклы гаскәр башлыклары кергән. Бату һәм Бәркә ханнар заманында эре җирбиләүчеләр монголча «нойоннар» дип аталса, мөселман татар-кыпчак заманында, ягъни Үзбәк һәм аның варислары чорында, әмир һәм бәк (би) исемнәре киң таралыш ала. Бераз соңрак, XIV гасырның азагында Ширин, Барын, Аргын, Кыпчак нәселеннән чыккан эре бәкләр, «карачи би»ләр зур дәрәҗәгә ирешә. (Бу нәселләр, Алтын Урда таралып, аның урынында барлыкка килгән татар ханлыкларында үзләренең олуг дәрәҗәләрен саклап калалар.) Шул ук заманда гаскәриләр өчен «бәкләри бәк», ягъни бәкләр бәге дәрәҗәсе дә булдырыла, гадәттә ул бөтен илнең — хан гаскәренең иң зур башлыгы, бүгенгечә әйтсәк, башкомандующие саналган.
Ә менә хан хөкүмәтенең башлыгы булып вәзир саналган. Ул дәүләт казнасына контрольне дә үз кулында тоткан. Диванда тагын битекче, ягъни дәүләт сәркатибе дигән дәрәҗә дә булган. Иң эре җирбиләүче әмир-бәкләр дә, гаскәр башлыклары да аңа хөрмәт белән караганнар.
Әлеге аксөякләр, дәүләт эшенә катнашучы төрле дәрәҗәдәге түрәләр, шулай ук ваграк җирбиләүчеләрнең булганлыгы һәм эшчәнлеге безгә Шәрык, Көнбатыш тарихи чыганакларыннан, рус елъязмаларыннан, Алтын Урда ханнарының ярлыкларыннан мәгълүм. Ваграк җирбиләүчеләрнең дәүләт эшендәгеләренә тархан ярлыклары бирелеп, ул тарханнар барча салымнардан азат ителгәннәр.
Ярлык һәм пайцзалар кемгә бирелгән?
Ярлык – хан тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе, ханның әмере. Алтын Урданың берәр олысына яки буйсынган дәүләтләрнең берәр өлешенә, әйтик, рус кенәзләренә үз кенәзлекләрендә хуҗа булу һәм идарә итү, дәүләтнең үз эчендә яисә чит мәмләкәтләрдә дипломатлык һәм бүтән төрле вазыйфаны башкару өчен, шулай ук җир биләү өчен ханнан ярлык алу зарур була. Аннан тыш әле тагын Алтын Урдада, соңрак Казан, Кырым һ.б. татар ханлыкларында җир биләү хокукы сөйүргал белән дә бүләк рәвешендә бирелә. Хан кулыннан сөйүргалны алган тархан үз биләмәсендә аңарчы дәүләт казнасына кереп барган салымнарны үз файдасына җыю хокукына ия була; бу җир аның варисларына да кала. Бәйрәм ашы – кара-каршы, дигәндәй, сөйүргал хокукы алган җирбиләүче яу-сугыш чыккан тәкъдирдә ханга фәлән хәтле гаскәр, фәләнчә корал, азык-төлек һ.б. тапшырырга тиеш була.
Аннары тагын пайцза дигән тамга да бирелә. Үзенең дәрәҗәсенә, җәмгыятьтә тоткан урынына карап алтын, көмеш, бакыр яисә агач тамгага лаек булган кешене сәфәр вакытында юл күрсәтүче, ат-олау, кич кунарга урын, ашарына ризык ише кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә тиеш булалар. Алтын Урдада пайцза бирү гамәле яшәгәнлеге безгә төрле язма чыганаклар буенча да мәгълүм, алар дәүләтнең башкаласы булган Сарай-Бәркә шәһәрен археологик казулар вакытында да табылдылар.
Бокавыл вазыйфасы
Җучи олысында гаскәрне урнаштыру, аны ашату-эчертү һ.б. шундый хуҗалык эшләрен бокавыл (букаул) башкарган. Аңа хәтта олыс әмирләре, ягъни сугыш чыккан очракта төмән башлыгы булган шәхесләр дә буйсынган. Баш бокавылдан тыш, аерым өлкәләрнең дә бокавыллары булган.
Дин әһелләре
Дин әһелләре, гарәп-фарсы тарихи географиясе әсәрләреннән һәм ярлыклардан күренгәнчә, мондый дәрәҗәләргә бүленгәннәр: мөфти – бөтен мөселманнарның башлыгы; остаз вазыйфаларын үтәүче шәех; көн дими, төн дими дога кылучы әүлия җан суфи; шәригать кануннары кушканча эш итүче судья – казый.
Яргучы һәм яргунамә
Шул ук вакытта гражданлык хокуклары буенча – Чыңгыз ханның «Бөек Яса» исемле законнар җыентыгы нигезендә хөкем иткән судьялар да булган, аларны «яргучы» дип атаганнар. Хөкем карары махсус «яргунамә» дигән дәфтәргә теркәлә барган. Олыс яки шәһәр яргучыларыннан башка, әмир-яргу да булган – бусы инде вәзирнең хокук эшләре буенча ярдәмчесе дигән сүз.
Баскаклар, дарухачылар һәм битикчеләр
Алтын Урда дәүләтенең сәяси һәм иҗтимагый тормышында баскаклар белән дарухачылар (дарухалар) зур урын тотканнар. Баскаклар хәрби хезмәттә булып, хөкүмәтнең иминлеген саклау вазыйфасын үтәгәннәр; дарухаларның төп вазыйфалары исә ясак җыюның барышын күзәтеп тору булган. Баскаклар XIV гасырның башында ук бетерелсә, дарухачылар әле дарух-өлкәләрнең хакимият башлыклары сыйфатында Казан ханлыгында да яшәп һәм эшләп килгән. Ясак җыюда аларга ярдәмчеләре булышкан; боларын битекче дип йөрткәннәр. Хәер, Җучи олысында битекче хәйран зур дәрәҗәле кеше саналган. Битекче хан диванында да булган, анысы баш битекче дип аталган; аннары олыс саен битекче булып, шактый эшне шулар башкарган.
Дәүләтнең башка хезмәткәрләре
Хан ярлыкларыннан безгә тагын күпсанлы башка хезмәткәрләр булганлыгы да мәгълүм: илче, тамгачы (ил чиген үткән әйберләргә тамга салучы, таможенник), тартанакчы (үлчәүче, салым җыючы), тоткавыл (ил чиген үтүчеләрне тотучы), каравыл, ямчы (почта атлары белән ям чабучы), кошчы (ау лачынын караучы), барысчы, кимәче (көймә, каек йөртүче), базарда торганнар (ягъни базарчылар; шунда тәртип булдыручылар). Әлеге кешеләр яки алар үтәгән вазыйфалар Туктамыш ханның 1391 елгы һәм Тимеркотлыкның 1398 елгы ярлыклары буенча билгеле. Бу хезмәткәрләрнең күбесе әле соңрак та Казан, Кырым һ.б. татар ханлыкларында очрый. Шунысы әһәмиятле: XIV-XVI гасырлардагы бу исемнәр безгә бүген дә бик яхшы аңлашыла.
Дәүләт салымнары
Күчмә һәм утрак халыклардан алына торган түләүләр дә бүгенгечә үк диярлек яңгырый: салыг (җан башына төшкән салым), калан (оброк), ясак, хәраҗ (гарәп сүзе: мөселманнар түләгән 10 процентлы салым), бурыч, чыгыш, ындыр хакы, амбар малы, бурла тамгасы, юл хакы, каравыллык, тартанак (үлчәү салымы), тамга...
Без кыскача гына бәян иткәннәр урта гасырларның олуг дәүләте булган Алтын Урданың имин яшәве һәм үсүе өчен кирәкле һәммә нәрсәнең дә булганлыгын исбатлый: үзәк һәм җирле идарә оешмалары, хөкем һәм салым системасы, көчле гаскәр дәүләтнең көч-куәтен тәэмин иткән. Бу исә Җучи олысының иҗтимагый дәрәҗәсе никадәр югары һәм камил булганлыгын күрсәтә.
Олыс – дәүләт дигәнне аңлата
Бу бүлектә еш кулланылган «олыс» – монгол сүзе: халык, дәүләт дигәнне аңлата. Баштарак Монгол империясен Монгол олысы дип атыйлар. Дәүләтнең чикләре бик нык киңәеп киткәч, Чыңгыз хан ул империяне дүрткә бүлеп, улларына өләшә; боларның һәркайсы олыс дип атала. Империя таркалып, дүрт олыс мөстәкыйль дәүләт булып яшәгәндә дә алар Чыңгыз хан заманындагыча ук идарә ителәләр. Урта Азиядәге Чыгытай олысын (1224 ел - 14 нче йөз урталары) төрки халыклар, фарсылар һ.б. тәшкил итә. Илханнар патшалыгы, Хулагулар дәүләте дип тә йөртелгән Тулуй олысында (1256 – 14 нче йөз урталары) фарсылар, төркиләр, гарәпләр яши. Үгәдәй олысын тора-бара Юань империясе (1271-1368) дип йөртә башлыйлар; анда халыкның күпчелеген кытайлар тәшкил итә, монголлар фәкать төньягында гына яши. Әмма аларның барысында да, төрки халыклардан гына торган Җучи олысындагы шикелле үк, монголдан чыккан ханнар идарә итә.
Җучи нәселе, төркиләшеп, татар ханнары нәселенә әверелгән
Бу олыслар монгол яуларыннан соң барлыкка килгән. Монголлар үзләре төп йортларына, Монголиягә кайтып китәләр, ә алар нигез салган дәүләт-олыслары яшәп килә. Монгол ханы янында ил белән идарә итү өчен дә, аларны җирле халыктан саклау өчен дә, әлбәттә, азмы-күпме монгол гаскәре кала. Әмма аларның нәселләре тиз арада җирле халыкның телен һәм гореф-гадәтләрен үзләштерә, тулысынча кабул итә, үзләре йотылып юкка чыга. Бары тик ханның үз нәселе генә монгол исемен күтәреп яши. Аларның да саф монголлыгы калмый: Җучи нәселе, әйтик, XIV гасыр башында ук тәмам төркиләшеп, татар ханнары нәселенә әверелә.
Димәк ки, Монгол империясеннән аерылып башка чыккан дәүләтләрнең олыс дип искечә аталуы бер дә гаҗәп түгел. Бу сүз, шактый күп татар яки монгол сүзләре кебек үк, Алтын Урдага буйсынган халыкларның теленә кереп китә: рус телендә ул, әйтик, «волость» буларак ничәмә-ничә йөз ел буена яшәп килә.
«Безнең мирас». – 2025. – №6. – Б.11-16.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА