Болгарны җимергәннән соң, Аксак Тимер Бүләргә юнәлә. Менә аның гаскәрләре шәһәргә килеп җитә һәм аның куәтле ныгытмалары алдында тукталып кала. Шәһәр башлыгы аксакаллар белән киңәш кора: бу явыз илбасарның дәһшәтле явына каршы тора алырбызмы, юкмы? Аксакаллар озак бәхәсләшәләр: сугышыргамы, әллә, дошманнан рәхимлек сорап, бирелергәме? Тик уртак бер фикергә килә алмыйлар. Менә арадан берсе биек манарага күтәрелә һәм диңгез ташкыныдай ябырылып килгән дошман явын күреп, юкка кан түкмәскә, ә капкаларны ачарга киңәш бирә. Дошман шәһәргә бәреп керә һәм халкының күп өлешен кырып бетерә...