Журнал «Безнең мирас»

Болгар дәүләтенең җире, халкы һәм күршеләре

Дәүләтнең биләгән мәйданы

 

Идел буе Болгар дәүләте заманына күрә зур мәйдан биләгән. X-XI гасырларда аның төньяк чиге, Каманың уңъяк яры, көнбатышта – сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена – Жигули таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән.

 

XII гасырда дәүләтнең социаль-икътисади һәм сәяси үсеше нәтиҗәсендә, аның чикләре киңәйгән. Мәсәлән, төньяк чикләре Казан елгасына кадәр күтәрелгән – соңгы вакытта без анда нәкъ менә шул гасыр ахырлары тирәсендә барлыкка килгән авыл урыннары таптык. Чама белән шул ук чорда Болгарның җирләре көньяк-көнчыгышка таба да киңәя. Иң борынгы рус елъязмаларыннан берсе Лаврентий елъязмасында 1229 елда Җаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәсәлән, XVI гасырдагы «Казан тарихы» дигән русча язмада, татар тарихи чыганагы булган «Дәфтәри Чыңгызнамә»дә Идел белән Камадан Җаекка кадәрге җирләр болгар җирләре дип күрсәтелә. Биредә, әлбәттә, болгарларга буйсынган җирләр, Болгарның дәүләт чикләре турында сүз алып барыла. Болгарлар үзләре яшәгән җирләр, икенче төрле әйткәндә, этник территория аңарчы да һәм бу чорда да көнчыгышта Шушма елгасы чигеннән үтмәгән. Көньяк-көнчыгыш тарафта, дала ягында бу чик Олы Чирмешән елгасының югарыгы агымына барып җиткән һәм көньякка таба Иделнең сул як ярында бер тар аралык булып Самар тугае буйлап сузылган. Кыскасы, болгарлар яшәгән җирләр X-XI гасырлардагы чикләрдә сакланган. Аннан ары археологларга болгарлар тупланып яшәгән башка урыннар очраганы юк әле. Тик Алтын Урда чорында гына Самар һәм Кинәл елгаларының түбәнге агымында кайбер авыллар барлыкка килгән. Көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба сузылган далалар Болгар иленең этник территориясенә керми, әмма алар күчмә халыкларның һөҗүмнәреннән саклану өчен даими күзәтү астында тотыла.

 

Идел буе Болгар дәүләтенең этник составы X-XI гасырларда, ягъни бу дәүләтнең башлангыч чорында, шактый чуар. Безгә мәгълүм болгар, бирсула, суар, бәрәнҗәрләрдән тыш, 10 нчы йөз чыганакларында тагын искилләр (эсегеллар) дә телгә алына. Шунда ук әйтелгәнчә, болгарлар, бирсулалар, искилләр дә тормыш итүләре ягыннан бер үк дәрәҗәдә була. Кайбер зур шәһәрләрнең атамалары шушы төп кабиләләрнең исемнәре белән бәйле. Мәсәлән, болгарлар – Болгар шәһәре, суарлар – Суар шәһәре. XVIII гасырның күренекле рус тарихчысы В.Н.Татищев, безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән кайбер тарихи чыганаклардан файдаланып, Бүләр шәһәрен Билирләр шәһәре дип атый. Ә билирләр Көнбатыш Европа чыганакларыннан да билгеле: X гасыр азагында аларның бер төркеме Хәсән би җитәкчелегендә Венгрия җиренә күченеп утыра һәм анда Пешт дигән шәһәргә, ягъни бу илнең башкаласы булган Будапештның икенче өлешенә нигез сала. Шул ук Татищев тагын ниндидер чалмат кабиләләре булганлыгы турында да яза.

 

Болгарның этник төрлелеге, нигездә, дәүләтнең оешу чорына хас. Соңгырак чор сәяхәтчеләре, мәсәлән, XII гасырда бу илгә килгән гарәп әл-Гарнатый һәм башка географлар, болгарлар арасында без әле генә санап үткән кабиләләрне телгә алмыйлар. Аларның язмаларында бүтән, яңа кабиләләр хакында да мәгълүматлар юк. XII гасырда «болгарлар» дигән гомуми исемдә бердәм халык оешкан дип карала.

 

Идел Болгарында, үз халкыннан тыш, аның сәяси, икътисади һәм мәдәни йогынтысы астында яшәүче башка кабиләләр дә була. Барыннан да элек болар болгарларның иң якын күршеләре – фин-угыр телләре төркеменә, тагын да төгәлрәге, фин телләре төркемчәсенә керүче кабиләләр: хәзерге мари, удмурт һәм көнчыгыш мордвамукшыларның бабалары. Кайбер төрки телле кабиләләр дә болгарларга шундый ук бәйлелектә яшәгән. Беренче чиратта, болгар җиреннән көнчыгыштарак күченеп йөргән маҗарларны атап үтәргә кирәк. 10 нчы йөз башының танылган гарәп географы әл-Бәлхи мәгълүматларына караганда, маҗарларның ике мең кешедән торган (ике мең сугышчыдан дип фараз итү дөресрәк булыр) бер төркеме болгарларга буйсынып яшәгән. Шушы мәгълүматка таянып, күпләр аларны борынгы башкортлар дип яза. Ләкин бу чыганакта ап-ачык итеп маҗарлар дип әйтелгән (кайбер язмаларда, дөрес, «башҗар» төре дә очрый, ләкин моны баш хәрефләрнең контаминациясе, ягъни яңгырашка ярашып алышынуы гына дип карарга кирәк, мондый хәреф-аваз, хәтта сүзләр чиратлашу күп кенә телләргә хас күренеш). Әлеге кабиләләр Алтын Урда чорында инде татар һәм башкорт халкының оешуында турыдан-туры катнашканнар.

 

Болгарларның ерак күршеләре

 

Болгарларның ерактагырак күршеләре дә була. Якындагылары кебек үк, алар да болгарларга ясак түләгән. Мәсәлән, болгар җиреннән 20 көннән бер айга кадәр юл ераклыгында (бер көнлек юл 35 км чамасы саналган) төньякта вису кабиләләре яшәгән. Алар турында Ибне Рустә белән Ибне Фадланнан башлап күп кенә көнчыгыш сәяхәтчеләре һәм географлары язганнар. Гарәпчә «вису» дип язу рус елъязмаларының «весь» дигәненә туры килә. Соңрак бу кабиләләрнең бер өлеше руслашкан, ә бер өлеше үзенең этник йөзен саклап кала алган. Алар – фин-угыр телләре төркеменең Балтыйк буе фин төркемчәсенә карый торган хәзерге вепслар, телләре белән эстоннарга, шулай ук карелларга һәм финнарга якын торалар. Хәзерге вакытта алар Карелиядә, беразы Ленинград һәм Вологда өлкәләрендә яшәүче 8 мең кешене тәшкил итәләр.

 

Менә шул борынгы ыруглык җәмгыяте дәрәҗәсендә яшәүче ерак төньяк кабиләләре Төньяк-Көнчыгыш Европаның беренче феодаль дәүләтенә – Идел буе Болгар дәүләтенә буйсынган була. Шулай ук гарәп чыганакларында – «йура» дип, ә рус елъязмаларында «югра» яки «угра» дип аталган кабиләләр дә болгарларга бәйлелектә яши. Алар тагын да ерактарак – үзләренең көньяк күршеләреннән өч айлык юл арырак тормыш иткән. Йуралар хәзерге хантлар (остяклар) һәм мансиларның (вогулларның) бабалары санала.

 

Төньяк халкы белән телсез сәүдә

 

Болгарлар әлеге төньяк кабиләләреннән ясак та җыйганнар, алар белән сәүдә дә иткәннәр. Ләкин ул сәүдә үзенчәлекле, алыш-биреш сәүдәсе була: төньяк кабиләләрендә ул чорда акча-сәүдә мөнәсәбәтләре булмый, шуңа күрә алар товарга товар алыштыруны гына белгәннәр. Мондый алыш-биреш телсез сәүдә итү дип тә аталган, чөнки әлеге кабиләләр, чит ил сәүдәгәрләреннән куркып, шәхси аралашу, аңлашу мөнәсәбәтенә керми, кешесенә күренмичә генә, читтән торып, алдым-бирдем ясый. Бу сәүдә менә ничек барган. Болгарлар йуралар иленә киләләр, үзләре белән алып килгән малларын билгеле бер урында калдырып, бераз ары китеп, көтеп торалар. Йура кешеләре киләләр дә үз товарларын чыгарып тезәләр һәм, әгәр күңелләренә ошаса, болгар әйберләрен алып, үз әйберләрен шунда калдырып китеп баралар. Әгәр дә инде болгар товарлары ошамаса, алар берни алмыйча читкә китеп торалар. Сәүдәгәрләр яңадан киләләр һәм, тагын нәрсәдер өстәп, читкә китеп басалар. Йуралар үзләренең яшеренеп торган җирләреннән чыгалар да, товар ошаса, аны алып, үзләренекен калдыралар.

 

Киев Русе белән мөнәсәбәт аңлашучанлыкка корыла

 

Болгарларның көнбатыштагы – фин-угыр җирләре артындагы ерак күршеләре Киев Русеның халкы була. X-XI гасырларда бу ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр, берничә ызгышны – тынычлык килешүе белән тәмамланган 985 елгы рус походын һәм Идел белән Үкә (Ока) елгасында үзләренең сәүдә кәрванын талаган өчен 1088 елда болгарларның Муром шәһәрен алуларын исәпкә алмаганда, нигездә, үзара аңлашучанлыкка корылган булган. Идел Болгары белән Борынгы Рус дәүләте арасындагы киеренкелек бераз соңрак башланган.

 

"Безнең мирас". – 2024. – №7. – Б.4-6.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру