Журнал «Безнең мирас»

Идел буе Болгар дәүләтенең иҗтимагый-сәяси төзелеше

Эльтебер – ил табар ул!

 

Идел буе Болгар дәүләте гадәти феодаль дәүләт булган. Илдә әмир хакимлек иткән. Дәүләт оешкан башлангыч чорларда аның башлыгы эльтебер дип аталган. Әле Төрки каһанлыгында ук, соңрак Хәзәр илендә кабилә берләшмәләренең гаскәр башлыкларын нәкъ шулай дип йөрткәннәр. Бу сүзнең төгәл мәгънәсе ачыкланып бетмәгән, алай да аның тамыр сүзе «эль» борынгы төркиләрдә кабиләләр берлеге, дәүләт яки ил дигәнне белдергән. Ул бүгенге төрки халыклардагы «ил» дигәнгә туры килә һәм «эльтебер» сүзе илтабар дигән мәгънәне аңлаткан булса кирәк (Урта Азия төркиләрендә, мәсәлән, Илтотмыш дигән хан да булган). Соңгырак чорда, мөселманлык киң таралганнан соң, бу төшенчәне «әмир» дигән гарәп сүзе алыштырган. Шул ук вакытта кайбер авторлар, беренче чиратта, Ибне Фадлан, гарәп дөньясында гомуми кабул ителгәнчә, болгар хакимен уртак төшенчә белән патша, падишаһ мәгънәсендә «мәлик» дип тә атаган.

 

Туй үткәрүче патшага салым түләргә тиеш

 

Болгарларда дәүләткә салым түләү ат яки башка йөк терлеге бирү белән генә чикләнмәгән. Ибне Фадлан шундый бер күренешкә игътибар иткән: «Кем дә кем туй ясый яки мәҗлес үткәрә икән, мәҗлесенең күләменә карап, ул патшага салым түләргә бурычлы». Бу «салым»ны гарәп сәяхәтчесе шәрехләп биргән. Аның бал эчемлегеннән торуын һәм шуның өстенә тагын күпмедер күләмдә бодай бирелүен әйткән. Улыңны өйләндерәсең яисә кызыңны кияүгә бирәсең килсә – үз хәлеңә карап, дәүләткә дә өлеш чыгарасың. Дәүләттә яшисең, ул сине яклый, син дә аңа булышырга тиешсең, бу – гражданлык бурычы.

 

Бәйсез халык төрле дәүләт йөкләмәләрен үти

 

Идел буе Болгар дәүләтендә феодализм барлыкка килгәч, башта ул дәүләт формасында үсеп киткән. Ул шуннан гыйбарәт: крестьяннар, феодалга бәйлелеккә кергәнче, дәүләт файдасына салымнарның югарыда әйтелгән төрләреннән тыш, илнең бәйсез халкы бүтән төрле мәҗбүри эшләр башкарырга бурычлы санала. Мәсәлән, алар олы юллар өстендә, чик буйларында хәрби ныгытмалар коруда, гомумән, шәһәрләр һәм дәүләткүләм әһәмиятле башка торак урыннары төзүдә катнашырга тиеш булалар. Дөрес, бу эшләрдә хәрби әсирләр дә катнашкан, тик азат халык җилкәсенә дә аз төшмәгән.

 

Алпавыт һәм тарханнарга буйсынучылары да була

 

Болгарда, башка һәр феодаль илдәге кебек үк, аерым бер алпавытка буйсынып яшәү рәвеше дә булган. Бу хакта язма чыганакларда төгәл мәгълүматлар очрамаса да, феодаллар (тарханнар) һәм феодаль мөнәсәбәтләр яшәве Болгар дәүләтенең төп җирләрендә бик күп шәһәрлекләр – феодал кирмәннәренең калдыклары табылу белән раслана. Алар – мәйданы 3-4 гектардан артмаган, әмма куәтле ныгытмалар һәм берничә авыл белән уратып алынган зур булмаган шәһәрлекләр. Авылларда алпавытка, тарханга буйсынган халык көн күргән, ә тархан үзенең кечерәк гаскәре белән ныгытылган кирмәнендә яшәгән.

 

«Халкы ислам динен тота»

 

Идел Болгарында феодализмның үсүенә дәүләт оеша башлаганда ук бер Аллаһка табыну дине – ислам кабул ителүе бик ярдәм иткән. 922 елдан соңгы чор – мөселманлыкның бөтен ил буенча таралыш вакыты. Еллар һәм гасырлар эзлеклелеген саклап, тарихи чыганаклар белән танышканда, моңа, берсүзсез, ышанырга мөмкин. Берничә мисал китереп карыйк. Ибне Фадланның замандашы, безгә мәгълүм әл-Бәлхи болай дип язган: «Илнең исеме Болгардыр, халкы ислам динен тота». X гасыр ахырының «Хөдүд әл-галәм» («Дөнья чикләре») дигән атаклы фарсы язмасы Болгар халкын шулай ук мөселманнар дип атаган.

 

Киевлыларга мөселманлык ошамаган

 

Исламның болгарларда рәсми дин сыйфатында таралуы турында 986 елгы тарихи вакыйгалар уңае белән рус елъязмаларыннан да кызыклы мәгълүматлар табарга мөмкин. Шул елны Киев кенәзе Владимирга, үз диннәрен тәкъдим итеп, болгар илчеләре барган. Кенәзнең: «Нидән гыйбарәт соң ул динегез?» – дип соравына болгарлар сөннәтләү кирәклеген, дуңгыз ите ашау һәм аракы эчү тыелуын әйткәннәр... Елъязмачылар раславынча, Владимир үзенә, янәсе, сөннәтләнү һәм дуңгыз ите ашауны тыю гамәленең ошамавын әйткән, ә аракы хакында өзеп: «Русь эчмичә, күңел ачмыйча яши алмый», – дигән. Болгарлардан соң, Киевка немецлар, хәзәр яһүдләре, греклар да килгән һәм барысы да үз диннәрен мактаган. Олуг кенәз икенче елны үзенә боярларны җыйган да алардан киңәш сораган. Боярлар шул илләргә кешеләр җибәреп, анда ни барын үз күзләре белән күреп кайтырга киңәш иткән. Шулай эшләгәннәр дә. Киев илчеләре Болгарга килгән, анда мөселманнарның үз мәчетләрендә дога кылуларын карап торганнар, тезләнеп җиргә иелүләре аларга ничектер сәер тоелган: «гел сагыш, күңел ачулар юк» булып күренгән. Кыскасы, киевлыларга мөселманлык ошамаган, кайткач, кенәзләренә үзләре күргәннәрне җиткергәннәр, һәм ислам кире кагылган. Тагын бер ел үткәч, ягъни 988 елда, Русь христианлыкны кабул иткән.

 

Болгар – мөселман иле

 

XI гасыр авторлары да Идел буе Болгар дәүләтенең мөселман иле булуын әйтә. Харәземнең энциклопедик галиме әл-Бируни һәм XI-XII гасырларда яшәгән, инде безгә мәгълүм булган әл-Мәрвази болгар җирен нәкъ шулай дип, ә болгарларның үзләрен мөселманнар дип атый. XII гасырның мәшһүр испангарәп сәяхәтчесе әл-Гарнатый, 1135 һәм 1150 нче елларда болгар җирендә булып кайткач, китап яза һәм шуңа бер хикәят тә кертә. Ул аны болгарлы Йакуб ибне Ногманның «Болгар тарихы» дигән китабыннан укыган булган. Бу хикәяттә сүз шул хакта бара: Бохарадан килгән, медицинаны да яхшы белгән бер фәкыйһ –  мөселман диненә өндәүче – болгар патшасын һәм аның хатынын дәваларга була, тик аларга ислам диненә күчү шартын куя; «алар савыгалар һәм ислам динен кабул итәләр, ул илнең халкы да исламга күчә». Әлеге фәкыйһнең исеме, аның кайсы вакытта булуы бу китапта әйтелмәгән. Вәгазьченең мөселман иленнән килүе һәм патшадан соң бөтен халыкның исламны кабул итүе турында сүз барганлыктан, бу фәкыйһ Ибне Фадлан булып күз алдына баса. Ул да фәкыйһ була һәм Болгарга Бохара аша килә бит. Ә әл-Гарнатыйның Болгарда булу вакыты – бу дәүләттә ислам диненең тагын да ныграк таралган чоры. Шуның өстенә, болгарлар үзләре һәм Суар кешеләре Түбән Иделдәге Саксын шәһәрендә Җамигъ мәчетле мәхәлләләр тотканнар. Җыеп әйткәндә, ислам Идел Болгарында гомумдәүләт күләмендә хакимлек итүче идеологиягә әйләнә.

 

Болгарда мәҗүсилек йолалары

 

Әмма шул ук Болгарда, бигрәк тә аның башлангыч чорында, мәҗүсилек тә булган. Анда мәҗүсилек белән, беренче буларак, Ибне Фадлан очрашкан һәм аны үзенең рисаләсендә тасвирлап калдырган. Мәсәлән, кемнедер ялгыш үтергән кешегә мондый җәза биргәннәр: аны бер әрҗәгә кертеп япканнар, аңар ризык куйганнар («өч кабартма вә бер савыт су»), әрҗәне кадаклап баганага асканнар, кеше шунда акрынлап үләргә тиеш булган. Яки менә тагын бер мәҗүсиләрчә җеназа ысулы: кеше үлгәч, аны вакытлыча тирмәнендә калдыралар. Аның ишек катына ирләр киләләр дә үксеп-үксеп елый башлыйлар. Ибне Фадлан бу кешеләрнең ислам кануннарына бәйле булмауларын әйтә. Алар елаудан туктагач, коллар килеп җитәләр һәм үзләрен камчы белән кыйнарга тотыналар. Аннары мәрхүм тирмәненең ишеге төбенә байрак элеп куялар. Җирләгәннән соң, кабер әйләнәсенә аның коралларын тезеп чыгалар һәм ике ел буена мәрхүм истәлегенә елауларын дәвам иттерәләр. Шулкадәр вакыт үткәч, байракны урыныннан алалар һәм туган-тумачасы «аш мәҗлесе» җыя – искә алу табыны үткәрә. Әгәр мәрхүмнең хатыны булса, шуннан соң ул икенче тапкыр кияүгә чыгу хокукы ала. Ибне Фадлан искәрмә ясый: бу йолалар мәрхүм «башлык булган» очракта гына тулысы белән үтәлә. Гади кешенең җеназасында йолаларның бер өлеше генә башкарыла. 

 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №8. – Б. 4-7.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру