Айдар Шәйхин автор яңалыклары
-
Татарның беренче әдәби музее тарихыннан
Казанда татар әдәбиятының озын тарихын чагылдырырлык музей булдыруның кирәклеге 1920 нче елларда ук әйтелә башлый. Ул чорда милли әдәбият тарихының марксистлар тәгълиматына ярашлы концепциясе әле языла гына. Шау-гөр килеп торган 1920 нче елларда ук оешса, аңа Бөек Ватан сугышына кадәр үк берничә тапкыр эчтәлеген тирәнтен үзгәртергә туры килер иде, мөгаен.
