Онытылмас мизгелләр (№7.2025)
Сүз һәм сурәт
Онытылмас мизгелләр
Әгәр исән булса, быел Татарстанның халык артисты, 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Балык Бистәсе районындагы Олы Солтан авылы тумасы Хәлим Җәләйгә (Хәлим Бәдретдин улы Җәләлов, 27.04.1940-05.07.2021) 85 яшь тулган булыр иде. Әлеге могтабәр артистыбыз безнең телестудиядә еш кунак булды, хәтта кайбер тапшыруларда алып баручы вазифасын да башкарды. Укучылар игътибарына Хәлим Бәдертдин улына нисбәтле берничә фотосурәтне тәкъдим итәм. Алар төрле елларда төшерелгән.
1 нче фото:
Хәлим Җәләй. Февраль, 1978 ел
2 нче фото:
Х.Җәләй һәм диктор Абдулла Дубин. Февраль, 1978 ел
3 нче һәм 4 нче фото:
Телевидениедә куелган спектакльләрдә Хәлим Җәләй теләп катнаша иде. «Агыйдел» спектакленнән (М.Әмир повесте) берничә мизгел. 1970 нче еллар
5 нче һәм 6 нчы фото:
Күмәк күренешләр
7 нче һәм 8 нче фото:
Хәлим Җәләй алып баручы буларак катнашкан тапшырудан ике фотомизгел. 1970 нче еллар
Рөстәм Нәбиуллин фотосурәтләре
Сәхифәне Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан телевидениесенең элеккке дикторы
Рөстәм Нәбиуллин алып бара.
«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.88-89.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА