«Без сугышта юлбарыстан көчлебез»
«Без сугышта юлбарыстан көчлебез»[*]
(Габдулла Тукайның Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары)
1941 елның 22 июне – Ватаныбызның һәм миллионлаган ватандашларыбызның язмышын үзгәрткән көн. 1418 тәүлек дәвам иткән Бөек Ватан сугышы совет халкының җиңүе белән тәмамлана. Җиңү көнен якынлаштыручылар арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үзе булмаса да, аның әсәрләре һәм китаплары фронт юлларын уза. «Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы» темасы шагыйрьнең Казандагы әдәби музее эшчәнлегендә чагыла. Экспозициядә Габдулла Тукайның сугыш елларында чыккан китаплары урын алган. Музейга килүчеләр өчен «Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы» дигән тематик экскурсия уздырыла. Экскурсия барышында Бөек Ватан сугышында катнашкан, соңрак республикабызның Г.Тукай исемендәге бүләгенә лаек булган рәссамнар Байназар Әлминов, Лотфулла Фаттахов, Харис Якупов, Алексей Бурлай, композитор Фәрит Яруллин, әдипләр Сибгат Хәким, Атилла Расих, Ибраһим Нуруллин һәм башкалар хакында мәгълүмат бирелә.
Бөек Ватан сугышында Габдулла Тукайның туганнары – аның туганнан туган абзыйлары һәм энеләре дә катнаша. Аларның исемнәрен һәм алар хакындагы мәгълүматны Г.Тукай әдәби музееның «Милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашдыкча ашар» залындагы «Габдулла Тукай шәҗәрәсе» дип аталган электрон чыганактан табып була.
Шагыйрьнең әнисе ягыннан туганнары
Шагыйрьнең әнисе ягыннан туганнары арасында иң якыны, иң яратканы – әнисе Бибимәмдүдәнең ата бер, ана башка булган сеңлесе Бибисаҗидә. Ул 1877 елда туа, 1956 елда вафат була. Саҗидә 1893 елның 25 декабрендә 17 яшендә Көтернәс авылыннан 24 яшьлек Әхмәтсафа Зариф улы Хәбибуллинга (1864-1937) кияүгә чыга. Аларның балалары: Мөхәммәтвафик (ул тугач та үлгән дигән мәгълүмат бар), Габделваһһаб (1896-1957), Мәсрура (1900-1980), Өммехания (1903-1975), Солтанәхмәт (1905-1941/1945), Фатыймабикә (1907-1942), Нурдидә (1909/1910-?), Әклимә (1922-?) Хәбибуллиннар – Г.Тукайның туганнан туган эне һәм сеңелләре..
Г.Тукай «Исемдә калганнар» автобиографик повестенда, бер укыгач һич тә күңелдән чыкмаслык итеп, үзеннән 9 яшькә зуррак булган Саҗидә апасы хакында болай дип яза: «Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.
Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен. Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», – дип кенә караганнар.
Мин әле хәзер истисна итдекем Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм. Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башладисә, хәзер күземә ап-пак саф бер фәрештә күренә».
Габдулла Тукай Җаекта яшәгәндә Саҗидә апасы белән хат алыша. Шагыйрьнең аңа язган ике хатының текстлары сакланган. Берсендә датасы «30.06.1903» дип күрсәтелгән, икенчесенең язылу датасы куелмаган, 1902 елда язылган дип фаразлана. Тукай 1903 елның 30 июнендә Саҗидә апасына язган хатында Өчиле авылында 1893 елда аның Көтернәс авылы егете Әхмәтсафа белән туен искә ала. Әхмәтсафа – Бибисаҗидәнең ире, Казанда байда эшләгән, мәдрәсә тәмамлаган, башта – укытучы, аннары Каенсар мулласы булган. Бу вакыйга Тукайның 1907 елда Җаекта язган «Ишек бавы. (Кышкы туй)» дигән шаян шигырендә сурәтләнә. Шигырь 1955 елгы «Г.Тукай. Әсәрләр» китабында басыла (I том, 107 б.). Сигез яшьлек Габдулланың Кырлайдан туйга килүе турындагы истәлекләре 1980 елда Саҗидәнең кызы Әклимә Сафинадан язып алынган һәм Зәкия Рәсүлеваның «Тукай эзләре буенча» китабына кертелгән.
Саҗидә Хәбибуллина энесенең Г.Тукай хакындагы истәлекләре 1946 ел башында татар шагыйре Миргазиз Укмасый (Зәбиров, 1884-1947) тарафыннан язып алына һәм «Совет әдәбияты» журналының 1946 елгы апрель санында басылып чыга. Сүз М.Укмасыйның «Сайланма әсәрләре»нә кергән «Шагыйрь тормышы битләреннән» (1958) истәлекләре турында бара.
Бибисаҗидәне искә төшердек, күз алдына китердек.
Габделваһһаб Хәбибуллин (1896-1957) – Бибисаҗидә һәм Әхмәтсафа Хәбибуллиннарның улы, Тукайның туганнан туган энесе. Ул Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Хатыны – Зәйнәп Рәхмәтуллина. Икесе дә укытучы булып эшлиләр. Казан шәһәрендә башта – Яңа бистәдә, соңрак Бертуган Касыймовлар урамында яшиләр. Габделваһһаб үз гаиләсенең шәҗәрәсен төзи. Шул материалларны «Тукай эзләре буенча» китабы авторы Зәкия Рәсүлева Г.Тукай шәҗәрәсен төзегәндә куллана. Габделваһһаб үлгәннән соң, бу документ аның гаиләсендә – хатыны һәм кызы Нуриядә саклана, хәзерге вакытта кайдалыгы билгесез.
...Апрельдә Тукай айлыгын уздырып, Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнеп йөргән көннәр. Музейда Бөек Ватан сугышы һәм Тукай белән бәйле традицион ике чарабыз бар. Беренчесе Г. Тукайның 1943 елда басылган академик басмасына багышлана. «Берлинны алган Тукай» дип атала ул. Икенчесе Г.Тукайның Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары хакында. Нәкъ шул көннәрдә музейга «Мин – Тукайның туганы, апасы Саҗидәнең улы Габделваһһапның оныгы булам», – дип бер ир-ат килеп керде. Рафаил Сәйфетдинов – Саҗидәнең оныкчыгы, туруны булып чыкты, бабасы Габделваһһабның фотосурәтен эзли, «Үлемсез полк»та катнашырга исәбе. Гаилә альбомнарында фотосурәтләр юк. Рафаил бабасын күреп танымый: вафат булганда 2 яшьлек бала гына булган. Татарстан Республикасы Милли музее фондында саклана торган фотосурәт аның өчен ачыш булса да, Саҗидәнең улы белән 1943 елда төшкән фотосурәтендә кем икәнен тәгаен әйтә алмады: Габделваһһабмы, яки Солтанәхмәтме? Бу сорауга Г.Тукайның туган авылы Кушлавычтагы Тукаевлар музей-йортының фәнни хезмәткәре Ләйлә Мөхәммәтшина ачыклык кертте. Фотосурәттә Солтанәхмәт булып чыкты. Бибисаҗидәнең күп кенә альбом һәм китапларда бирелгән сурәте шушы фотосурәттән алынган. Ләйлә ханым Габделваһһабның гаиләсе белән төшкән фотосурәте белән дә бүлеште.
Солтанәхмәт Хәбибуллин (1905-1942) – Бибисаҗидә һәм Әхмәтсафа Хәбибуллиннарның улы, Г. Тукайның туганнан туган энесе. Әтнә районының Каенсар авылында укытучы булып эшли. «Сугыш башлангач, үз теләге белән яу кырына китә, әмма аңа исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый. Бибисаҗидә улының үлемен авыр кичерә, авырып китә һәм кызы Өммехания әнисен үз янына ала», – дип язды Солтанәхмәт турында Ләйлә Мөхәммәтшина.
Мәсгут (1926-?) – Бибисаҗидә һәм Әхмәтсафа Хәбибуллиннарның кызы Фатыймабикәнең (1907-1942) улы, Бибисаҗидәнең оныгы. Г.Тукайның туганнан туган сеңлесенең улы. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган, Могилев шәһәре тирәсендә җирләнгән.
Әхәт (1900-1941/1945) – Г. Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең ата бер, ана башка булган сеңлесе Гөлчирәнең улы (1882/83-? Кыз фамилиясе – Әмирова), Г.Тукайның туганнан туган энесе. Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
Габделфәрт (1923-1944) – Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең ата бер, ана башка булган энесе Кәшфелкәбир Әмировның (1885-1938) үги улы. Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
Кәшфелкәбир Әмиров хатыны Рабига белән Өчиле авылында яши, әтисе Зиннәтулла хәзрәт үлгәч, мулла булып кала. Авыруы көчәйгән Тукай 1911 елның декабре урталарында Өчилегә кайта. Биредә ул кышны үткәрә, 1912 елның март башына кадәр яши. «Мич башы кыйссасы»нда шагыйрь шул көннәрен сурәтли.
Әтисе ягыннан туганнары
Фаизә Шәмсетдинова (1838-1922) – Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның (1843-1886) апасы. Фаизәнең ире – Җәләлетдин Шәмсетдинов. Аларның балалары: Мөхәммәтһади (1878-1880), Гөлчәһрә (1884/85-?), Габдрахман (1886-1957) Шәмсетдиновлар.
Бөек Ватан сугышында катнашканнары
Әхмәтсәгыйть Шәмсетдинов (1920-1974/75 ?) – Габдрахманның улы. Фаизә (1838-1922. Г.Тукайның әтисенең апасы) һәм Җәләлетдиннең оныгы. Г.Тукайның туганнан туган энесе Габдрахман (1886 – 1957) улы. Бөек Ватан сугышы инвалиды, укытучы.
Габделвәли Шәмсетдинов (1918-1968/69 ?) – Габдрахманның улы. Фаизә һәм Җәләлетдиннең оныгы, Г.Тукайның туганнан туган энесе Габдрахман (1886 – 1957) улы. Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Әхмәтрасих Шәмсетдинов (1910/11-1941/1945 ?) – Фаизә һәм Җәләлетдиннең оныгы, Г.Тукайның туганнан туган энесе Габдрахманның (1886 – 1957) улы. Бөек Ватан сугышында катнашып, Ленинград фронтында һәлак булган.
Мөхәммәт Мәһдиев (1904-1972) – Фаизә һәм Җәләлетдиннең кызы Гөлчәһрәнең (аның ире – Габделхак Мәһдиев) улы. Тукайның әтисе ягыннан апасы Фаизә һәм җизнәсе Җәләлетдиннең оныгы. Г.Тукайның тагын бер туганы. Бөек Ватан сугышы ветераны. Укытучы булып эшли. «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән.
Һашим – Габдрахман кызы Сатиганың (1907 – 1984) ире. Сатига – Фаизә (Тукайның әтисе ягыннан тутасы) һәм Җәләлетдиннең оныгы. Һашим – Шәмсетдиновларга кияү тиешле кеше. Бөек Ватан сугышы ветераны.
Һашим хакында аның туруны Аяз Айнур улы Нуриев язганнардан: «Сатыйга әбиемнең ире Һашим бабаемны да сугышка алалар. Башта аны мари урманнарына җыенга (сборы) җибәрәләр. Бер айдан ул Украинадагы Көнбатыш фронтка, разведка отрядына билгеләнә. 1941 елның ахырында аны ике иптәше белән Украинаның немецлар камап алган бер утарына разведкага җибәрәләр. Авыл тирәсендәге каеннарга немец снайперлары урнашкан була. Атлы сугышчыларны күреп, алар ут ачалар. Һашим бабайның иптәшләре һәлак була. Ә бабам бик каты яралана. Ул күп кан агуыннан аңын югалта, ләкин аны аты үзебезнекеләргә алып кайта. Бабама сигез сәгать буе операция ясыйлар. 1942 елның җәендә Һашим бабай, инвалид булып, култык таякларында өйгә әйләнеп кайта. Инде Һашим бабаем исән түгел. Ләкин без барыбыз да аны һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алабыз».
Хөсәен Зәбиров (1907 елның 7 сентябре-1991) – Газизәнең (Г. Тукайның ата бер, ана башка булган апасы) һәм Габдрахман Зәбировларның кече улы. Тукай Казанга китәргә берничә атна кала, Җаек шәһәрендә туа. Сугыш ветераны, унике орден һәм медаль белән бүләкләнгән. Г.Тукай әдәби музее экспозициясендә бөек шагыйрьнең сеңлесе Газизәгә бүләк иткән мемориаль шкатулкасы тәкъдим ителгән, ул Татарстан Республикасы Милли музее фондына Зәбировлар гаиләсе тарафыннан 1987 елда тапшырылган.
[*] Мәкаләне әзерләгәндә Зәкия Рәсүлеваның «Тукай эзләре буенча» китабынан, «Тукай энциклопедиясе»ннән, Тукай музей-йорты фәнни хезмәткәре Ләйлә Мөхәммәтшина сөйләгән мәгълүматлардан файдаланылды.
«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.83-87.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА