Журнал «Безнең мирас»

7 гыйнвар 2025 яңалыклары

  • Төркия хатирәләре

    Төркия белән мин беренче тапкыр 1988 елда таныштым. Ул «үзгәртеп кору»ның беренче елларында Русиянең язучылар берлеге тарафыннан оештырылган сәяхәт вакытында булды. Ул вакытта сәяхәтебез Төркиянең башкаласы Анкара шәһәреннән башланып, ике атнадан соң Истанбулда тәмамланды. Ул чакта минем әле Төркиядә танышым юк иде дисәм дә, минем кулымда Истанбулда урнашкан, «Төрек дөньясын араштырма вакфы» дип аталган оешмада эшләүче Хәлил Ачыккүзнең телефон номеры бар иде. Аны миңа Венгрия галиме, күршебез, язучы Равил Бохараевның дусты тюрколог Иштван Мандеки Конгур биргән иде. Без Хәлил бәй белән бары тик сәяхәт ахырында – Истанбулга килеп җиткәч кенә очраштык. Минем аз-мәз генә төрекчәм белән бик аңлаша да алмаганбыздыр инде. Ул чакта озаклап сөйләшергә вакыт та булмады, без танышып кына калдык. Ләкин Хәлил бәй миңа хатлар язды, мин дә аңа җавап бирергә тырыштым үземчә. Төрек телендә татарчалатып сөйләшеп, аңлашып булса да язмасын башкарып чыгу авыр иде. Хәлил бәй ул хатларны укып азаплангандыр инде дип уйлыйм хәзер. Ул минем өчен Төркия белән бәйләүче бердәнбер кеше иде. Берничә елдан миңа тагын Төркиядә булырга туры килде. Ул вакытта мин инде вакыфка мөнәсәбәте булган Гөлтән Ураллы белән дә танышкан идем. Аның гаиләсе – әтисе-әнисе Әйтән ханым һәм Мәхмүт бәй Ураллылар безнең гомерлек дусларыбызга гына түгел, якын туганнарыбызга әверелде.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру