Дөньяда сүзем калыр (Туфан Миңнуллин)
Туфан Миңнуллин
(25.08.1935-02.05.2012)
Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.
***
Тормышның авырлыгыннан чыннан да авыр тормышта яшәүчеләр бик сирәк зарлана.
***
Үлем түшәгендә ятучы елмаерга азаплана, бармагына шырпы кергәне: «үләм!», – дип кычкыра.
***
Җиңелүләр дә җиңүгә илтә.
***
Без, корсак турында гына уйлап, ач яшибез.
***
Үзеннән көләргә һәркемнең хакы бар.
***
Хәлем футбол тубы кебек: типсәләр – тәгәрим, ныграк типсәләр – очам.
***
Изгеләр игелекне бурычка эшләмиләр.
***
Һәр кеше – серләр йомгагы.
***
Бөек кеше генә үч сакламый. Бөек кеше генә үзен рәнҗеткәннәрне гафу итә белә.
Автор турында:
Драматург, прозаик, публицист, артист һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай, М.Җәлил һәм К.Станиславский исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районындагы Олы Мәрәтхуҗа авылында туган. 2012 елның 2 маенда Казанда вафат булды.
Текстны Ләбиб Лерон әзерләде.
«Безнең мирас». – 2025. – №8. – Б.3.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА