Татар илбашларының мөһерләре
Илбашы, хан тарафыннан чыгарылган карарлар Алтын Урдада ярлык дип аталган. Бу рәсми документлар тиешле бер формада язылып, ханың төрле максатлар белән бирелгән әмере булып саналган. Хан ярлыгы дәүләтнең, хакимиятнең өстенлеген, көчен чагылдырган бер символга әверелә. Шушы символның аерылгысыз өлеше булып мөһер тора.
Тарих фәнендә сфрагистика дип исемләнгән махсус бер фәнни тармак бар. Әлеге төшенчә борынгы грек теленең «мөһер» сүзеннән барлыкка килгән.
Безнең ата-бабаларыбыз төзегән дәүләтләрдә мөһерләр нинди булган? Гомумән, татар сфрагистикасы бармы?
Түрәләрнең күп булуы рәсми документларның артуына сәбәп
Хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен мәгълүматны тиешле дәрәҗәдә куллану кирәк. Шул мәгълүматка нигезләнеп, рәсми карарлар кабул ителә. Кабул ителгән карарларның саны арту белән аларны язма формада теркәп бару ихтыяҗы туа. Нәтиҗәдә, дәүләт канцеляриясе барлыкка килә. Шуның кебек документлар Һун дәүләтендә дә була. Кызганыч, алар хәзерге вакытка кадәр сакланмаган.
Билгеле булганча, Алтын Урда (ягъни Җучи Олысы) – безнең тарихыбыздагы иң затлы дәүләт. Бу дәүләт үзенең көче, масштабы һәм яшәү вакыты белән сизелерлек зур эз калдырган. Алтын Урда бюрократик дәүләт дип саналмаса да, анда түрәләр саны шактый булган. Әлбәттә, бу хәл эш кагәзьләренең саны һәм сыйфатында да чагылыш таба. Урда канцеляриясе күп төрле рәсми документлар яза. Эш кагәзьләренең рәсмилеге һәм куәтенең төп күрсәткече булып мөһер тора. Җучи Олысында алар ике формада була: шакмак һәм миндаль сыман (бадәм сыман яки бадәми мөһер).
Алтын Урданың киң таралган дәүләт мөһере – төрле зурлыктагы шакмак формасында ясалган. Мисал өчен, Туктамыш ярлыгындагы шакмак мөһернең ян яклары 12 см тәшкил итә. Әлеге форма чыңгызыйлар тарафыннан төзелгән барлык дәүләтләргә дә хас.
Чыңгыз хан канцеляриясе үсешенә кытайлар, монголлар һәм уйгырлар йогынтысы
Мөһернең килеп чыгышы Кытай дәүләте йогынтысы белән аңлатыла. Рәсем сәнгате, каллиграфия (хөсни хатт) һәм шигърият белән беррәттән, мөһер ясау һәм басу Кытай сәнгатенең мөһим төре булып санала. Кытайда шакмак мөһерләр борынгы заманда – Чжоу династиясендә үк барлыкка килеп, дәүләт системасында XX гасырга кадәр актив кулланыла. Хәзерге Үзәк Азия һәм Монголия җирләрендәге төрки-монгол дәүләтләрендә дә мөһерләрнең шушы төре кулланылышта була.
Чыңгыз хан чорында канцелярия мәдәниятенә җүрҗәннәрнең Цзинь дәүләте (1115-1234), анда яшәп килгән монгол телле киданнар (бу кабилә исеменнән рус телендә Кытай атамасы барлыкка килгән) һәм төрки телле уйгырлар нык тәэсир иткән.
Чыңгыз ханны мөһер сугарга татарлар өйрәтә
«Юань ши» (1368-1369) дип исемләнгән кытай елъязмасында мөһер белән бәйле мондый хикәя бар: «Та-та[*] Тун-а уйгыр иде. Ул бик акыллы һәм зирәк, әңгәмәләрдә һәм фикер йөртүдә оста кеше булган. Ул үз иленең язуын тирәнтен белгән. Найманнарның Даян-ханы аны ихтирам иткән, аны алтын мөһеренең һәм салымнар җыю эшенең мөдире итеп билгеләгән. Тай-цзу [Чыңгыз хан] көнбатышка таба яуга чыгып, Найман дәүләтен тар-мар иткәч, Та-та Тун-а алтын мөһерне куенына салып качкан. Ләкин тиздән кулга алынган. Император [Чыңгыз хан] аны шелтәли башлаган: «Даянның кешеләре, җирләре бөтенләй миңа буйсынды! Бу мөһер белән нишләп качтың?» Та-та Тун-а аңа җавап биргән: «Минем качуым хезмәтченең бурычы иде. Мин мөһерне үлем бәрабәренә карамастан да сакларга тиеш идем, ханны эзләп табып, аңа тапшырырга теләгән идем. Башкача булу мөмкин дә түгел дип уйладым!» [Чыңгыз хан] аннан бу мөһернең ни өчен кулланылуы турында сорады. Та-та Тун-а аңа: «Салымнар җыйганда, кешеләргә төрле вазифалар йөкләгәндә ул барлык эшләрдә дә [әмерләрнең дөреслегенең] таныклык итеп кулланыла», – дип җавап бирде. Император моны хуплады да Та-Та Тун-аны үз яраннары арасында калдырырга кушты. Шуннан соң император фәрманы чыккан барлык очракларда да мөһер кулланыла башлады. Та-та Тун-ага элеккечә мөһер белән идарә итәргә боерык бирелде [...]». Әлеге чыганакка нигезләнеп, мөһер сугу эшенә Чыңгыз ханны татар кешесе өйрәткән дип нәтиҗә ясарга була.
Рәсми документлар төргәк формасында эшләнгән
Мәгълүм ки, мөһер документны раслау, аның рәсмилеген таныту функциясен үти. Шуны да искәртергә кирәк: Алтын Урдада документлар төргәк формасында эшләнелгән һәм сакланган. Димәк, аерым битләрне бер-берсе бәлән ябыштырып беркетергә кирәк булган. Менә шушы беркетелгән урыннарга да мөһер сугылган.
Тамга, нишан һәм мөһер
Алтын Урдада мөһер мәгънәсендәге башка сүзләр дә бар: «тамга» һәм «нишан». Гарәп сүзе мөһер монгол һәм төрки телләрдә «tamγa» термины белән билгеләнгән. Нишан исә тамга сүзенең гарәп телендәге синонимы.
Мөһерләрнең калыплары кыйммәтле ташлардан ясалган
Мөһерләрнең калыплары (матрицалары) төрле материалдан ясалган. Аерым тамгаларныкы исә кыйммәтле металл һәм ташлардан, мәсәлән, яшмадан эшләнгән. Калыпның материалы аның иясенең статусы һәм байлыгының бер күрсәткече булып торган.
Алтын, күк, ал һәм кара мөһерләр
Рәс. 9. Туктамыш ханның Польша короле һәм Литва кенәзе Владислав Ягайлога язган ярлык-хатындагы алтын-тамга. 1393 ел
Рәс. 10. Ирандагы Илханнар дәүләтененең әмире Чупан фәрманындагы ал һәм каратамгаларда текстлары пагспа һәм гарәп графикасында китерелгән. 1326 ел
Алтын Урдадагы мөһерләрнең эзендәге төсләргә килсәк, алар төрле: алтын, күк, ал һәм кара. Төсләрдән чыгып, аларны «алтын тамга», «күк тамга», «ал тамга», «кара тамга» дип йөрткәннәр. Иң мөһим карар, ярлык һәм битекләргә «күк тамга» һәм «алтын тамга» басылган. Шул ук вакытта бер үк документта берничә төстәге мөһер дә куела алган. Бу очракта «күк» яки «алтын тамга» беренче урынга, «ал тамга»дан югарырак куела. Иң таралганы булып «ал тамга» санала, мондый төстәге тамгалы документлар ярлык дәрәҗәсенә ия булган. Ә менә «кара тамга»ларның ияләре ханның яраннары һәм түрәләр булган. Документта мөһер сугу урыны махсус билгеләнгән була, аны очраклы урынга басмаганнар.
Мөһердәге текст куфи язуы белән башкарылган
Әлбәттә, тамгаларның төсләре генә түгел, аларда китерлгән язулар да бик мөһим. Алтын Урдадагы мөһер текстын менә мондый өлешләргә бүлергә мөмкин: ислам диненең төп кәлимәләре – «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим», «лә иләһә иллаллаһ мухаммәдур расулуллаһ», «Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам»; мөһер иясенең эпитеты; тулы титулы (ләкабы) һәм исеме, мөһер иясенең фатиха бирү кебек гыйбарәсе. Болар барысы аерым бер тамга сурәтенә (әйтик, «тарак тамга») китерелә алган. Әлеге язулар гарәп графикасының бер төре – куфи язуы белән башкарылган.
Җучи Олысының башлангыч чорындагы мөһердәге текст монгол, уйгыр, хәтта пагс-па (яки шакмаклы) язуы белән башкарылган. Ислам диненең һәм гарәп графикасының таралуы һәм рәсмиләшүе башка язу төрләрен кысрыклап чыгарган.
Тагын бер кызыклы мәгълүмат: Алтын Урда ярлыкларында мөһер турындагы мәгълүмат документның төп текстында да китерелергә мөмкин. Дипломатикада бу корроборация дип атала. Мисал өчен, Тимер Котлыг ханның ярлыгында мөһер турында менә мондый җөмлә бар: «Алтын нишанлык ал тамгалык ярлык бирелде».
Бадәми мөһер һәм нишаннар
Шакмак тамгалар хан хакимиятенең рәсми билгесе саналып, аларның иясе идарә итүче хан гына булса, хан нәселе вәкилләре һәм хатыннарының мөһерләре башкача булган. Алар кара язулы («кара тамга»лы) бадәм сыман (миндаль сыман) йөзек мөһерләр (бадәми мөһер, нишан) суккан. Бадәми мөһерләрнең текстларына хуҗа кешенең тулы исеме һәм титулы язылган.
Гасырлар узу белән, чыңгызыйларга хас шакмак мөһерләр кулланылыштан чыга, әмма бадәм сыман йөзек мөһерләр озак еллар сугылып килә. Аны Урта Азия түрәләре дә, казакъ солтаннары да яратып куллана.
***
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: тарихи чыганаклардан ата-бабаларыбызның сәяси үсеш дәрәҗәсе шактый югары һәм камил икәнлеген күрәбез. Идарә итү системасын тәэмин итәрлек барлык ысуллар, шул исәптән катлаулы мөһер системасы да булдырылган.
Татар сфрагистикасы өлкәсендә эшләгән иң мәшһүр галимебез – Миркасыйм Госманов. «Жалованные акты Джучиева Улуса XIV-XVI вв.» дип исемләнгән монографиясендә (1979) ул Җучи Олысындагы 25 мөһерне өйрәнә. Остазыбызның әлеге хезмәте хәзерге көнгә кадәр бу өлкәдә уникаль кулланма-китап булып кала.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА