Журнал «Безнең мирас»

Ар ягы бәкләре


 

Ар ягы бәкләре – Чүпче елгасының урта агымы буйларында яшәгән татарларның 16-17 нче йөзләрдә рус дәүләтенә хезмәт иткән аксөякләр катлавы. XIV-XV гасырларда ук алар ярым мөстәкыйль бәклек идарәчеләре саналалар, баштарак Казан ханлыгы, аннары Мәскәү кенәзлеге йогынтысында булалар. Әлеге бәкләр Нократ җире өчен шушы ике дәүләт арасында барган сугышларда катнашалар.

 

  1. Рус елъязмаларында ар ягы бәкләрен «Арские князья» дип атыйлар. Кайчак аларны «Ка́ринские князья» дип тә күрсәтәләр.
  2. Ар ягы бәкләре Нократ (Вятка) җирендәге Хлынов өязенең Карин һәм Югары Чыпца волостьларында яшиләр.
  3. Ыруларның бер өлешнең чыгышы легендар бабалары Кара бәккә тоташа. Кара бәк Нократ Җиренә 1462 елда Иван III заманында килә. Ул Нократ авылына нигез сала.
  4. 1462 елда кенәз Иван III Карабәккә Чүпче елгасы тамагы янында утар бүләк итә.
  5. Йомышлы татарларның башка нәселләреннән аермалы буларак, ар ягы бәкләре, морза булып кына калмыйча, кенәз титулын йөртәләр.
  6. Елъязмаларда ар ягы бәкләрен беренче тапкыр телгә алу 1489 елга карый, ул вакытта Иван III гаскәрләре, Нократны басып алып, Нократ халкын бөек кенәз хакимиятен танырга мәҗбүр итә.
  7. Нократта тормыш 1588 елга кадәр хәвеф-хәтәрсез бара, ләкин Федор патша һәм аннан соңгы хакимнәрнең указлары аларны тулысынча талауга һәм бәк дәрәҗәсеннән мәхрүм итүгә юнәлтелә. Нәтиҗәдә, Нократ халкы крестьяннарга әверелә, ләкин, җир җитмәгәнлектән бик күп элекке бәкләр Чүпче тирәсенә, Кама аръягына күченеп китә.
  8. Ар ягы бәкләре нәселе вәкилләренә (Дәүләтьяровлар, Арслановлар, Хилаловлар) Y-хромосома ДНК тесты ясалган. Тест аларда N1b-Y67014 гаплотөркеме барлыгын күрсәткән. Әлеге гаплогруппа Алтай якларыннан килгән халыкларда еш очрый. Хәзерге вакытта ул Себер халыкларында күбрәк сакланган.
  9. Югары һәм Түбән Нократ зиратларында «Сәет Бәк Түлбәк углы, 1509 елда вафат булды», «Сәет Бәк Гали Суфуев, 1543 елда вафат булды» дип язылган кабер ташлары табылган; 1504 ел белән даталанган борынгырак эпитафияләр дә бар.

 

  1. Ар ягы бәкләре варислары:

 

Араслановлар. Ыру башлыгы – Арслан Хилалов, Мөхәммәт бәктән 6 нчы буын.

 

Байкиевлар. Ыру башы – Байкәй морза Бигиев, Биги бәкнең улы һәм Яуш бәкнең оныгы, Гали бәктән 5 нче буын.

 

Бузюковлар. Нәсел башы – Бузюк Чураев, Мөхәммәт бәктән 5 нче буын.

 

Дәүләтьяровлар. Ыру башы – Дәүләтьяр бәк Мөхәммәтказыев.

 

Долгоаршиннар. Ыру башы – Уразай Долгоаршин – Арслан Мөрсәетовның улы, Мөхәммәт бәктән 8 нче буын.

 

Дуняшевлар. Нәсел башы – Дуняш (Денислам) Мөрсәетов.

 

Зянчуриннар. Нәсел башы – Зянчура (Янчура) Дюняшев.

 

Касыймовлар. Ыру башы – Касыйм бәк Газиев, Сәйтәк бәкнең оныгының оныгы.

 

Сәйтәковлар. Нәсел башы – Сәйтәк бәк Әлсуфый улы, Гали бәкнең оныгы.

 

Хилаловлар. Ыру башы – Хилал бәк Халилов.

 

Хуҗасәетовлар. Нәсел башы – Хуҗасәет Җансәет улы, Сәйтәк бәкнең оныгы.

 

Яушевлар. Ыру башы – Чуаш бәк Әлсуфый улы, Гали бәкең оныгы.

 

Рахмангуловлар. Ыру башы – Кинҗәбиз бәк – Гали бәкнең оныгы (1918 елда фамилия алышынган).

 

 

 

  1. Сәүдәгәрләр нәселенең вәкиле Муллагали Яушев
  2. Сәүдәгәр Яушевлар фирмасы бланкы. 1917 ел
  3. Чүпче елгасы

«Безнең мирас». – 2025. – №6. – Б.17-19.

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру