“РАДИУСЫ БӘЛӘКӘЙ...” (АУДИО)
“Татарстан радиосының радиусы бәләкәй”, – дип язган үз вакытында шагыйрь Хәсән Туфан. Тапшыруларга бүлеп бирелгән эфир вакытының да, таралу географиясенең дә үтә дә чикләнгән булуына ишарәләп әйтелгән бу сүзләр.
Радионың кысрыклануы, мөмкинлекләренең кысылганнан-кысыла баруы 1930 еллар ахырында башланып китә. 1939 елда аны К.Маркс урамындагы зур-иркен бинадан М.Горький урамындагы 15 нче йортка күчерәләр. Кекин байдан тартып алынган бу бинаны аңа кадәр тулай торак итеп файдаланганнар. Менә шул сыерчык оясыннан бераз зуррак ике катлы бинага тулы бер коллектив кереп урнаша. Бу вакытта инде коллективны алай ук ишле дип тә әйтеп булмый. Укучыга мәгълүм: 1937 елда Татар дәүләт филармониясе каршында Җыр һәм бию ансамбле оештырыла. Радиода Зөләйха Әхмәтова җитәкчелегендә эшләп килгән хор шунда күчерелә. 1939 елда радио оркестры музыкантлары яңа ачылган опера һәм балет театрының симфоник оркестрына күчеп эшли башлыйлар.
Татарстан радиосы бу чорда гаять катлаулы, каршылыклы, авыр юл үтә. Әдәбият-сәнгать тапшыруларының вакыты кими, сәяси эчтәлектәге тапшыруларга төп урын бирелә.
Шуның өстенә, радио хезмәткәрләренә репрессия җилләре дә килеп кагыла. Шул сәбәпле ул чорда радиокомитет җитәкчеләре бу урында әллә ни озак утыра алмый. Тарихка 1930 елларда “иң озын гомерле” рәис булып Котдус Шәфигуллин кереп калган. Иң озак дигәнебез дә нибары өч ел – төгәлрәк итеп әйтсәк, 1935-1937 еллар. Калганнарының күбесе берничә айдан алып бер елдан да артык эшли алмаган: халык дошманы дип, аларны бер-бер артлы “чүпли” торганнар.
К.Шәфигуллин 1919-1922 елларда гражданнар сугышында катнаша, Колчак, Деникин гаскәрләренә каршы көрәшә, муенына каты җәрәхәт ала. 1935 елда ВКП(б)ның Арча район комитеты беренче секретаре булып эшләгән җиреннән, аны Татарстан радиокомитетына рәис итеп билгелиләр. Ул радиода рәхәтләнеп, кинәнеп, ихластан яратып эшли.
1936 елның июнь аенда «Шәфигуллин халык дошманы икән» дигән сүз чыга. Ләкин ул гаять тә зирәк, хәрәкәтчән кеше була, ни язса, шул булыр, дип кул кушырып утырмый, киемнәрен алыштырып, булдыра алган кадәр төс-кыяфәтен үзгәртеп, башта туган авылына качып китә, аннан Пермь аша Мәскәүгә бара.
Анда ул партиянең Үзәк Комитетында барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирә, документларга нигезләнеп тә аңлата һәм үзенең гаепсезлеген дәлилләүгә ирешә. Өч айдан соң ВКП(б) Үзәк Комитетының контроль комитеты аны аклап карар чыгара. Әмма әнә шул өч ай дәвамында К.Шәфигуллинга Казанда эш бирмиләр. Акланганнан соң елга портында өлкән экономист булып урнаша. Аннан аны ВКП(б)ның Киров район комитетына агитация-пропаганда бүлеге мөдире итеп күчерәләр. Әмма ул якты дөньядан бик иртә китә, 1944 елның 1 гыйнварында вафат була...
1930 еллар Татарстан радиосы тарихына гаҗәеп зур күтәрелеш һәм фаҗигаләр чоры булып кереп калган. Шушы данлы һәм катлаулы тарих битләрен актаруны без сәхифәнең киләсе чыгарылышларында дәвам иттерербез.
1939-2007 елларда Татарстан радиосы М.Горький урамындагы 15 нче йортта эшләде.
ФИДАИ ЗАТ ИДЕ
18 июнь көнне күренекле әдәбият галиме, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шакир Абиловның (1915-2005) тууына 110 ел тула.
Илгә, халыкка фидаиларча хезмәт итүнең чын үрнәге булган, дан-дәрәҗәләргә кызыкмыйча, бөтен гомерен фәнгә багышлаган шәхес иде ул. Мөдәррис Әгъләмнең бу юллары, әйтерсең, нәкъ менә аңа атап язылган:
Ил уллары Илгә хезмәтләрен
Бирерләр дә, китеп югалырлар...
Шакир аганың гыйльми эшчәнлегендә Казан ханлыгы чорының олуг шагыйре Мөхәммәдьяр иҗатын өйрәнү зур урын алып тора. Күпьеллык эзләнүләре нәтиҗәсендә ул Мөхәммәдьяр әсәрләрендә калку итеп күрсәтелгән өч принципны ачуга ирешкән иде. Бу ачыш бүгенге көнебездә, ни өчендер, хәтеребездән чыгып бара. Ә бит алар безгә, бигрәк тә дәүләт эшләре белән шөгыльләнүчеләргә, дога итеп ятларлык сүзләр. Хәер, алдан сөйләп кызыгын бетермик, шушы хактагы тапшыруны тыңлагыз. Анда сез Шакир Абиловның үз тавышын да ишетерсез.
Сөйлә, Казан!
Татарстанның халык шагыйре, Республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның тууына – 80 ел. Ул 1974-1987 елларда Татарстан радиосында тәрҗемәче булып эшләде.
Тәрәзәләреннән Ил-Йортымның
көнгә каршы бер моң агыла...
Идел дулкыннары гүя шулай
талгын гына ярга кагыла.
Кайтавазы булып күңелләрнең,
ишетелә газиз бер тавыш:
“Казан сөйли!” –
Олысыннан алып
кечесенә кадәр ул таныш...
Шул тавышка челтер чишмәләрнең
көмеш чыңы китә кушылып.
Шул тавыш ул – тал-тирәккә кунып,
таңны котлый сайрар кош булып.
Казан сөйли!
Шәһәр-авыл аны
көтеп ала иртүк уянып.
Һәрбер урам көтә, һәр тыкырык,
Тыңлап тора һәр йорт куанып.
“Илләр имин икән, шөкер”, – диләр,
ишетелсә тыныч хәбәрләр.
Җырла, Казан, мәңге хезмәт җырын,
бирмә сүзне хәвеф-хәтәргә!..
Таратсыннар эфир дулкыннары
Башакларның җилләр көенә
акрын гына серле кыштырдавын...
Игенче һәм Эшче өенә
ул авазлар җыры булып Җирнең
тулсын кереп нурлы иртәдә!
Бәхет дулкыннары беркайчан да
очрамасын иде киртәгә!
Сөйлә, Казан! Тынма!
Халкың әйткән
хак сүзне син җиткер дөньяга.
Ил колагы сизгер...
Ә җанында –
Ә җанында аның ут яна...
Сөйлә, Казан!
Дөрләт син шул утны!
Гөрләт Татарстан җиренең
дан-шөһрәтен ерак-еракларга!
Керсез намусыдай илемнең,
Хөр вә азат булып яңгыра син!
Туган телдә алсын иманың...
Ватанымның йөрәк тибеше син,
Кайнар кайтавазы син аның!!!
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА